16+

"Әти! Әнине кыйнарга ярамый!"

Уфадагы коммерцияле булмаган "Мөмкинлек" оешмасы директоры Наталья Слободян билгеләвенчә, күп кенә хатын-кызлар иренең кул күтәрүен норма буларак кабул итә, чөнки алар тәрбияләнгән гаиләдә бу күренеш гадәти булган.

"Әти! Әнине кыйнарга ярамый!"

Уфадагы коммерцияле булмаган "Мөмкинлек" оешмасы директоры Наталья Слободян билгеләвенчә, күп кенә хатын-кызлар иренең кул күтәрүен норма буларак кабул итә, чөнки алар тәрбияләнгән гаиләдә бу күренеш гадәти булган.

"Әти-әнием миңа кыйнау, рәнҗетү - ул норма, моның мәхәббәт икәнен күрсәтте. Шуңа күрә миңа аны яратам кебек тоелды, ул мине шулай яшәргә өйрәтә сыман иде. Йөкле вакытымда ул мине буа иде, еш кыйнады. Бервакыт чәчләремнән тотып, йокы бүлмәсенә алып керде дә башыма макарон түкте, аннары кыйнарга кереште. Бу күренеш аңа ошый иде", - ди биредә яшәүче Анастасия.

Тиран ирдән Настя ел ярым элек кача алган, ләкин психологик яктан һаман да тернәкләнмәгән. Матур яшь хатын ир-егетләр белән яңа мөнәсәбәтләрдән курка. Бигрәк тә бала өчен борчыла: әтисенең әнисен еш кыйнавын күргән кечкенә улы неврологик авыруга дучар булган.

- Бервакыт, гадәттәгечә, ул мине кыйный башлады. Бала ике диван арасындагы почмакка сыенды да: "Әти! Әнине кыйнарга ярамый!" - дип кычкыра башлады. Икенче көнне 2,5 яшьлек баланы берүзен таксига утыртып җибәргән. Бала бик курыккан иде. Табиблар тикшергәч, балада әлеге фонда симптоматик эпилепсия барлыкка килүен әйтте. Ул көчле стресс кичергән.

Һәрвакыт акчаны контрольдә тотты, эшемне күзәтеп кенә торды. "Бу туганнарың сиңа кирәкми, бу ахирәтләрең белән аралашма, алар фәлән нәрсәдә гаепле", - дип һәрвакыт чикли иде. Үзен генә яхшы итеп санады. Үзенең барлык проблемаларында да кемнедер гаепли: элекке кызын, хатынын, әнисен. Мондый ир-егетләрдә хатын-кызларга нәфрәт кечкенәдән үк барлыкка килә", - ди бүген Настя.

Инде ире белән яшәгән вакытлары коточкыч төш кебек кенә тоелса да, хатын тиран ирләрдән вакытында качарга киңәш итә. "Беренче тапкыр кул күтәрде икән - качыгыз! Ул сезне физик яктан гына рәнҗетмәячәк. Үзегезнең беркемгә дә кирәкмәгәнлегегезгә, аның алдында көчсез булуыгызга да ышандырачак. Менә шушы уйлардан арыну мөмкин түгел диярлек. Нәтиҗәдә, шушы рәнҗетүләргә түзеп яшәргә өйрәнәсең", - ди ул.

https://kiziltan.ru/

Фото: https://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading