16+

Теплицадагы туфракны кышка әзерлибез

Теплицадагы бөтен үсентене җыеп алабыз, аларны яндыру хәерле, ни өчен дигәндә, яшелчә сабакларында төрле авырулар, бактерияләр калырга мөмкин.

Теплицадагы бөтен үсентене җыеп алабыз, аларны яндыру хәерле, ни өчен дигәндә, яшелчә сабакларында төрле авырулар, бактерияләр калырга мөмкин.

Аннары туфракны яңартабыз. Һәр биш ел саен аны алыштырырга яки теплицаны башка урынга күчерергә киңәш ителә. Ел саен кыраулар алдыннан туфракның өске катламын (15 см тирәнлеккә кадәр) алып, яңасын җәябез. Грунтның өске өлешендә шулай ук инфекцияләр күп калган була. Соңыннан түтәлне казып чыгып, дезинфекциялибез. Бу очракта мочевина яки кибетләрдә сатыла торган башка эремә кулланырга була. Беренче кар яугач, түтәл өстен кар белән каплап чыгыгыз. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading