16+

Тормыш мәктәбең өчен рәхмәт!

Мул җимешләре, бай төсләре белән күңелне сөендерә җәйнең соңгы ае. Август безнең өчен аеруча мөһим, чөнки Балык Бистәсе районының Ямаш авылында гомер итүче әтиебез Рәфикъ Миңнехановның быел юбилее.

Тормыш мәктәбең өчен рәхмәт!

Мул җимешләре, бай төсләре белән күңелне сөендерә җәйнең соңгы ае. Август безнең өчен аеруча мөһим, чөнки Балык Бистәсе районының Ямаш авылында гомер итүче әтиебез Рәфикъ Миңнехановның быел юбилее.

Кеше гомерен нигәдер ел фасыллары белән чагыштыралар. Яшьлек дәрте белән янып-көеп, җәйләрне уздырып 70не тутырып йөргәндә кинәт кенә өлкәнәю, гомер көзенә якынлашу кебек сүзләр белән күңелне моңсуландыралар. Ә яхшылабрак уйлап карасак, көз ул – салкынын да, җылысын да, муллыгын да матур төсләргә күмгән кабатланмас бер чор. «Көзләрнең җимеше татлырак» дигән әйтем дә бар бит. Кеше дә яшәгән саен зирәкләнә, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә синең кебек, әтием! Тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт ярдәмгә әзер Олы кеше син. Безнең таянычыбыз, кадерлебез, туганнарыңның хөрмәтле, үрнәк өлгесе булып гомер көзенә аяк басасың. Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чор синең өчен. Чөнки әле кышлар бар. «Олы кеше – солы төше» дигән 80 яшьләрне узган кешеләргә әйтә торган әйтемнәр бар, якыннарың алдында яулыйсы яңа үрләр бар. 100не тутырганда да телисе изге ният-теләкләр бар.

Яхшы атаның хакы – йөз яхшы остазның хакыннан да олырак. Кешеләргә ярдәмчел булырга, ихтирам белән карарга һәм бу тормышта үз урынымны табарга, иң мөһиме – эшкә өйрәтүең өчен бик рәхмәтлемен сиңа, әтием.

Үз көчебез белән йортыбызның нигезен салу, нәни хәлсез кулларыбызда носилка белән нигезгә таш, измә ташу балачак хатирәләре булып истә калган. «Балаларыңны эшләтеп үтерәсең бит», – дип әйтә иде күршеләр. Әмма кеше эшләп үлми, чыныга гына икән! Яшьтәшләрем кичке уенга чыгып киткәндә, мин еламсырап бакчабыздагы чутсыз яшелчә, җиләк-җимеш агачларына су сибеп кала идем. Иртәнге дүрттән торып печән чабу да эләкте әле безгә. Энем, тикмәгә генә: «Эх, ник мин күрше Госман абый малае булмадым икән...» – дип күз яшен түкмәгәндер.

Әтиемнең тормыш мәктәбе искиткеч яхшы булды. Үз көчеңә генә таянырга, башлаган эшеңне җиренә җиткереп эшләргә өйрәткәнең өчен мең рәхмәт сиңа, Әтием! Бүгенге тормышыбыз өчен без синең алда бурычлы.

Яраткан әниебез Тәнзилә белән иңне-иңгә куеп, пар канатлар булып тигез гомер итсәгез иде! Әти-әниле йортыбызның капкасы һәрчак ачык, табыннар мул, саулыклар нык, гомерләр озын булсын!

Миләүшә Шәйхиева-Миңнеханова, Балык Бистәсе районы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading