16+

«Әтигә әнине үзебез эзләдек»

Азнакай районының Кәкре Елга авылында дүрт ятим балага әни булып килгән Иклимә апа Закирова яши. Үз әниләре кинәт вафат булганнан соң (сукыр эчәгесенә операция ясагач), 51 көн дигәндә алып кайталар аны әлеге йортка.

«Әтигә әнине үзебез эзләдек»

Азнакай районының Кәкре Елга авылында дүрт ятим балага әни булып килгән Иклимә апа Закирова яши. Үз әниләре кинәт вафат булганнан соң (сукыр эчәгесенә операция ясагач), 51 көн дигәндә алып кайталар аны әлеге йортка.

– Мин үзем дә ятимлек ачысын татыган кешемен. Әтием сугышка киткәндә, ун яшь иде. Миннән кечерәк тагын дүрт туганым бар иде. Әти сугыштан кайтмады. Әниебез, итәк тутырып, биш бала белән калды. Ул безне ялгызы гына тәрбияләп аяка бастырды, шуңа күрә өлкән бала буларак, бөтен авырлык миңа төште. Утынын да кисәргә, салам-печәнен дә әзерләргә туры килде, – дип, хатирәләрен яңартып алды Иклимә апа.
Буй җиткереп кияүгә чыкса да, бәхете булмый. Ире белән аерылышалар, өч айлык кызы да үлеп китә. Шуннан соң 15 ел ялгызы яшәгәч, күрше авыл ир-аты Зәкигә димлиләр аны.

– Хатыны үлгәч, Зәки безнең күрше авылда эшләгән председатель Ләбиб янына килгән. «Ялгызыма читен, тормыш итәргә, балаларны какмый-сукмый тәрбияләргә бер иптәш булсын иде», – дип, күңелен бушаткандыр инде. Председатель мине әйткән. Шулай итеп, Зәки мине, бер атна дигәндә, шушы авылга алып та кайтты. Дөресен генә әйткәндә, ничек килеп утырганымны сизмичә дә калдым. Инде монда килгәнемә дә 43 ел узган икән. Шушы вакыт эчендә бер тапкыр да үкенгәнем булмады. Аллага шөкер, әле дә ярый килгәнмен димен. Картлык көнемдә ялгыз булган булыр идем. Болай исә әни дип кадерләүче дүрт балам, әби дип өзелеп торучы алты оныгым, унбер оныкчыгым бар. Зәки дә әйбәт булды. Аның белән 33 ел яшәдек, – ди Иклимә апа.

Йортка бәрәкәт, ямь иңдереп килгәндә, балаларның иң өлкәне – кияүдә, Рәмзиясе – 10нчы сыйныфта, Рәсимәсе – 6нчыда, малайлары Илгиз армияда була.

– Балалар мине бик әйбәт кабул иттеләр. Килгәч үк мин – «кызым» дидем, алар «әни» дип әйттеләр. Иң олы кыз кияүдә иде. Ул да «әни» дип эндәште. Мин килгәндә, Илгиз улым армиядә иде. Ул, туганнарына язган хатында: «Әни дип әйтегез», – дигән. Аллага шөкер, балалар белән бик дус яшәдек. Кызларым бик әйбәт. Хәзер дә алар тәрбиясендә яшим. Бер авыр сүз дә әйтешмәдек. Үз балаларым кебек яраттым, оныкларым да бик яраталар, – ди бәхетле әни.

Рәмзия кызы Азнакайда гына яши икән, шуңа күрә авыл белән шәһәр юлына тузан төшерми, гел кайтып йөриләр.
– Бүген барсам, бүген үк алып китәрләр иде, ләкин минем китәсем килми. Әлегә үз-үземне карый алам бит. Үзләре дә: «Төп йортның ишегенә йозак салынмагач, син монда булгач, безгә дә кайтып йөрергә рәхәт», – диләр.
Иклимә апаның шулай дип әйтүе булды, без сөйләшеп утырганда, ишектән Рәсимә кызы да килеп керде. Атна уртасы булуга карамастан, ире, оныгы белән бергә әниләренең хәлен белергә кайтулары икән. Кайтып та керделәр, әни, әби дип кочаклап та алдылар.

– Мондый кеше дөньяда юк, – дип сүзгә кушылды кызы Рәсимә апа, безнең сөйләшкәнне тыңлагач. – Бу сүзләрне үз гомерендә әнисен югалтып, яңадан әни җылысын күргән кеше генә әйтә ала. Әти әйбәт булса да, холыксызрак иде. Үзебезнең әни бик тә сабыр, түзем, гадел кеше булды. Әнидән дүрт бала калганда, олы апабыз – башлы-күзле, абый армиядә иде. Мин, төпчек кызга, 13 яшь иде. Яшүсмер вакыт, чит кешегә «әни» дип эндәшү бик авыр булды. Шуңа күрә мин шактый вакыт әйтә алмадым. Ләкин тора-бара барысы да үз урынына утырды. Хәтта апамның ире – җизни дә аңа «әнкәй» дип эндәште. Ике арада шундый матур, дөрес мөнәсәбәт формалашуда үзебезнең әнинең роле зур булгандыр дип уйлыйм.

Рәсимә апа әнисе турында бик матур, җылы сүзләр әйтте. Кайберәүләр, үз әниләре исән-сау була торып та, шундый кадер-хөрмәт күрсәтә алмый бит, дип уйлап куйдым.
– Әнинең өйгә килеп кергән көнен бик яхшы хәтерлим. Капка төбенә яшел «жигули» белән килеп туктауларына кадәр. Без бит әтигә иптәшне үзебез эзләдек иң башта. Туганнар олы апа киткәнче, әнинең 40 көненә кадәр, әтине «хуҗалы» итәргә кирәк дип киңәштеләр. Ир-атка авыл җирендә ялгызы тормыш алып бару авыр икәнлеген беләбез бит. Ул чагында сарай тулы мал-туар иде. Бергәләп күрше-тирә авыллардан ялгыз хатын-кызларны белешеп карадык, тик әти беркемне дә ошатмады. Шуннан соң аларны элек әти белән бергә эшләгән абзый таныштырган. Әни монда яши башлагач, үзебезнең әнинең туганнары да һәрвакыт килеп йөрде. Яңа җирдә кыен булмасын, ике арада күпер салынсын, дип тырыштылар алар да. Әбине дә алып киләләр иде. Шуңа күрә без бик тату, бер-беребезне аңлап яшәдек, – диде Рәсимә апа Рахматуллина.

Быел көзен Иклимә апага 87 яшь тула. Колаклары начаррак ишетсә дә, хәтере бик әйбәт әбинең. Әнә бит үзе дә: «Үз-үземне карый алганда, туган нигезнең утын сүндермәскә иде әле», – ди. Шуңа күрә дә ул тәрәзәдәге утларын балкытып, балаларын, оныкларын көтеп яши. Аның мәхәббәте барысына тигез бүленгән, һәрберсе газиз һәм якын аңа.

Азнакай, Кәкре Елга.

Язмага реакция белдерегез

12

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Иклимэ апа дерес эшлеген, анарга зур рехмет! Батыр булган! Балалар га яхшы, эни була алган ул! Бэхэтле картлык телеп калам Иклимэ апа га! Балалар гада зур рехмет, уги энине уз и кеннерегез эчен!

    Мөһим

    loading