16+

ТИҮ буенча Васил Шәйхразыев аңлатмасы: "Карарны бары суд кына кабул итә"

Татарстан прокуратурасы Бөтендөнья татар иҗтитимагый үзәген ябу буенча судка мөрәҗәгать иткән иде. Бу мәсьәләгә карата   Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев фикерен белдерде. 

ТИҮ буенча Васил Шәйхразыев аңлатмасы: "Карарны бары суд кына кабул итә"

Татарстан прокуратурасы Бөтендөнья татар иҗтитимагый үзәген ябу буенча судка мөрәҗәгать иткән иде. Бу мәсьәләгә карата   Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев фикерен белдерде. 

– Татар иҗтимагый үзәге күптәннән эшли. Ул һәрвакытта, аеруча беренче елларда, фикерен төпле җиткерде. Еллар үткән саен җитәкчеләр дә, функцияләр дә алышынды. Шул ук вакытта прокуратура үз ягыннан шундый документ төзегән икән, без, аңлыйбыз — аларның да теләкләре дөрес булырга тиеш. Карарны бары суд кына кабул итә. Безгә бу гамәлләргә бәя бирү бик авыр. Бер яктан караганда, эшләгән эшләре дә бар. Икенче яктан, законның нигезен бозуларны прокуратура күрсәтер, дип уйлыйбыз, – диде ул  Милли Шураның чираттан тыш киңәйтелгән утырышында. 

Васил Шәйхразыев сүзләренчә, Бөтендөнья татар конгрессы, Татар иҗтимагый үзәге бар. “Без бер-беребез белән юлларда татар эшләре буенча очрашсак та, безнең функцияләр төрле. Без һәрвакытта да үзебезнең устав нигезендә халык өчен ныклап эшлибез. Шул ук вакытта, һәр оешманың төп бурычы – татар халкының телен, динен, гореф-гадәтләрен саклау. Аларның хаталары булганмы-юкмы — анысын суд әйтер.  Быел республика күләмендә милли телләр, халык бердәмлеге елы дип игълан ителгән. Ул оешмалар безнең конгресс составындамы, юкмы, закон, устав нигезендә эшләсәләр, безнең ишекләр һәрчак ачык булачак»,— диде ул.  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading