16+

«Әти нәрсә әйтер микән?» – дип яшәдек»

Әтием безнең тормышыбызда иң кадерле, якын, кирәкле кешебез. Гаилә корганчы, минем төп хыялым әтиле егеткә кияүгә чыгу иде. Ни өчендер күңелем шундыйны эзли иде. Әти белән үскән, әти тәрбиясе алган егет тормыш корырга әйбәт кеше дип уйлый идем. Аллага шөкер, бу хыялым тормышка ашты. Тормыш иптәшемнең әтием белән охшаш яклары күп.

«Әти нәрсә әйтер микән?» – дип яшәдек»

Әтием безнең тормышыбызда иң кадерле, якын, кирәкле кешебез. Гаилә корганчы, минем төп хыялым әтиле егеткә кияүгә чыгу иде. Ни өчендер күңелем шундыйны эзли иде. Әти белән үскән, әти тәрбиясе алган егет тормыш корырга әйбәт кеше дип уйлый идем. Аллага шөкер, бу хыялым тормышка ашты. Тормыш иптәшемнең әтием белән охшаш яклары күп.

Әтием Хужин Наяз Кәшбетдин улы 1963 елда Минзәлә районының Тупач авылында дөньяга килә. Урта белемне уңышлы гына тәмамлагач, Әлмәт педкөллиятенә укырга керә. Армия сафларында хезмәт итә. Кайткач, Чаллы шәhәрендэ заводта эшли. Әниебез белән гаилә корып, бер малай hәм бер кызга тормыш бүләк итәләр. Бүгенге көндә әтиебез – яраткан әти hәм ике оныгына кадерле бабакай. Әти безне кечкенәдән мөстәкыйльлеккә, башлаган эшне жиренә житкерергә, ярты юлда калдырмаска өйрәтте. Ул безгә беркайчан да тавыш күтәрмәде, без аның күз карашыннан ук курка идек. Һәрвакыт: «Әти нәрсә әйтер микән?» – дип яшәдек.

Әти безнең өчен hәрчак авторитет булды. Аның эштән кайтуын мул табын белән каршы ала идек. Әлбәттә, әтиебезгә булган хөрмәтне бездә әниебез тәрбияләде.
Әти 20 елга якын электромонтер булып эшли. Үз эшен бик яратып башкара. Буш вакытларында умартачылык белән шөгыльләнә, балык тотарга ярата. Ул бервакытта да эштән курыкмады: җиләген дә жыя, ашарга да пешерә. Авылда бер генә өмә дә әтидән башка үтми. Сабан туйларында көрәшне бик оста алып бара. Нинди генә эшкә алынса да hәрвакыт булдыра. Сәнгать өлкәсендә дә кайный: спектакльләрдә катнаша. Кош-корт, маллар тоталар – безне hәрвакыт авыл ризыклары белән тәэмин итеп торалар. Бүгенге көндә үзебез гаиләле булсак та, hәрвакыт әти-­әни киңәшләренә таянабыз. Әтие­без бездә спортка мәхәббәт тәрбияләде, хәзер оныкларына спорт башлангычларын өйрәтә. Без әтиебез белән горурланабыз, аның алдында баш иябез.

Нәзилә Гыйльфанова, Чаллы.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X