16+

Түләүле ял көннәре бетерелә. Пособиеләр күләме арттырыла

Россиядә эшсез ял көннәре 12 майдан бетерелә. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин илдә санитар-эпидемиологик вәзгыятькә багышланган киңәшмәдә белдерде.

Түләүле ял көннәре бетерелә. Пособиеләр күләме арттырыла

Россиядә эшсез ял көннәре 12 майдан бетерелә. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин илдә санитар-эпидемиологик вәзгыятькә багышланган киңәшмәдә белдерде.

"Без чираттагы этапка - чикләүләр режимын йомшарту этабына килеп җиттек", дип белдерде Президент үз чыгышында. Шул ук вакытта ул әлеге режимнан чыгу тиз булмаячак дип искәртте. Шул рәвешле, ил башлыгы эпидемия белән көрәшнең тәмамланмавына басым ясады. Әлегә бөтен массакүләм чаралар катгый тыелачак. 65 яшьтән өлкәнрәк булган гражданнар өчен дә санитар чикләү чаралары шулай ук дәвам итәчәк.

В.Путин белдергәнчә, пандемия аркасында төбәк җитәкчеләренә бирелгән вәкаләтләр сакланып кала. Төрле җирләрдә вәзгыятьнең төрлечә булуын искәртеп, Россия төбәкләре үзизоляция режимыннан чыгу вакытларын һәм шартларын үзләре хәл итәчәк, дип хәбәр итте.

Президент коронавирус эпидемиясенең Россия икътисадына да, гражданнарның керемнәренә дә китереп сукты дигән фикердә. "Алда безне озын һәм катлаулы тернәкләнү процессы көтә", диде ул агымдагы вәзгыятьнең нинди булуын искәртеп. Аның фикеренчә, 6 атнага сузылган ял көннәре эпидемиянең таралыш тизлегенә яхшы тәэсир итте. Табиблар да коронавирус белән көрәшкә әзер булды. "Табибларга меңләгән тормышларны саклап калырга мөмкинлек бирде", диде ул. Хәзер инде ил буенча көненә 170 меңләп тест уздырырга була.

Путин шулай ук ил буенча эшсезләр санының артып, хәзерге вакытта 1,4 млн.га җитүен искәртте. Димәк, андый гаиләләргә дә шактый авырга туры килә. Шуларны истә тотып, аерым түләү-пособиеләр түләү дә дәвам итәчәк. әйтик, 3 яшькә кадәр баласы булган маткапиталга ия булмаган гаиләләргә ай саен 5 мең сум күләмендә өстәмә түләүләр булдырылды. 1 июньнән 3-15 яшьлек балалары булган гаиләләрдә һәр балага бер тапкыр 10 мең сум акчалата ярдәм биреләчәк. Ил буенча андый балалар 27 млн. икән. "Кем мохтаҗ, шуларга ярдәм итәргә кирәк. Справкалар җыеп йөри торган вакыт түгел, бу эшне тизрәк эшләргә кирәк", дип искәртте Илбашы.

Президент шулай ук узган ел гамәлгә кертелгән үзмәшгульләр өлкәсендә дә ярдәм итәргә вәгъдә бирде һәм 2019 елда түләнгән салымнарын кире кайтарырга дигән боерыгын җиткерде.

Фото: http://kremlin.ru/

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading