16+

«Терлек азыгын әзерләү буенча 20 көнгә соңга калдык»

Кырларда эшнең туктап торганы юк дисәк тә, ялгышмабыздыр. Хәзерге вакытта аграрийлар кышкы чорга терлек азыгы әзерләү белән мәшгуль. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, әлеге вакытта республикада 4,15 мең тонна печән һәм 78,9 мең тонна сенаж әзерләнгән.

«Терлек азыгын әзерләү буенча 20 көнгә соңга калдык»

Кырларда эшнең туктап торганы юк дисәк тә, ялгышмабыздыр. Хәзерге вакытта аграрийлар кышкы чорга терлек азыгы әзерләү белән мәшгуль. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, әлеге вакытта республикада 4,15 мең тонна печән һәм 78,9 мең тонна сенаж әзерләнгән.

Иң күп сенажны Балык Бистәсе районы аграрийлары туплаган. Аларның күрсәткечләре 600 тоннаны тәшкил итә. Аннан соң Нурлат (543) һәм Сарман (500 тонна) районнары килә.
Шулай ук республикада авыл хуҗалыгы культуралары утырткан мәйданнарда да эш гөрли. Биредә чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы чаралар үткәрелә. Мәсәлән, 1276, 5 мең гектар мәйданда – чүп үләннәренә, 425,5 мең гектарда – авыруларга каршы, ә 460 мең гектарда корткычларга каршы чаралар үткәрелгән.

 Министрлар кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, терлек азыгы әзерләү буенча быел соңга калынды. Бу аңлашыла да, быел яз да соң килде. Алдагы еллар белән чагыштырганда, чәчү эшләре дә соңрак төгәлләнде.
– Терлек азыгын әзерләү буенча 20 көнгә соңга калдык. Башка елларда июнь башында терлек азыгы әзерләүгә барлык районнар да тотына иде. Быел исә бу вакытта нибары дүрт-биш район гына чыкты. Әмма соң тотыну терлек азыгының сыйфатына зыян салыр дип уйламыйм. Чөнки үләне әле бик кыска, үсеп җитмәде. Төньяк районнарда аеруча да сизелә бу, – диде Алмаз Хисаметдинов.

Җитәкче бу мәсьәләдә мал табиб­лары да аеруча игътибарлы булырга тиешлеген әйтте. Сенаж базларын тутырып, печән кибәннәрен өеп куеп кына эш бетми әле.
– Сыйфат турында уйлау юк, – дип тә шелтәләп алды ул. – Соңыннан, проба ала башлагач, берни эшләп тә булмый, чөнки соң була. Безнең бурыч – терлек азыгы әзерләү чорында азык сыйфатын 50 процентка гына яхшырта алсак та, зур эш булып торыр иде. Мал сәламәтлеге азык сыйфатыннан тора, – ди Алмаз Хисаметдинов.

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading