16+

«Әти хакы» бәйгесе җиңүчеләре кемнәр?

«Шәһри Казан» газетасы Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Салиховның «БлагоДарение» яшь буын һәм социаль инициативаларга теләктәшлек күрсәтү хәйрия фонды белән берлектә икенче тапкыр уздырган «Әти хакы» бәйгесенә йомгак ясады.

«Әти хакы» бәйгесе җиңүчеләре кемнәр?

«Шәһри Казан» газетасы Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Салиховның «БлагоДарение» яшь буын һәм социаль инициативаларга теләктәшлек күрсәтү хәйрия фонды белән берлектә икенче тапкыр уздырган «Әти хакы» бәйгесенә йомгак ясады.

Исегезгә төшерәбез, әти ролен күтәрүгә, үрнәк гаиләләрне барлауга юнәлтелгән бәйге апрель аенда башланган иде. Укучыларыбызның әтиләрен мактап-данлап язган язмалары газета битләрендә берничә ай дәвамында дөнья күреп барды. Әлеге эшләрне исә фонд вәкилләре һәм газета хезмәткәрләре катнашындагы жюри әгъзалары бәяләде.

Һәм иң яхшылары дип Нурлат районының Биккол авылында яшәүче Гөлүсә Әһлиуллинаның, Актаныш районының Актаныш авылыннан Эльвира Сабированың, Актаныш муниципаль районы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының VIII сыйныф укучысы Ләйсән Сәләхованың, Баулы районының Татар Кандызы авылыннан Миләүшә Хәлиуллинаның язмалары табылды. Әлеге дүрт җиңүчебезне без редакциягә кунакка дәштек.

Аларны «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова сәламләде.
– Без һәрвакыт, әтиләргә азрак игътибар күрсәтәбез, дибез. Сезнең язмалар белән әниләр кебек үк бер дәрәҗәдә якын булган әтиләребезгә игътибарны арттырырга һәм аларга карата рәхмәт сүзләрен әйтергә теләдек. Һәм ул сезнең хатларыгыздан да сизелә. Максатыбызга күпмедер дәрәҗәдә ирешкәнбез икән, димәк, без дөрес юлда дип уйлыйм, – диде ул.
Җиңүчеләрне бәйгенең төп иганәчесе, аның өчен җан атучы, «БлагоДарение» хәйрия фонды президенты Фәрит Салихов та тәбрикләде.

– Барлык язмалар да игътибарга лаек иде, тик бөтен кеше дә җиңүче була алмый. Шуңа күрә бәйгедә сезнең язмаларны сайлап алдык. Аларда әтиләргә булган хөрмәт, игътибар, алар белән горурлану хисе бик нык сизәлә, – диде ул. – Әти ул – гаиләдә үрнәк. Бала аның эшләгән эшләреннән үрнәк алып үсә. Әти-әниләрне, өлкәннәрне тәрбияләү юнәлешендә эшләсәк, җәмгыятебез яхшырак, матуррак булыр иде. Эш, дөнья мәшәкатьләре күп булу сәбәпле, кечкенә чагында балаларыбызга игътибар җитәрлек тә булмагандыр бәлки. Шулай да вакыт табарга кирәк. Атнага бер тапкырмы, айга бер тапкырмы балалар белән төрле чараларда катнашып, берләшергә кирәк. Үземнең дә шулай иде. Гаиләдәге күпчелек мәсьәләләрне хәл итү иптәшем җилкәсендә булды. Ләкин ул аларны һәрвакыт: «Әтиегез нәрсә әйтер?» – дип үстерде. Бала, аеруча ир бала, әтидән үрнәк алып үсәргә тиеш. Бөтенебез бер булып, Әтиләр комитетлары белән тыгыз элемтәдә торып, моны алга таба да популярлаштырырга кирәк. Ә бу конкурста катнашкан һәр кешегә рәхмәт. Киләчәктә бәйгедә катнашучылар саны тагын да күбрәк булсын иде дигән теләктә калам.
Һәм вәгъдә ителгәнчә, Фәрит Салихов һәр җиңүчегә саллы бүләк – велосипедлар тапшырды. Язмалары аша иң кадерле кешеләренә рәхмәт хисләрен җиткергән җиңүчеләребезнең шатлыклары зурдан иде.
Нурлат районының Биккол авылында яшәүче Гөлүсә Әһлиуллина татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.

– Мин язмамны конкурс вакыты тәмамланырга бер көн кала җибәрдем. Җиңү максаты да юк иде. Бар теләгем – бөтен кешегә шундый әтием барлыгын җиткерү булды. Бүген аңа 83 яшь. Аллага шөкер, әниебез дә исән-сау. Безнең әти чыннан да мактауга бик лаек кеше. Алтын куллы, уңган, кешелекле, игътибарлы, ачык йөзле, – диде.

Әйтергә кирәк, бу юлы «Әти хакы» бәйгесендә актанышлылар бик актив катнашты. Шуңа күрә ике җиңүчебезнең дә әнә шул районнан булуы гаҗәп түгел. Кызганыч, Ләйсән Сәләхова бүләкләү тантанасына килеп җитә алмады, әмма без аны башка көнне редакциябездә көтеп калабыз. Ә икенче актанышлы Эльвира Сабирова бүләккә ия булуына соңгы көнгә кадәр ышанмаган.

– Менә шушы саллы бүләкләрне үз күзләрем белән күргәч кенә бәйгенең гаделлегенә инандым. Зур рәхмәт сезгә, – диде ул. – Әтием Мөслим районы Яңа Карамалы авылында яши. Аңа 57 яшь. Җир җимертеп комбайнда эшләп йөргәндә, күзенә тимер керде. Шул сәбәпле хәзер ул өйдә генә тора. Әни белән бергәләшеп тормыш арбасын тарталар. Әти безне кечкенәдән үк максатчан булырга, тормышның матурлыгын күрергә өйрәтте. Үзем дә мәктәптә укыган елларда ук комбайнда аның ярдәмчесе булып йөри идем. Шуңа күрә конкурс турында белгәч, шунда ук язарга булдым, чөнки әтигә булган рәхмәт хисләрен газета битләре аша җиткерү теләгем көчле иде. Максатыма ирешкәнмендер дип ышанам. Әни язманы газетадан укып чыккач, әти сөенеченнән елап җибәргән, – диде Эльвира.

Баулы кызы Миләүшә Хәлиуллина – КФУ студенты.
– Әтием Илшат сабыр, тыйнак, тырыш, бервакытта да начарлык белән җавап бирми торган кеше. Һәм мин үземне шулай тәрбияләгәне өчен аңа бик рәхмәтлемен, – диде Миләүшә.

Шулай итеп, монысына нәтиҗә ясадык һәм тагын бер сөенечле яңалык турында хәбәр итәбез. Гыйнвар аеннан шушы ук исемдә, ләкин берникадәр үзгәрешләр белән, өченче бәйге башланачак. Без аны киләсе елның беренче саннарында игълан итәрбез дип планлаштырабыз. Шуңа күрә, кадерле укучыларыбыз, киләсе елларда да безнең белән бергә булырсыз дигән өметтә калабыз.

Дамир Бәдриев фотолары

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading