Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы төгәлләнеп килгән көннәрдә Нурлат районы үзәк хастаханәсе хирургы Насимҗан Сангов белән әңгәмә кордык. Таҗикстанда туып-үскән ул, бүген бездә авыруларны дәвалый.
– Насимҗан Курбоналиевич, милләтегез буенча таҗик, бүген татар, рус, чуваш халкы арасында яшисез. Безнең шәһәргә ничек килеп чыктыгыз?
– Кече ватаным – Таҗикстанның Яван районы, Чермакзак авылы. Җиде балалы гаиләдә алтынчы булып дөньяга килгәнмен. Әтием – укытучы, әнием – хуҗабикә. Үз авылыбызда урта мәктәп, аннары Дүшәнбе шәһәрендә институт, соңрак интернатура тәмамладым.
– Гадәттә авылда үскән егетләр мәктәптән соң агрономия, терлекчелек белән бәйле һөнәрләр сайлый. Ә сез табиб булгансыз...
– Әлеге һөнәр кешеләренә яшь чагымда ук гашыйк идем. Дүшәнбедән әнинең табиб булып эшләүче энесе кайтып йөри иде безгә. Киеме пөхтә. Аның үз-үзен тотышы, кеше арасындагы хөрмәте әлеге һөнәргә җәлеп итте... Аннары, хәтерем ялгышмаса, мәктәптә беренче сыйныфта укыганда, әни туганнарына барырга җыенды. Минем дә аның белән барасым килде. Әмма әни кырт кисте. Алай гына да түгел, ишекне тыштан ук бикләп тә китте. Әни белән бару теләгем шулкадәр көчле булган, күрәмсең, тәрәзәне ачтым да урамга сикердем. Аяк белән түгел, баш белән төшелгән... Шуннан соң мине район үзәгендәге хастаханәгә алып киттеләр. Ак халатлы, башларына шундый ук ак башлыклар кигән абый-апаларны күргәч, бөтен авыртуымны онытып, аларның эшләрен күзәттем. “Табиб булам” дигән уй да күңелемдә шул чакта тагы да ныгый төште.
– Ә Татарстанга ничек килеп чыктыгыз?
– Институтның өченче курсында укыганда ук медбрат булып эшкә урнаштым. Бер елдан беренче операцияне ясадым. Аппендицитка иде ул. Интернатурада укыганда катлаулыракларына да алына идем. Әмма Таҗикстанда медицина әллә ни үсеш алмаган иде. Эндоскопия, эндохирургия белән ныклап торып шөгыльләнәсем килде. Берара Иранга да китәргә уйладым. Әтиемнең “Сиңа Россиягә китәргә кирәк”, – дигән сүзләренә каршы чыга алмадым, тәвәккәлләдем. Татарстанга килүемә курсташым Исраил сәбәпче булды. Ул Казанга киткән иде. Дүшәнбедә рус төркемендә укыганлыктан, телне яхшы ук сукалый. Ә мин... бер сүз дә белмим. Аның каравы, Казанны беренче күрүемдә үк ошаттым. Шәһәре матур, чиста, кешеләре ачык. Әмма тел белмәү... Беренче мәлдә бар нәрсәгә Исраил ярдәмендә төшендем. Медицина академиясе каршындагы ординатурага мине аерым шартларда кабул иттеләр. Теләгәнемчә, эндохирургия белгечлеге буенча укыдым. Берүк вакытта Казанның 18нче хастаханәсенә эшкә дә урнаштым. Андагы табиблар, шәфкать туташлары, хәтта санитаркалар да миңа рус телен өйрәтте. Ә мин авыруларны дәваласам да, ярты еллап операциягә йөри алмадым. Әлеге дә баягы тел белмәү аркасында. Укып бетергәч, эшләү өчен республиканың 6 районы тәкьдим ителде. Мамадыш, Питрәчне, гомумән, барысын да йөреп чыктым. Нурлатны беренче күрүемдә үк ошаттым. Шәһәргә керү юлындагы ике яктагы йортлар ук күңелемә ятты. Икенче көнне үзәк хастаханәдә өстемә ак халат элеп авырулар янында идем инде.
– Үкенмисезме?
– Һич юк. Мин абдоминаль хирургия, гади телдә әйткәндә, корсак куышлыгы буенча белгеч. Хастаханәдә хирурглар җидәү. Бишебез төннәрен дә кизү тора. Эш сәгатем 7дән башлана. Иртән поликлиникада бер сәгать дәвамында авырулар кабул итәм. Аннары – стационарда. Авыруларны дәвалыйм, операцияләр ясыйм. Эшемне бик яратам. Аңардан канәгатьләнү алам. Һәр эшне дога белән башлыйм.
– Гаилә кору тарихыгыз кызык икән...
– 2017 елда өйләндем. Ул чакта 18нче хастаханәдә эшли идем. Әти шалтырата: “Улым, синең ошатып йөргән кызың бармы?” – ди. Юк, дим, әмма гаилә корырга теләгем булуын әйттем. Ярар, әниең белән сөйләшербез дә сиңа кәләш табарбыз, ди бу. Коллегама шул турыда әйткән идем, ул гаҗәпләнде. Ничек инде, янәсе, йөри торган кызың да юк, ә син өйләнергә җыенасың... Туй билгеләнгән көнгә үзебезгә кайттым. Кәләшемнең фотосын күрсәтмәкчеләр иде дә, каршы төштем. Бөтен авыл, туганнар туйга җыена. Ул миңа ошамый дип әйтсәм, кыз баланы нинди хәлдә калдырам да, туганнар арасында оятлы булам. Аннары әти-әнинең сайлавына да ышана идем. Гомумән, безнең якта әти-әни сүзеннән чыкмау – канун. Шуннан туй булды, кызны беренче күрүдә үк ошаттым һәм аңа чын-чынлап гашыйк булдым. Аның исеме Сулман, һөнәре буенча шәфкать туташы, динле, уңган-булган хуҗабикә. Мин – бәхетле әти, яраткан һәм яратучы ир. Бүген безнең гаиләдә Саитәкбәр һәм Сәитҗафар исемле ике улыбыз үсә. Икесенең дә телләре таҗикча ачылды. Гаиләбездә милли традицияләрне саклыйбыз. Үзара үз телебездә сөйләшәбез. Дуслар янында – алар белгән телдә.
– Сезгә тормышта уңыш еш елмаямы?
– Дустымнан сатып алган иске иномаркам бар иде. Үзем дә белмим, никтер гел Совет урамында урнашкан заправкада ягулык салам. Чираттагы керүемдә кассир кыз автомобиль уйнатылуы һәм моның өчен теркәү узарга кирәклеге турында әйтте. Әлеге дә баягы Казандагы дустым белән киңәшеп, теркәү уздык. Шаярыштык та әле. Ул әйтә, машина отсам искесен сиңа бирәм, ди. Мин дә отсам сиңа бирәм димәкче идем дә, кире уйладым. Отсам, иске машинамны сатып, мохтаҗларга сәдака таратам, дидем. Автомобиль уйнату телеканалда (хәзер кайсында икәне истә түгел) туры эфирда буласы икән. Эш вакытында телевизор карап утыру мөмкин дә түгел иде. Һәм мин, дөресен генә әйткәндә, бу турыда оныттым да. Шул көнне телефоныма берничә кеше шалтыратты. Исем-фамилиямне, персональ мәгълүматларымны сорадылар. Мошенниклар инде болар, дим. Кичен тагын шалтырату. Бусы инде ышандырырлык. Шулай да кулыма машина ачкычы алмыйча, отышым турында һичкемгә белдермәдем.
– Сүзегездә тордыгызмы соң? Искә машинаны сату турында әйтүем...
– Саттым. Әйткәнемчә, акчасын сәдака итеп мохтаҗларга өләштем. Безнең якларда авыр хәлдә яшәүче кешеләр, ялгызлар, күп бала үстерүчеләр бар. Аллаһы Тәгалә кабул итсен.
– Димәк, дин сезнең йөрәктә...
– Мин дини кеше. Җиде яшемнән биш вакыт намаз укыйм. Шул вакыттан уразаны калдырмыйм. Эш бит, намазым калса, кичен җыеп укыйм. Бу миңа тынычлык бирә, рухымны ныгыта.
Резеда Гиняева.
Комментарийлар