16+

Тиздән премьера: «Ут чәчәге» спектаклен балалардан бигрәк, ата-аналарга карарга кирәк»

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында 26 октябрьдә «Ут чәчәге» спектакленең ­премьерасы була.

Тиздән премьера:  «Ут чәчәге» спектаклен балалардан бигрәк, ата-аналарга карарга кирәк»

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында 26 октябрьдә «Ут чәчәге» спектакленең ­премьерасы була.

Спектакльнең режиссеры – Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев сүзләренчә, әлеге әсәрне балалардан бигрәк, ата-аналарга карарга кирәк.
– Балаларга да, ата-аналарга да, өлкән буынга да кагылышлы спектакль бу. Наркомания афәтен күрсәтергә тырыштык. Кемдер, бу миңа кагылмый, минем балалар тәртипле булып үсә, дип, спектакльдә күтәрелгән проблемаларга кул селтәргә мөмкин. Безнең төп героинябыз – Мәликә дә тәртипле бала иде. Әтисе үлгәннән соң, ул терәксез калды. Ә әнисе баласына тиешле җылылыкны бирә алмады. Аның төп баш бәласе – эше һәм янында чуалган ирләр генә. Менә шулай бала, үзе дә аңламастан, наркомания тозагына эләгә, – ди Илфат Камалиев.
Кариев театрында наркомания проблемаларын чагылдырган «Алхимик» спектакле бара иде инде. Заманында ул тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде. Күп кенә гастроль турларына да труппа нәкъ менә шушы спектакльне тәкъдим итте. Драматург Зиннур Хөснияр театрга «Ут чәчәге» пьесасын өч төрле вариантта язып китергән.
– Мин башта, бу гади, көнкүреш проблемаларын чагылдырган спектакль булыр, дип уйлаган идем. Театрыбызның рәссамы, сәхнә минимализм стилендә булачак, дигәч, аптырап калдым. Шул ук вакытта спектакль символларга бай. Наркомания пәрәвез ятьмәсе буларак күрсәтеләчәк. Сәхнәдә наркотиклар куллануны да күрсәтсәк, матур булмас иде. Без Нурбәк Батулла белән бию аша күрсәтергә булдык. Әсәрнең исеме дә символик. Ерак Амазонкада шундый чәчәк бар. Ул, балкып торып, үзенә бөҗәкләрне җәлеп итә, аннан кабып йота. Мәликәнең әнисе Миләүшәне дә ут чәчәге белән чагыштыралар. Ул да ут кебек янып яши, ләкин янәшәдәгеләргә авырлык кына китерә, – ди режиссер.
Илфат Камалиевның режиссер буларак бу – сигезенче спектакле. Гомер буе актер булып эшләгән кешегә режиссер буларак бүтән актерлар белән уртак тел табу җайлырак, ди ул.
– Режиссерлык – олыгайгач, тормыш тәҗрибәсе туплагач килә торган һөнәрдер инде ул. Бу минем икенче зур әсәрем. Чаллыда Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың, мин булмам» спектаклен куйган идем. Актер буларак, мин артистларга ирек, игътибар кирәк икәнен аңлыйм, – ди Илфат Камалиев.
Мәликәне уйнаучы Рузанна Хәбибуллина, роленә керү өчен, әле дә документаль фильмнар карый икән.
– Репетиция вакытында нәрсәдер килеп чыкмаса, тотам да интернетта казынам, образлар эзлим. Мин тормышта да, театрда да бик актив. Режиссер да, синең күзләрең янып тора, ди. Бәлки шуңа күрә мине наркоман роленә куйганнардыр, – дип елмая ул.
Спектакльдәге биюләрен ул үзе уйлап тапкан.
– Тренинг вакытында Нурбәк яныма килде дә, ничек тоясың, шулай бие, диде. Мин биеп күрсәткәч, ул мине азрак төзәтте генә, – ди Рузанна.
Спектакльдә Мәликәнең дустын уйнаган Илназ Хәбибуллин наркомания бәйлелегенең нинди икәнен аз булса да белә икән.
– Һәркем нәрсәгәдер бәйле: кемдер – акчадан, кемдер – ата-анасыннан, компьютер уеннарыннан... Мин үзем дә биш ел тәмәке тарттым. Бәйлелек барлыкка килә башлавын аңлагач, ташладым, – ди Илназ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading