Адәм баласының фани дөньядагы иң зур теләге – бәхетле булып яшәү
Бәхетнең сере нидән гыйбарәт соң? Берәүләр өчен ул акчага тиенеп яшәү булса, икенчеләр өчен – гаиләсе, балалары белән татулыкта, яшәүнең мәгънәсен-тәмен татып гомер кичерү. Үзенең гомер юлының 90 яшьлек бәйрәмен каршы алган Равил Ибраһимов – бәхетнең серен чишкән олы шәхес. Равил абый үзенең яраткан хатыны Наилә апа белән Апас районының Чирмешән авылында яши. Районда гына түгел, ә Татарстанда һәм илебез төбәкләрендә билгеле гаилә бу.
Укытучы булып эшләгән дәверләрендә 2 меңнән артык балага белем биреп чыгарган алар. Элеккеге укучылары дөньяның төрле тарафларына сибелгән.
Чирмешән авылында 1930 елның салкын кышында гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга аваз салган Равил абый. Ул да Бөек Ватан сугышы елларындагы ач-ялангач чорны үз җилкәсендә кичергән, колхоз кырларында эшләгән.
– Укытучы буласым килде. Авылыбыздагы мәктәпнең җиденче сыйныфын тәмамлагач, Казанга педучилищега укырга киттем, – дип көрсенеп тә һәм елмаеп та искә ала яшьлек елларын Равил ага.
Педучилищеда төркемдәше Наиләгә гашыйк була ул. Чая, мөлаем кыз да Равилгә битараф калмый. Ләкин тормыш гашыйкларны аера. Равилне – Кайбыч төбәгендәге Олы Урсак авылына, ә Наиләне Мөслимдәге Митрәй авылына эшкә җибәрәләр. Ара ераклыгы очрашуларга киртә тудырса да, сөю-сагыну хисләре белән сугарылган хатлары күңелләрен ялгый. Әлеге хатларны, 70 ел узса да, һаман кадерләп саклый алар.
– Хәйләсен таптык, хатлар аша килешендек тә, бер елдан соң Казан педагогика институтына укырга килдек. Институттан соң икебез дә Кайбыч районындагы Хуҗахәсән авылына эшкә билгеләндек, 1959 елда Чирмешән мәктәбенә кайттык. Мин – физикадан, ә Наилә математикадан укыта башлады, – дип, хатирәләрен барлады Наил абый.
Бәхетле гаиләне сөендереп, уллары Илдар туа. Соңрак, иш янына куш булып, кызлары Алсу дөньяга килә. Кул арасына керә башлаган Илдар белән Алсу бердәнбер көнне үзләренә энекәш яки сеңелкәш сорап куймасыннармы?! Гаиләгә кече уллары Азатны алып кайтмыйча чара калмый.
Балалары да әти-әниләре һөнәрен сайлаган. Олы уллары Илдар физика-математика фәннәре кандидаты булуга ирешкән, декан булган. Тик шунысы кызганыч: Илдар әфәнде әтисенең олы юбилеен күрә алмады, ике ел элек йөрәк өянәгеннән гомере өзелгән. Кызлары Алсу математика һәм кибернетика югары институтын тәмамлаган, Чаллы шәһәрендә эшли.
Төпчек уллары Азат әти-әнисенең яшьлек юлларын кабатлаган, диярсең. Университетның физика-математика факультетында укыганда, Чүпрәле районы кызы Минзифа белән яратышып гаилә кора. Бүген Азат Апас районының Кызыл Тау урта мәктәбендә – физикадан, ә Минзифа математикадан укыта. Равил абый белән Наилә апа үз балаларында гына түгел, ә оныкларында да төгәл фәннәргә мәхәббәт тәрбияли алганнар.
Математиклар математик шул инде. Хәтер-зиһеннәренә күз тимәсен, хәзер дә элекке укучыларының исем-фамилияләрен ялгышмыйча әйтеп бирәләр. Ветераннар икесе дә «Мәгариф отличниклары», мактау кәгазьләрен санап бетергесез.
Эшләгән елларында Равил абый тырышлыгында Чирмешән мәктәбенә радиоузел көйләнелә. Апас районы мәктәпләре арасында беренче радиоузел була ул. Аның аша концертлар куйганнар, хәбәрләр җиткереп торганнар. Чирмешән мәктәбе 1961 елда Дан орденының тулы кавалеры Ислам Насыйбуллин исемендәге урта мәктәп итеп үзгәртелә. Монысы да – Равил абый Ибраһимовның шәхси тырышлыгы нәтиҗәсе. РСФСР Мәгариф министрлыгына хатлар язган ул, ахыр чиктә Мәскәүгә барып, урта мәктәп статусы алуга ирешкән.
– Урта мәктәп хезмәтем дәверендәге иң зур горурлыгым булды, – ди әңгәмәдәшем. Шулай да иң зур уңышны ветеран укытучылар башкада күрә.
– Укучыларыбызның җылы карашы, җылы итеп әйткән рәхмәт сүзләре безнең өчен иң олы бүләк, – ди Равил абый белән Наилә апа.
Ходай һәр кешегә Ибраһимовлар гаиләсе кебек башкаларга үрнәк булып яшәргә, бәхетле гомер кичерергә язсын иде.
Азат Мөхәммәтҗанов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар