Шәһри Казан

Теш табибы Айгөл Гусамова: «Тешләр белән эшләгәндә, кул һәм баш берьюлы эшләргә тиеш»

Елмаеп җибәрсәң, үз-үзеңә ышаныч артып киткәндәй була, алай гына да түгел, без елмаеп караган кешеләрдә дә курку, ышанычсызлык һәм борчылу хисләре кими ала, янәшәңдәгеләрне тынычландырырга мөмкин, чөнки елмаю ул – йогышлы күренеш. Ә кешеләргә матур елмаю бүләк итүче – теш табибы, дип әйтер идем мин. 

Айгөл Гусамова Түбән Кама шәһәрендә туган. Бакый Урманче исемендәге 2 гимназияне тәмамлап, 2009-2014 елларда КДМУның стоматология факультетында укый. 2 ел ординатура үтә һәм ортодонт һөнәрен үзләштерә. 

– Әтиемнең  ничек эшләгәнен күреп үстем. Эшендә еш була идем, шуңа күрә дә аппаратларның тәртибен кечкенәдән белдем. Университетта укыганда, практикага янына да кайтканым булды – әтием минем остазым да, аның киңәшләре эшемдә нык ярдәм итә. Ул үзе дә 33 ел буе Түбән Камада теш табибы булып эшли. Әфган сугышы ветераны. Минем өчен ул һәр яктан үрнәк. Теш табибы һөнәренә кызыксынуымны әтием уятты. 
Хезмәт юлын Казанның балалар стоматология сырхауханәсендә башлап җибәрә, шул ук вакытта шәхси теш дәвалау клиникаларында да эшли.

– Балалар белән эшләргә кызык. Шәхсән миңа, олы кешеләр белән эшләүгә караганда, балалар белән эшләү җиңел бирелә, чөнки алар һәрвакыт ачык, саф, самими булалар. Әгәр дә табиб һөнәрен сайламаган булсам, һичшиксез укытучы-педагог юнәлешендә эшләр идем. Укыткан, белем биргән кешеләргә хөрмәтем зур.
Табибә даими рәвештә өстәмә гыйлем туплый. Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара шәһәрләренең медицина университетларында квалификация дәрәҗәсен күтәрә, фәнни конференцияләрдә актив катнаша. 2018 елда яшь ординатор-ортодонтлар арасында уздырылган Бөтенроссия "Кассис Квест" бәйгесендә җиңә – Франциядә өстәмә белем ала. 

– Конкурста катнашырга төркемдәшем Анастасия Викторова тәкъдим итте. Җиңүебезгә ышанычны остазыбыз Наилә Хәнифовна өстәп торды – ярты юлда туктамаска, кул селтәргә һич ирек бирмәде. Лионга очу, табиб Кристиан Деманжда уку бушлай булды, ә Парижга без үз юлыбыз белән бардык – өч көнлек сәяхәт иде ул... Кунакчыл халык, тыныч, салмак, күңелле булып тоелдылар.

Французларда медицина ярдәме безнекеннән күпкә аерыла. Мәсәлән, бер клиникада бер генә хезмәт күрсәтелә: теш алдырту – бер җирдә, дәвалау икенче клиникада урнашкан. Әгәр параллель рәвештә берничә хезмәт күрсәтергә кирәк икән, табиблар авыруны коллегалары янына башка клиникага җибәрәләр. Һәр белгеч үз эшен башкара. 

Сер түгел, теш табибы янына бару күп кенә балаларда курку хисе уята, шуңа күрә дә яхшы стоматолог кеше психологиясен дә аңлый белә. Табибәнең үз эшендә оста булуын аның канәгать нәни пациентларында чагылган. Үз эшен игътибар һәм намус белән башкарганы аңлашыла, баларны бик яратуы сизелә. “Эшемнең нәтиҗәсен күрү – зур куаныч”, – ди ул үзе дә. Балалар белән эшләгәндә төрле кызыклы хәлләр дә булуы турында сөйләде. Берсен исенә төшереп үтте: 

Реклама

– Бервакыт чираты җиткән бер кечкенә малайны әтисе, әнисе, әбисе һич кенә дә табиб бүлмәсенә кертә алмыйлар. Табиблардан куркуын аңлап алдым. Алдан язылып килгән бит инде болар. Шуннан мин кәгазь белән ручка алдым да, бала янына килдем: “Яхшы, мин синең тешләреңне карамыйм, курыкма. Тик менә сиңа кәгазь белән ручка, шунда, мине әти-әнием һәм әбием тешләремне турайтырга табибка алып килделәр, тик мин үзем кыек тешләр белән йөрергә риза, киләчәктә якыннарыма берниниди дә үпкә, шикаять белдермәячәкмен, дип язып кул куй”, – дидем. Бераз уйлап торды да, ризалашып теш карату кәнәфиенә менеп утырды. 
Һәр пациентка индивидуаль якын килү юлын таба белү, тешләрне дәвалау, дөрес формага китерү – үзе бер иҗат.

“Тешләр белән эшләгәндә, кул һәм баш берьюлы эшләргә тиеш. Кулның остаруына – вакыт, баш эшләсен өчен гел укып камилләшергә кирәк”, – ди гүзәл табибә.

Айгөл сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Университетта укыганда ук йога белән шөгыльләнгән. Йоганың тән һәм баш мие өчен файдалы булуы турында әйтә. Шулай ук төрле кул эшләре белән дә шөгыльләнә: чигү, рәсем ясау, бәйләү-тегү кебек кызыксынуларына да тормышында урын бар.

– Әгәр табиб булырга теләк бар икән, омтылырга кирәк, тырышлык һәм үҗәтлек белән ныгытып бару зарур. Абитуриентның табиб булырга теләге юк икән, яисә икеләнсә, аңа алга таба бик авыр булачак. Медицина өлкәсендә теләмичә укып булмый. Әти-әниемә рәхмәтлемен. Һәрвакыт таянычым булдылар, син булдырасың, дип үстерделәр. Үз-үземә ышаныч тәрбияләделәр.

Ландыш Гобәйдуллина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: