16+

Тәмле хәләл казылыклар әзерләүче Ленар Сөләйманов: «Хәзер исламда булмаганнар да хәләлне алырга тырыша»

Казылык дип әйтүгә, аны кабып куясы килә башлый. Тәмле итеп әзерләнгән казылыктан беркем дә баш тартмас дип уйлыйм. Кемдер таныш-белешеннән ала, кемдер үзе ясарга тырыша. Күпләр исә базарга юнәлә. Анда да үзе күптәннән белгән, ышанган, таныш кешесеннән ала ул.

Тәмле хәләл казылыклар әзерләүче Ленар Сөләйманов: «Хәзер исламда булмаганнар да хәләлне алырга тырыша»

Казылык дип әйтүгә, аны кабып куясы килә башлый. Тәмле итеп әзерләнгән казылыктан беркем дә баш тартмас дип уйлыйм. Кемдер таныш-белешеннән ала, кемдер үзе ясарга тырыша. Күпләр исә базарга юнәлә. Анда да үзе күптәннән белгән, ышанган, таныш кешесеннән ала ул.

«Әти-әни өйрәткән эш»

Сергач якларыннан килеп, сату эшләре белән шөгыльләнгән Ленар Сөләйманов исә, кирәк кеше казылыкны үзе эзләп килә, дип белдерә. Бер сатып алган кеше бирегә кабат әйләнеп кайта икән.

– 2003 елдан бирле шөгыльләнәбез. Казылыкларны башта Мәскәүгә алып бардык. Башта үзебез генә өйдә ясап сата идек. Аннан шушындый масштабка чыга башладык. Менә Казанда Агросәнәгать паркында да үз сату урыныбызны ачтык. Хәзер бик күп товарларыбыз Красноярск, Пенза якларына, Мәскәү һәм Петербургка җибәрелә. Кеше бер татып карауга, шунда ук нинди казылык алганын яхшы аңлый. Бу бернинди консервантсыз, химиясез колбаса бит. Шуңа күрә без моны күбрәк итеп эшли башладык. Шуның белән шөгыльләнәбез. Бу без уйлап чыгарган гына технология түгел. Әти-­әниләр өйрәткән эш алымнары. Шулай да эш барышында үзебезгә дә яңача эшләргә туры килә. Нәрсәләрнедер үзебездән дә өстибез. Кайбер эш алымнары камилләшә генә бара, – дип сөйли Ленар.

Моның өчен аларның хуҗалыгында атлар асрала. Ленар әйтүенчә, итләрне сатып алган очраклары да була. Ул башта итләрне хәзерләп куюлары, аннан гына ясый башлауларын сөйли. Соңгы вакытта алар күбрәк сәүдә өлкәсендә уңышлы гына эшләп киләләр. Итне башкалардан алырга да була, ә бер өлкәдә күбрәк махсуслашу мөһим, дип саный ул. «Белгән әйбәт кешеләрдән терлек аласың, ашатасың. Аннары инде сугымны башкарып чыгасың», – дип сөйли Сергач районы, Яндавишча авылыннан килгән Ленар. Бу авылда хәзер аларның туганнары яши, итне егетләр шулардан ала. «Үзебез Казанда сәүдә итәбез. Бөтен документларыбыз тәртиптә. Салым системасы белән яхшы эшлибез, хисап тәртибен алып барабыз. Хәзер Меркурий системасында эшләү җайга салынды. Сәүдәдә эш алып барыр өчен бар яктан да тәртип кирәк», – ди ул.

«Үзебезнең алучылар бар»

Сәүдә ноктасында, күреп торуымча, монда берничә төбәктән килгән казылыклар бар. Бу хакта да сорашмыйча кала алмадым.

– Монда безнең үзебезнең казылыклар да, шулай ук Мордовия һәм Татарстанда җитештерелгән казылыклар да бар. Монысы, мәсәлән, Чувашстанның Батыр районында әзерләнгән казылык. Бөтен эшли торган кешеләрнең, хуҗалыкларның продукция­ләрен җыеп бирергә тырыштым. Кемгә нәрсә ошый. Берәүгә – Сергачныкы, кемгәдер – Казанныкы, Мордовиянеке ошый. Һәрберсен кабып, сайлап алырга була, – дип, казылыкларны да мактап алырга өлгерә ул. Биредә һәркем ризыкны татып карый ала.

Казанда сатып-алу урыннары шактый. Әмма бер җиргә йөреп күнегелгән яисә уңайлы дип тапса, кешеләр шул ук урынга кире товар алырга килә. «Үзебезнең сатып алучыларыбыз бар. Болар – даими йөрүче кешеләр. Шулай ук рестораннар да, кафелар да безнең белән эшли. Туристлар алалар. Кирәк кеше казылыкны үзе эзләп килә. Безнең агропарк турында, безнең хезмәтебез хакында да фикер калдырып китүчеләр күп. Нәкъ безнең турында конкрет язучылар бар. Хәзер үзегез беләсез, интернетта бөтен нәрсә бар. Язып куелган. Кеше керә, укый. «Сарафан радиосы» да яхшы эшли», – дип сөйли Ленар Сөләйманов. – Сатып алучыларның ихтыяҗлары төрле. Җәйге ял чорларында кеше күбрәк яшелчә ашый кебек тә тоела. Тик итсез торып булмый бит. Озын көзге көннәрдә казылыктан да башка булмый».

Баштарак сүзсез генә тоелган Ленар сәүдәсенең серләре, хәләл ризыклар турында сораша башлагач, шактый ачылып китте. Ул сөйли, аның сөйләгәненнән киштәдә торган бөтен ризыкларны ашыйсы килә башлады. «Барысы да деликатес кебек. Каклаган казлар да бар... Итне сак­лауның үз мөмкинлекләре җитәрлек. Элек-электән как­лаган каз, итне саклауның үз ысуллары булган. Кайбер ит ризыкларын беркем дә болай ясамый, дип уйлыйсың. Чыннан да кайбер кешеләр ясаганны икенчеләре кабатламый. Күп очракта шулай. Аны комбинатларда да алай ук ясап булмый. Хәләл дигән стандарт бар. Хәләл бренд буларак таныла бара. Хәзер исламда булмаганнар да хәләлне алырга тырыша. Чөнки беләләр: хәләл дигән әйбер ул, шәригать кануннары үтәлүдән бигрәк, аның үз таләпләре-технологиясе бар. Хайван авыру булмасын, дөрес итеп суелган булырга, каннарын чыгарырга кирәк. Хәләл булмаган очракта адреналин канга чыга, кан иттә кала. Иттә калса, картлык, стресс китереп чыгаручы гормон була бит ул. Шуңа да безнең диндә булмаганнар да мондый итне алып дөрес эшлиләр. Ризыкны аңлаган кеше аңа таләпне куя белә», – дип сөйли Сөләйманов. Яшь булуына карамастан, аңлап сәүдә итүе ошап китте әле миңа Ленарның. Хәләл малын хәләл юл белән сәүдә итәргә язсын.

Казылык ясау сере

Балтач районында яшәүче Гөлназ һәм Равил Галимуллиннар казылык ясау буенча үз киңәшләрен бирә:

– Сезгә казылык ясауның бер рецептын тәкъдим итәбез. Бөтен серләребезне дә ачып бетерә алмыйбыз, әлбәттә. Берсендә казылык ясаучы кешедән үзенең ясау ысулларын сорагач, ул 50 мең акча сорады. Һәркемнең еллар буе сынаган алымнары була. Безнеке дә бар. Үзебез ит сатып алабыз, гадәттә яшь ярымнан башлап ике яшькә кадәр булган малның арт саннарын казылык ясау өчен кулланабыз. Елына ике тапкыр яз һәм көз казылык тутырабыз. Елына 600 килограммнан 1 тоннага кадәр продукция җитештерәбез. Гаиләбез белән эшлибез. Казылык өчен итне бармак озынлыгында турыйбыз. 6-7 см була кайберләре, 1 сантиметрлылары да була, анысын шакмаклабрак турыйбыз. Шуңа 20-30 процент малның казылык өчен кулланыла торган эчке маен кушабыз. 10 килограмм әзерләнгән иткә 400 грамм тоз, 400 грамм шикәр комы, сарымсак, борыч, лавр яфрагы салабыз. Безне өйрәткән кеше, барысын да чамалап кына кушам, дип әйтә.

Тәмләткечләр кушкан итне болгатабыз, бүлмә температурасында 2 көнгә куеп торабыз. Көн саен итне 1-2 тапкыр болгатабыз. Аннан эчәгеләргә тутырганнан соң махсус урынга элеп куябыз. Көн дә карап торабыз. Җитешкәнче, ике тапкыр майлап алабыз.

Казылыкның җитешү вакыты язын – бер төрле, көзен исә башкача була. Эчәге юкарак булса, тиз өлгерә. Көз көне, мәсәлән, 45-50 көндә әзер була. Без октябрьдә ясарга тотынабыз, декабрьнең беренче атнасына әзер дә була.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading