16+

Тәмлетамак һәм Чарлиларга – бушлай укол

Эт һәм мәчеләргә икеләтә бәйрәм! Февраль керде, димәк, язга күп калмады дигән сүз!

Тәмлетамак һәм Чарлиларга – бушлай укол

Эт һәм мәчеләргә икеләтә бәйрәм! Февраль керде, димәк, язга күп калмады дигән сүз!

Быел табигать болай да рәхимле булды инде үзебезгә! Көзен дә, кышын да кояш елмаеп кына торды. Аллаһка шөкер! Ә февральнең беренче көне аеруча да матур, җылы иде. Март исләре килеп китте кебек... Хәер, безнең күрше мәчеләре быел кыш буе да “ял итмәде”. Декабрь, гыйнвар буе мырылдашып чаптылар! Яз көне тагын да артырлар инде болай булгач...

Сүзем икеләтә бәйрәм дип башланган иде бит. Казан этләре, песиләре өчен тагын бер зур яңалык бар. Башкаланың Совет районында хайваннар өчен дәүләт карамагындагы тагын бер клиника эшли башлаячак! Республикада бу шундый сигезенче клиника булачак икән. Анда өй хайваннарына бушлай төрле авырулардан прививкалар ясату мөмкинлеге каралган.  Калган хезмәтләр исә түләүле булыр дип көтелә. Әмма бәяләр шәхси клиникалардагы сыман “тешләмәячәк”, имеш.
2019 елда эшли башлаган ветеренария үзәге дә гамәлдә. Аңарда шулай ук зоокунакханәгә кадәр бар. Кунакка яисә ялга киткәндә эт-мәчеләрен кая калдырырга беләмәгән хуҗалар өчен бу менә дигән ярдәм. Анда дүрт аяклы дусларыбыз өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Шул исәптән, һавада йөрү, тренировкалар уздыру өчен дә бар нәрсә дә бар икән.

Сез ялда булганда эт-мәчеләрегез дә тик ятмаячак инде монда калдырсагыз! Узган ел гына да анда 300ләп эт һәм мәче биредә кунак булып киткән.

Лилия ЛОКМАНОВА.

Анна Арахамия фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading