Шәһри Казан

"Тәкә үзебездә кала": Ильяс Халиков Сабантуй уздырган

Хөрмәтле дуслар, онлайн Сабантуйны башлап җибәрәбез. Баш хөкемдар – Вакыйф Дәүләтшин, судья – Ислам Халиков. Кызлар – җанатарлар!

Сабантуй үзгә шартларда үтә. Әмма аны үз гаиләңдә дә күңелле итеп үткәрергә була. Мәсәлән, танылган җырчы, блоггер Ильяс Халиков аны башлап та җибәргән инде.

“Хөрмәтле дуслар, онлайн Сабантуйны башлап җибәрәбез. Баш хөкемдар – Вакыйф Дәүләтшин, судья – Ислам Халиков. Кызлар – җанатарлар! Һәрбер кеше үзенең гаиләсендә үткәрергә тиешле Сабантуй бу! Һәрбер кеше гаилә учагында оештырса, Сабантуй рухын оныттырмаячак” – диде танылган җырчы.

– Көрәшеп карыйбыз, көрәшеп буламы-юкмы? Онлайн Сабантуйны шулайрак күз алдына китерәбез, – дип көрәшнең матур мизгелләре белән уртаклашкан ул.

Шунысы кызык: Ильяс татарча көрәштә үзе үк җиңүче калган. “Онлайн көрәштә тәкә алдым. Бер файдасы булды онлайн Сабантуйның – тәкәсе үземә булды!”, – дип сөенечен уртаклаша ул үзенең тамашачылары белән.

Реклама

Икенче батырга Кәҗә тапшырдылар. Кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт дигәндәй.

“Мөбәрәк булсын, куанычлы булсын Сабантуйлар!”, – дип баш хөкемдар Вакыйф абый да үзенең изге теләкләрен җиткергән.

Ильяс һәм Ислам Хакликовлар гаиләсендә кызлар үсә, алар өчен дә йөгерү ярышлары уздырганнар. “Кадирә – беренче, Исламия – икенче, Канифә – өченче, Камалия – дүртенче” булды.

Сабантуй шулпасы да пешеп килә, тәкә ите ашарга килегез, дип, дусларын ашка да чакырган әле.

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Быел Сабантуйлар башкача уза. Шулай да халкыбыз күңелендә Сабантуй аерым урын алып тора. 👍👍👍.Һәр гаилә бәйрәмне гаилә форматында үткәреп, тәрбияви рәвештә уздырса-традицияне хөрмәт итү, балаларга дөрес үрнәк күрсәтү булачак!!!!☝️👍 Бездә гаилә форматында Онлайнсабантуй уздырырга булдык!!!Матур булды!!!! Булмый ни?! Тәкәсе үземә булды бит!!! 🤭 Сабантуйның кунаклары да дәрәҗәле иде: Вакыйф Давлетшин - Россиянең атказанган тренеры @davletshinvakyif Ислам Халиков - көрәш буенча спорт остазы!!! @islamhalikov77 Инсаф Хасанов - Кукмараның өйләнмәгән, көрәшче егете!!! @insaf_hasanov_ Тамашачылар Исламия, Хәнифә, Камалия, Кадирә Халиковалар!!! @islamiya.khalikova @khalikova.khanifa Әлбәттә, онлайнкараучылар күп булачак!!!! Бүләкләр дә көчле иде!!!! Көрәш батырына - тәкә!!! @barankurbanysadi Икенче батырга - кәҗә!!! Шуңа өстәп бәйрәм табыны!!!! Бәйрәмнәр белән милләттәшләр!!!! Барыгызда Тәкә ите ашарга килегез, анысы да онлайн форматта!!!! Көтеп калабыз!!!!😅😳😉🤝 #онлайнсабантуй #сабантуй @batirlar_ @koresh_rt @russiakoresh_official

Публикация от Ильяс Халиков (@ilyas_halikov)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: