16+

Тик язмыш дигәнең башкачарак хәл итеп куя

Ул сәхнәгә чыгып басуга ук, аны күреп алган тамашачы, дәррәү кул чабып, кеткелдәп көлә башлый.

Тик язмыш дигәнең башкачарак хәл итеп куя

Ул сәхнәгә чыгып басуга ук, аны күреп алган тамашачы, дәррәү кул чабып, кеткелдәп көлә башлый.

“Әһә, Резеда чыккан икән, рәхәтләнеп көләсеңне көт тә тор инде!” – дип пышылдап, берәү янәшәдә утырган күршесенә төртеп куя. 

Шулай булмыйни! Ходай биргән сәләтне кая куйсын инде ул?! Берсеннән-берсе көлкеле скетчларда уйнап, актерлык сәләте белән авылдашлары, райондашлары белән уртаклашу аның өчен җан рәхәте. Резеда ханым үзе шулай ди. Яратып, үз итеп “Нәҗибә Ихсанова”, - дип йөртәбез без аны. Нинди генә рольгә алынмасын, аның һәрберсендә профессиональ осталык ярылып ята. Тинчурин, Камал театры актерлары белән беррәттән сәхнә тотасы кеше лә бит үзе

... Тик язмыш дигәнең башкачарак хәл итеп куя шул.

Әлеге язмам Корноухово авылының алыштыргысыз үзешчән сәнгать осталарының берсе Резеда Мансур кызы Хәсәнова хакында булыр. 1964 елда Хәмидә белән Мансур гаиләсендә дүртенче кыз бала булып дөньяга килгән шаян кызчыкны язмыш җилләре Алабуга шәһәренең мәдәни – агарту училищесына алып килә. Шетнево-Тулуш авылында туып үсеп, Олы Солтан мәктәбенең 10 нчы сыйныфын яңа тәмамлаган унҗиде яшьлек кызчык китапханәчеләр әзерли торган бүлеккә укырга керә. Укып  бетерүгә Корноухово авылына китапханәгә эшкә кайта Резеда ханым. Киштәләр арасында эшләүдән җанына рәхәтлек таба алмый ул. Ике ел эшләп, әзме-күпме тәҗрибә туплаганнан соң, Корноухово балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә килә. Иҗат дәрте ташып торган ханым монда ун елдан артык хезмәт куя. Яшьли мәхәббәте Фәйзрахман белән гаилә корып, тормыш иптәшенә ике малай бүләк итә.

Бүгенгесе көндә Корноухово картлар йортында эшли Резеда ханым. Инде быел алтмыш яшьлек юбилеен каршыларга әзерләнеп йөрсә дә, әле бүген дә 80 нче еллардагы кызчыктан әллә ни аерылмый кебек: шулай ук көр күңелле, чибәр, шаян, тормышка гашыйк.

Ә инде тамашачының сине алкышларга күмүе ул әле аның синең иҗатыңа булган ихтирамы гына түгел, шәхес буларак сиңа карата булган кадер – хөрмәте дә. Бу инде барлык дан – шөһрәтләрдән күпкә өстенрәк, минемчә.

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА
       
     

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading