16+

Тирмәнче абый безнең кунак апаны кочаклаган да, нидер эшләмәкче

Бала вакытларымны мин еш искә алам. Төпчек бала булгангамы, гел әнигә тагылып йөри идем.

Тирмәнче абый безнең кунак апаны кочаклаган да, нидер эшләмәкче

Бала вакытларымны мин еш искә алам. Төпчек бала булгангамы, гел әнигә тагылып йөри идем.

Берсендә күрше авылда яшәүче туганыбызның ахирәте килде. Капчыкларын күтәреп. Йон тетәргә! Алар кечкенә авылда яши иделәр. Әни белән чәйләр эчтеләр дә, мине ияртеп авылның икенче башына менеп киттеләр. Алар атлый, ә мин вакыт-вакыт бала адымнарым белән артларыннан йөгерәм. 

Барып җиттек. Шүрәле йорты кебек, тирмәннең эче бик куркыныч иде. Әниләр йонны ваклап салып торалар, машина валлары әйләнә, йон тарала, языла да, бер уклау ише нәрсәгә чорналып бара. Тетеп бетерделәр, ахырдан акча түлисе. Моны мин әни сөйләгәннәрдән генә колагыма эләктергәнмен инде. Тетелгән йонны, капчыкларга кире тутырып, урамга чыгып бастык. Теге апа, ике күкрәк арасына кыстырып куелган акчасын алды да, учына йомарлап кереп китте. Урамда әни белән көтәбез, юк та юк бу. Әни миңа, бар әле тәрәзәләренә күз сал әле, нишли икән апаең, бигрәк озаклады бит, ди. Барсам... Тирмәнче абый безнең кунак апаны кочаклаган да, нидер эшләмәкче, ә теге апа әй тыпырчына, кычкыра. Әнигә кул изәдем. Әни аңлап алдымы, белмим, яннарына кереп китеп, бик каты орышты бу тирмәнче абзыйны. 

Хәзер аңлыйм, бик мут иде шул тирмәнче абый. Күрәсең ят хатынны кочып, үз күңелен күрәсе килгәндер инде. Әни аңа: “Их, оятсыз, менә шуның өчен акчасын да түләмибез. Хатыныңа кереп сөйлим, йортыгыз юл уңаенда кала”, – дигән иде. Алай эшләмәде инде. Әмма юл буе шул абыйның сөяген юып кайттылар анысы. 

Иң гаҗәбе, шул тирмәнче абзый олыгайган көннәрендә авылда имам булды. Күп тапкыр ашларга да чакырдык, матур киенеп килде, Аллаһы дип, матур вәгазьләр дә сөйләде. Ә мин теге хәлне һич оныта алмадым. Кунак апасын кысып кочаклавы күңелдә җуелмаслык булып кереп калды.

Сания Идрисова.
Тәтеш. 
Фото: https://www.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

0

3

3

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading