Әти... Җиңел, җыйнак кына, арык кына әтиемнең күңеле искиткеч матур иде. Әти тәрбиясе дигәч тә, янәшә утырып тәрбияләп утырмады ул безне. Һәрвакыт хәрәкәттә, эш белән мәшгуль иде.
Элек бит тормыш башкача барды: гаджетлар юк, телевизор күрсәтер-күрсәтмәс кенә, һәр кешенең хәзерге кебек аерым бүлмәсе юк. Кышкы кичләрдә җыйнау бер сыер, бер бозау, унлап сарыкны ашатып-эчертеп, хуҗалык эшләре тәмамлангач, бөтен гаилә бер бүлмәгә (шул бер генә инде ул!) җыела. Әти шашка уйната иде безне. Мин абыйларга каршы уйныйм, әти миңа ара-тирә булыша да, мин җиңәм. И, абыйларның: “Әти булышты сиңа!” – дип үпкәләүләре. Мин – герой, әти минем яклы.
Бераз гына кызмача чакларында әти: “Иртә буран, кич тә буран”, – дип җырлап кайта иде. Безгә кызык, әнкәй әрли... Түгәрәк мичкә бәрәңге тәгәрәтәбез, идәнгә газета җәеп, шунда сузылып ятып ашыйбыз. Кайчак әнкәй шул “галанкы” мичкә шикәр-чүрәк куя пешерергә. Кайвакыт ул янып китә дә, әти: “Күмер-чүрәк булган бу”, – дип үрти иде инде. Әнкәй ачуланган була, без шырык-шырык көләбез.
Әтинең шундый гадәте бар иде, кеше берәр эш белән килә икән, өйдәгесен ташлап, шул эш белән китә. Хөкүмәткә бәрәңге җыйганда кулындагы көрәген куя да, бәрәңге кабул итәргә китә. (Бу гадәте миндә дә ярылып ята: өйдәге эш торып тора, хөкүмәт эшенә чыгып чабам. Каенатам әти әйткәндәй, “чыгып качам”).
Әти искиткеч көчле математик иде, байтак еллар кибеттә эшләде. Аның мине бик тә финанс институтында укытасы килде, тик күңел ул якка тартмады. Озын толымымны бик ярата иде әти: “Кызым, чәчең кисмәсәң, “Жигули” алып бирәм мин сиңа” – дип, апалар янында (ә алар озын толымнарын кискән иделәр инде ул вакытта) әйтә иде. Кызганыч, җыйган акчасы бик күпләрнеке кебек “янды”...
Әнкәй ягыннан туганнар күбесе читтә булгач, әти әнкәйне гел кунакка җибәрә иде. Кияүгә чыккач та, мин сыер саварга киләм. Әти аш пешереп куйган булыр иде, ул ашларның тәмлелеге! “Кызым, аша инде”, – дип, кыстап ашата иде.
Аннан әтигә замана чире керде. Операция арты операция... Шундый энергияле, тиктормас әтинең авырып ятуын күрү бик авыр иде. 16 июль – минем туган көн. Кечкенә апа әтине карашырга кайткан, әти үлем чигендә, кулларын да җайлап куйды, ди. “Әти, бүген кечкенә кызыңның туган көне бит”, – дигәч, “беләм” дип, әкрен генә кулларын төшергән. 17 июль таңы белән, минем туган көнне уздырып, әти өзелгән...
Нәкъ 17 елдан, шул ук 17 июль таңында, якынча шул ук сәгатьләрдә икенче әтием – 29 ел бергә гомер иткән каенатам да өзелде. Туган йортымда әти-әнкәй яратуында яшәдем, килгән йортымда каената-әтием яратып яшәде үземне. Бөтен эшемдә булышып, балаларны карашып, терәк булды. Әйе, тормыш иткәндә агы да, карасы да була, тик әйбәте баса барысын да. Газиз әтием биргән тәрбиягә өстәп, кадерле каената-әтием тормыш итәргә өйрәтте мине. Урыннары җәннәт түрләрендә булсын!
Гөлчәчәк Галимова,
Тәтеш районы Келәш авылы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Бик матур язгансыз, укыганда бэлэкэй чаклар искэ тэште, мине эткэйдэ шундый шаян иде, 56 яшендэ, бик иртэ мэрхум буды, урыны ожмахта булсын инде этйлэребезнен
0
0
0
0
Бик матур язма.
0
0