16+

Тимер аяклы, корыч рухлы малайлар

Иҗтимагый-дәүләт оешмасы “Динамо” физкультура-спорт җәмгыятенә 95 ел тулды.

Тимер аяклы, корыч рухлы малайлар

Иҗтимагый-дәүләт оешмасы “Динамо” физкультура-спорт җәмгыятенә 95 ел тулды.

Истәлекле датага багышлап, “Золотая шайба” боз сараенда спорт чарасы үткәрелде. Анда “Динамо” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче балалар, ата-аналар һәм спорт ветераннары катнашты.

 -”Динамо”-данлыклы спорт гаиләсе. Аның кабат җанлана баруы куанычлы күренеш,-дип башлады үзенең чыгышын Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе, “Динамо” спорт клубы рәисе Әсгать Сәфәров.- “Динамо” спорт мәктәбендә хәзер 450 малай шөгыльләнә. Идел буе федераль округында 2019/2020 елгы хоккей чемпионатында безнең “Динамо”ның 2007 елгы үсмерләре-беренче, ә 2008 елгы үсмерләре икенче урынны яулады. 

 Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин да малайларны һәм үсмер егетләрне котлады, заманында “Динамо” физкультура-спорт җәмгыятендә чыныгу алган танылган тренер Зиннәтулла Билалетдинов югарылыгына омтылырга чакырды.
 
-Республикада бүген 9 мең малай һәм үсмер егет хоккей белән шөгыльләнә. Хоккейга мөкиббән кызлар да шактый. Мәктәп укучылары арасында “Алтын алка” турниры популяр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм “Татнефть” җәмгыятенең республикада хоккейны үстерүгә ярдәмнәре зур. Казан мэры Илсур Метшин башкалада “Алтын алка” турнирларына һәрвакыт теләктәшлек күрсәтә. Балаларның барысыннан да бөек спортчылар чыкмас, ләкин, спортта чыныгып, сәламәт яшәү рәвешенә гадәтләнеп үссәләр дә, бу үзе үк олы казаныш,-диде Татарстанның хоккей федерациясе вице-президенты Андрей Рябов.
 
“Динамо” спорт мәктәбе Казанның 146нчы лицее белән инде 5 ел тыгыз хезмәттәшлектә тора. Ата-аналар балаларының спортта кайнашып үсүенә шат булганлыкларын әйттеләр.

 Әсгать Сәфәров белән Рафис Хәбибуллин “Динамо” спорт мәктәбе тренерларына һәм спорт активистларына бүләкләр тапшырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading