16+

«Торыр да нәрсәдер әйтер сыман...»

Татарстанда бер атна эчендә ике депутат җир куенына керде. Дәүләт Советы парламентарие Габделхәй Кәримов 59 яше дә тулмыйча арабыз­дан китте. Бер атнадан исә республика халкы Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин белән хушлашты. Аңа быел августта 50 яшь тулган булыр иде.

Татарстанда бер атна эчендә ике депутат җир куенына керде. Дәүләт Советы парламентарие Габделхәй Кәримов 59 яше дә тулмыйча арабыз­дан китте. Бер атнадан исә республика халкы Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин белән хушлашты. Аңа быел августта 50 яшь тулган булыр иде.

Укытучы малаеннан – Дәүләт Думасына

...Айрат Хәйруллин – Казан егете. Гади укытучылар гаиләсендә туып, тәрбияләнгән малайның Россия­нең иң бай кешеләр исемлегенә керүе аның ни дәрәҗәдә профессиональ, белемле һәм алдан күреп эш итә торган булуы хакында сөйлидер. Аның әтисе – Казан авыл хуҗалыгы университетында профессор, әнисе – агроном. Айрат Хәйруллин да әтисе укыткан уку йортын тәмамлый, 2009 елда докторлык диссертациясен яклый.

Студент елларында ук абыйсы Илшат белән бизнес оештырып җибәрә. 1992 елда аларның «Эдельвейс» кибетләр челтәре, 1994 елда газлы эчемлекләр сату заводы, 1995 елда «Регина» кондитерлык фабрикасы һәм «Эдельвейс-М» сөт заводы эшли башлый. 1996-2003 елларда «Красный восток» сыра компаниясе белән идарә итә.

1995 елдан Айрат Хәйруллинның сәяси карьерасы башлана. Ул Казан шәһәре Халык советы депутаты итеп сайлана. 1999-2003 елларда – Дәүләт Советы, 2003 елдан – Дәүләт Думасы депутаты.

Параллель рәвештә авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшчәнлек башлый. Дәүләт Думасында аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары вазифасын башкара.

Авыл хуҗалыгы, дигәннән. Моннан ике-өч ел элек, әле башка матбугат чарасында эшләгәндә, авыл хуҗалыгы темасына материаллар эшли идем. Шул чагында еш кына Айрат Нәҗип улына мөрәҗәгать итәргә туры килде. Беренче тапкыр шалтыратканымны да хәтерлим. Бик курыккан идем. Ул кем дә, мин кем?! Яшь журналист кыз, ә ул, ким дигәндә, Дәүләт Думасы депутаты. Әмма Айрат Хәйруллинның минем сорауларны бер генә тапкыр да җавапсыз калдырганы булмады. Һәрвакыт төгәл җавап бирер, һәрнәрсәдән хәбәрдар булыр. Депутатлар белән җиде елга якын эшләгән кеше буларак әйтәм: кайберләре ике җөмләне бергә бәйләп, фикер дә җиткерә алмаска мөмкин. Әмма бу андый очрак түгел иде...

2008 елда Хәйруллин сөт җитештерүчеләр илкүләм берләшмәсе президенты итеп сайлана. Үзе дә сөтчелек белән шөгыльләнгәнгәме, терлекчелек, сөтчелеккә бәйле шактый канун проектлары тәкъдим итә. 2000 еллар башында күп кенә терлек асраучылар, сөт бәяләре төшү сәбәпле, сыерларны бетерүенә борчу белдерә. Ул һәрчак шәһәрдәге тормыш дәрәҗәсе белән авылдагыны тигезләү хакында сөйли иде.

Кеше акчасын санау матур түгел. Әмма эшмәкәр, «Forbes» («Форбс») журналы фикере буенча, Дәүләт Думасында иң бай депутатлар исемлегендә була. 2018 ел нәтиҗәләре буенча ул 158,88 млн сум акча эшләгән.

Һәлакәт

Айрат Хәйруллин үзенең
шәхси «Белл 406» вертолетында була. 2000 елдан алып исәпләгәндә, бу – Россия­дә танылган кешеләр һәлак булган 13нче авиакатастрофа икән.
Пилот ялгышы, начар һава торышы һәм техниканың төзек булмавы – Татарстандагы һәлакәтнең төп фаразлары. Хәзерге вакытта бу уңайдан тикшерү эшләре алып барыла һәм алар тәмамланганчы чын сәбәпне атау кыен.

Гомумән алганда, чит илләрдә җитештерелгән вертолетларның төшүе соңгы арада ешайган. Экспертлар Көнбатыш техникасы бары инструкция буенча очканда гына уңайлы булуын, әгәр дә аз гына читкә тайпылсаң да, һәлакәткә очрарга мөмкинсең дип «тукый».

Быел гына да вертолетның җиргә төшеп бәрелүе белән булган бу икенче очрак икәнен исәпкә алсак (беренчесе Мәскәү янында гыйнвар аенда төшкән иде), аларның сүзләрендә хаклык барлыгына төшенә башларсың. Алар шулай ук, авиаһәлакәтләрнең 85 процент очрагында кеше факторы роль уйный, ди. Әмма бу барлык һәлакәтләрдә дә пилот гаепле дигән сүз түгел. Моңа ягулыкның сыйфаты, җирдә тиешле хезмәт күрсәтмәү һәм башка сәбәпләр дә керә.
Танылган кешеләрнең шәхси фәрманнары да роль уйнамый калмый. Мисал өчен, 2002 елда Абакан янында бәрелгән вертолетта һәлак булган Красноярск крае губернаторы Александр Лебедь, һава шартлары начар булса да, пилотка очарга фәрман биргән, ди.

Туган җанлылык

Айрат Хәйруллин белән хушлашырга Россия күләмендә танылган җитәкчеләр килгән. Мондый кунаклар Татарстанга мәрхүмнең юбилеена җыелырга тиеш булганнардыр, мөгаен. Әмма язмыштан узып булмый шул.

– Аллаһ Тәгалә Коръән-Кәримдә, сезне бәла-казалар белән сынармын, бәгырь җимешегез – балаларыгызны, кадерле балаларыгызны дөньядан алырмын. Гомер буе бергә гомер иткән хәләл җефетләрегезне дөньядан алырмын, дигән. Шушындый кайгы килгән вакытта, хәсрәт килгән вакытта Аллаһка тел-теш тидермичә, йа Раббым, бирүче дә үзең, йа Раббым, алучы да үзең, йа Раб­бым, сабырлык бирсәң иде дип, әйтик. Сабыр иткән бәндәгә Аллаһ Тәгалә әҗер-савабын бирә, – дип сүз башлады җеназа намазын укыган Госман хәзрәт Исхакый. – Айрат кардәшебез турында бик күп сөйләделәр. Ләкин бер генә хәдис әйтәсем килә. Пәйгамбәребез әйтте, сезнең иң хәерле бәндәләрегез шул, башка кешегә файдалы булганнар.

Башка кешеләргә файда китергән бәндә – сезнең хәерле бәндә, диде. Айрат кардәшебез гомер буе кешеләргә, җөмһүриятебезгә, илебезгә ярдәм китерде. Һәм үлгән вакытта да шушы эштә, файда китерәм дигән вакытта дөньядан китте.
Бу мизгелләрдә, иң авыры, әлбәттә, Айрат Хәйруллинның тормыш иптәше Гүзәл ханымга, әтисе Нәҗип агага, туганнарына булгандыр.

– Яраткан Айратыбыз белән хушлашуга килгәнегез өчен, барыгызга да рәхмәтемне җиткерәм. Бүген биредә сөйләгәннәрнең барысы да дөрес. Беркайчан да аның кемгәдер тавыш күтәргәнен яки мыскыллавын күрмәдем. Ул барысына да тиешле сүзләрне таба белде. Аның үлүенә ышанмыйм. Кичә генә сөйләшкән идек. Менә хәзер торыр да нәрсәдер әйтер сыман тоела миңа. Ләкин тормышта алай булмый шул... – ди Нәҗип ага.

Мәрхүмнең абыйсы Илшат Хәйруллин энесе белән булган хатирәләрне барлады.

– Алга таба Айратсыз ничек яшәячәгебезне аз күзаллыйбыз әле. Ул гадәти булмаган бала булып үсте. Иң төп сыйфаты – ул бар кешеләрне, хәтта үзен орышканнарны да яратты. Кечкенәдән бүлешә белә иде. Әти-әниләр безгә кәнфит биргән чакта, Айрат миңа үз кәнфитенең дә яртысын бирә иде. Туганымны соңгы юлга озатканда, миң аңа үз кәнфитләремне алып килдем...

Шул сүзләр белән Илшат Хәйруллин мәрхүмнең гәүдәсе янына ике кәнфит куйды.

Айрат Хәйруллинның өч баласы – ике улы һәм кызы калды. Олы улының гаиләсе бар, икенче улы Әмир һәм кызлары Айгөл әлегә тормыш кормаган. Ходай аларга да, Гүзәл ханымга да сабырлык бирсен!

PS. Айрат Хәйруллин Тынычлык бистәсендәге татар зиратына әнисе янына җирләнде. Ул 2019 елда арабыздан киткән булган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading