16+

Әтнә районы Күңгәр авылы җирлегендә бәйрәм чаралары үтә

Республика районнарында бәйрәм чаралары башланып китте. Авыр сугыш еллары кичкән һәркем игътибар үзәгендә.

Әтнә районы Күңгәр авылы җирлегендә бәйрәм чаралары үтә

Республика районнарында бәйрәм чаралары башланып китте. Авыр сугыш еллары кичкән һәркем игътибар үзәгендә.

Бергә җыелыша алмасак та, бу көнне бәйрәм рухын бездән беркем тартып ала алмас. Сугыш кырларында ятып калганнарны искә алыйк, исәннәргә хөрмәтебезне күрсәтик.  

Әтнә районы Күңгәр авылы җирлегендә 9 май – Җиңү көне уңаеннан авыл уртасындагы һәйкәлгә бүген чәчәкләр салынды. Сугыш һәм тыл ветераннарына  күчтәнәч пакетлар өләшенде. Күңгәр авыл җирлегеннән 858 кеше сугышка киткән. Сугыш кырларында 348  кеше һәлак була. 510сына туган якларга әйләнеп кайту насыйп була. Бүгенге көндә шулар арасыннан бер ветеран гына исән. Ул районның  легендар шәхесе Фәйзи ага Галиев. Күңгәр җирлегендә 22 тыл ветераны яши. Саулык-сәламәтлек, тыныч күк йөзе, күңел көрлеге телибез! Бәйрәм белән, хөрмәтле ветераннар! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading