Илсур Корбангалиев – Мөслим районы Катмыш авылында туып үскән, бүген Чаллыда яши. Машина йөртүче булып эшләсә дә, күңеле иҗат белән тулган аның. Буш вакытында төрледән-төрле кул эшләнмәләре ясый.
– Илсур абый, бу һөнәргә кызыксыну кайчан уянды?
– Юлда йөргәндә, башка төрле уйлар килә бит ул. Шулай бервакыт кибеткә туктач, бик матур кул эшләнмәсен күрдем дә: “Тукта әле, мин дә ясап карыйм”, – дип уйлап куйдым. Кул эшләнмәсен ясар өчен бөтен кирәк-яракларны сатып алдым да, шулай иҗат итә башладым. Мондый әйберләр ясавыма ун елдан артты инде.
– Идеяләрне каян аласыз?
– Үзем уйлап чыгарам. Башыма нәрсә килә – шуны ясарга тырышам. Интернеттан да караганым бар, башкалар нәрсә ясый икән дип тә кызыксынам. Ләкин күп очракта барлык идеяләр – ул минем башымда йөргән фикерләр.
– Иң беренче кул эшләнмәсе нәрсә иде?
– Беренче ясаган әйбер – кечкенә генә куак булды. Аны ясап, машинама куйдым, бик озак вакыт үзем белән йөрде ул. Аннан соң мимоза агачын ясап карадым. Ясаган агачларым күп, гадәттә бу – табигатьтә булмаган, уйлап чыгарылган агачлар. Ничек ошый, үзем ничек күрәм – шулай ясыйм. Башта тормыш иптәшем Илүзә: “Мондый агач булмый бит”, – дип тә әйтә иде, хәзер инде ул да күнекте.
– Илсур абый, агачлардан башка тагын нәрсәләр ясыйсыз?
– Төрле әйберләр инде, мәсәлән, картиналар, төрле композицияләр. Аларны ел фасылларына туры китереп ясарга яратам. Җәйгеләрен алсак, ул композициядә бөтен әйбер дә бар: өе, коесы, коймалары, хәтта йорт хайваннарын да ясыйм.
– Ә хайваннар ничек ясала?
– Пластилин кебек материалдан. Хайваннарны башта ясыйм да, аннан соң газ мичендә катырам. Махсус балчыктан да ясарга була, анысы инде үз температурасында ката.
– Нинди материаллар кулланасыз?
– Бакыр тимерчыбык, шул ук төсле балчыклар, акрил буяулары. Кышкы композицияләр ясар өчен махсус ялтыравыклар, тырнак лагы да кулланам. Аларны кибеттән алганда, сатучылар миңа бик сәер итеп карый (көлә).
– Иң озак ясалган әйбер нәрсә булды?
– Читән коймалар белән бура бурап, ишекләр, тәрәзәләр, хайваннарны ясап эшләнгән җәйге композиция. Аның бит атын ясасаң, кырыена ашый торган савыты да кирәк. Шул кечкенә әйберләрне ясау бик авыр ул һәм күп вакытны ала. Барысын да җентекләп, җиренә җиткереп эшләргә яратам. Аны ясарга бер ай киткәндер. Бу шөгыль белән көннәр буе утырмыйм, эштән кайткач, кичләрен генә тотынам. Арыган, кәеф булмаган чаклар да була. Ә җәен, гомумән, аларны эшләргә вакыт юк, анда инде бакча, авыл, башка эшләр...
– Барлыгы ничә кул эшләнмәсе бар? Санаганыгыз булдымы?
– Кем белгән инде, утызлап бардыр.
– Сатмыйсызмы соң?
– Юк, үзем өчен ясыйм. Кешегә бүләккә дә бик сирәк бирәм, чөнки ул кул эшләнмәләре миңа кызык, ә башкаларга аның кирәге булмаска да мөмкин бит.
– Иң җайлы ясала торган кул эшләнмәсе нинди?
– Иң җиңеле – кышкы агач: яфрак ясыйсы, бисер белән утырасы юк. Формасын ясыйсың, буяу белән буйыйсың, лак белән ялтыратасың да – бетте.
– Илсур абый, моның белән ни өчен шөгыльләнәсез?
– Үзем өчен, вакыт уздырырга шәп нәрсә бу. Ә эш тәмамлангач инде, нәтиҗәсен күрүе күңелгә рәхәтлек бирә. Әти миңа: “Юньле кешенең балалары өйләр салып чыкты, син монда уенчык бура салып ятасың”, – ди (көлә).
– Мондый әйберләр ясарга теләсә кем өйрәнә аламы?
– Әгәр дә теләк, вакыт һәм сабырлык булса – әлбәттә. Барысы да җайлы гына барып чыкмый монда, вак әйбер мәшәкатьле бит ул. Бик озак утырырга кирәк, бәләкәй генә бакыр тимрчыбыкка меңәрләгән бисерны тезеп утырам. Әле аны тезеп бетердем генә дигәндә, икенче башыннан коела да китә, андый чаклар да күп булды.
– Күргәзмәләрдә катнашканыгыз юкмы соң?
– Юк, ләкин теләк бар. Чаллыда ел саен үткәрелә торган “Чәчәкләр бәйрәме”нә чыгып утырасым килә, бәлки киләсе елга булыр да әле.
– Тагын нинди кул эшләнмәсе ясарга телисез?
– Бик зур, бер метр биеклектә булган матур агач ясыйсым килә. Агач кына итеп түгел, янына утыргычлар, хайваннар куеп, шундый бер зур композиция булдырасы иде.
Индира.
Комментарийлар
0
0
Бик матурлар, булдыргансыз.
0
0