Шәһри Казан

Тәме дә исе дә балыкка охшамаган: андый очракта нишләргә?

«Кибеттән ысланган горбуша балыгы сатып алдым. Өйгә кайткач, аның шик уята торган ачык кызыл төстә һәм тәмсез булуына игътибар иттем.

Карап торыш- ка чи кебек иде. Әмма сатучы, чек күрсәтүемә дә карамастан, сыйфатсыз продуктны кире кабул итүдән баш тартты. «Горбушаны кем ничек ярата, шулай әзерләмиләр. Ошамый икән – үзегез ыслагыз!» – дип җавап бирделәр. Биредә кем хаклы?»


В.Селезнева.

Әлеге сорауга ТР Дәүләт алкоголь ин- спекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Розалия Арсланова җавап бирә:

Реклама

– Без азык-төлек товарларын көн саен сатып алабыз, шунлыктан күңелсез хәл белән очрашу ихтималы һәрвакыт бар. «Кулланучыларның хокукларын яклау турында»гы закон нигезендә, сыйфатсыз продуктны сатып алудан баш тартып, гариза язарга мөмкин. Сыйфатсыз һәм куркыныч продуктның кайбер төрләре:
куллану вакыты чыгу;
продуктның бозылган икәнлеген күрсәтү- че билгеләр (бозылган продукттан начар ис аңкый, өсте сыланып, лайлаланып тора, күгәрек белән капланган һ.б.);
кулланучы өчен, шул исәптән җитештерүче, продуктның составы турында тулы мәгълү- мат бирелмәве яки тышлыгында күрсәтелгән мәгълүматның дөрес булмавы һ.б.
Мондый продуктларның кире кайта- рылуы шарт. Кулланучы таләбе белән, ки- беттә:
товарны шундый ук продуктка алыштырырга;
акчаны тулысынча кайтарып бирергә;
сатып алучы товарны алга таба файдаланырга әзер булса, бәясен киметергә тиешләр.
Әгәр сыйфаты шик тудырмый икән, товарны (шул исәптән азык-төлек продуктларын да) кибеткә кире кайтару каралмаган, барлык дәгъвалар бары тик субъектив характерга ия. Хәтта товар әле генә сатып алынып, аны кассадан китмичә генә кайтарырга карар кылсалар да. Чек сугылгач, тиешле сыйфатка ия азык-төлек товарын кире кайтару инде мөмкин түгел. Әгәр кулланучыга товар сыйфатсыз тоела, әмма шәхси тойгыларыннан тыш, бернинди дәлилләре дә юк икән, бу очракта экспертизаны үз хисабыңа үткәрергә туры киләчәк. Продуктның сыйфатсыз булуы расланса, сатып алучы товарның бәясен кире кайтаруны һәм чыгымнарны компенсацияләүне таләп итә ала.


Кулланучыга азык-төлек товарлары сатып алган вакытта аеруча игъти- барлы булырга кирәк, чөнки сыйфат- сыз яки яраклылык вакыты чыккан продукт сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин. Товарның маркировкасына, тышкы күренешенә, төсе һәм исенә игътибар итегез.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: