16+

“Тоталь спиннинг” турнирында беренчелекне яулаучыны 1 миллион сумлык көймә һәм акчалата премия көтә!

Татарстанның Лаеш районындагы “Бережок” ял базасында 8-10 августларда “Тоталь спиннинг. Казан 2019” балык тоту буенча ачык турнир була.

“Тоталь спиннинг” турнирында беренчелекне яулаучыны 1 миллион сумлык көймә һәм акчалата премия көтә!

Татарстанның Лаеш районындагы “Бережок” ял базасында 8-10 августларда “Тоталь спиннинг. Казан 2019” балык тоту буенча ачык турнир була.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә оештыру комитеты рәисе Роман Маслов таныштырганча, әлеге бәйге дүртенче мәртәбә үткәрелә.

- Шактый ераклаша барган 2015 елда балыкчы Мансур Гайнуллин белән “Иң яхшы балыкчы” ярышы оештыру турында хыялланып утырган идек. Ул вакытта “Про Англерс Лиг”һәм “Джиг-Пари” балык тоту буенча бәйгеләре бар иде инде. Оештырып булырмы икән, дип, борчылу-шикләнү дә булды, әлбәттә. -дип искә төшерде Роман Маслов. - Тик уебыздан кире кайтмадык, берничә экипаждан башланган чара, популярлашып китте. “Эгида”, “Лоуранс”, “Страйк Про”, “Нормарк”, “Навионикс” компанияләре иганәчелек ярдәме күрсәтте. Быелгы бәйгедә инде 114 экипаж катнаша. Россиянең 15 төбәгеннән, шул исәптән Мәскәү белән Санкт- Петербург шәһәрләреннән һәм Казахстаннан спортчы-балыкчылар килә.

“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин да һәвәскәр балыкчы.

- Бәйгедә беренче елыннан ук катнашам. “Тоталь спиннинг. Казан” үзенең оештыру ягыннан Әстерханда үткәрелә торган балык тоту бәйгесеннән күпкә яхшырак. Татарстан җитәкчелеге республикада туристлыкны үстерү сәясәте алып бара. Лаеш, Кама Тамагы районнарында Идел елгасы буенда гаҗәеп әйбәт ял базалары барлыкка килде. Лаештагы ял базасында һәрвакыт халык, биредә барлык уңайлыклар тудырылган. “Тоталь спиннинг” сәламәт яшәү рәвешен, экологияне һәм табигатьтәге тереклек ияләрен саклауны пропагандалый. Бәйгедә биш төрдәге балык тотыла, ләкин аларның берсе дә үтерелми. Балыкның авырлыгы тиз генә үлчәнә дә, кире суга җибәрелә,-диде Андрей Кузьмин.

- Балыкка барганда берәр гореф-гадәтләргә таянасызмы? Ир-атлар яки хатын-кызлар балык тотарга остаракмы?
- Алай, әллә нинди гореф-гадәтләр башкарганым юк. Ләкин, ял көннәрендә, кайчак, балыкка барганда “Тоталь спиннинг” турнирының тәүге елдагы футболкасын киям. Шул футболканы кигәч, күңелдә бәйге рухы кузгалгала, балык та яхшырак чиертә шикелле. Иделдә һәм Чулманда хатын-кыз балыкчылар җәй айларында гына түгел, кыш көннәрендә дә очрый хәзер. Осталык тәҗрибә белән килә инде ул, хатын-кызлар арасында да оста балыкчылар бар.  Уңышлы сәфәргә, һава торышына, вакытка һәм башка күп төрле нечкәлекләргә бәйле инде ул балык каптыру, - дип җавап кайтарды Андрей Кузьмин.

- Ярышучылар арасында хатын-кызлардан гына торган экипаж юк әлегә. Мәскәүдән ирле-хатынлы ике экипаж килә. Израильдән дә кайтырга хәбәр биргәннәр иде, кайта алырлармы, әлегә тәгаен билгеле түгел, - дип фикерне тулыландырды Роман Маслов.

“Тоталь спиннинг” турнирында беренче урынны яулаган экипажга 1 миллион сумлык көймә һәм әле тагын акчалата премия дә бирелә. Призлы урыннарга һәммәсенә бүләкләр каралган. Уңышка ирешә алмаган, ләкин бик-бик тырышкан экипаж да бүләксез калмаячак. Аларны “Җиңүгә омтылыш өчен” махсус приз көтә.

- Сәламәт яшәү рәвеше-безнең компаниянең шигаре. Коллектив белән балыкка ял сәфәрләре дә оештырабыз. Табигать үзе бер шифа. “Тоталь спиннинг” турнирына һич авырыксынмыйча иганәчелек ярдәме күрсәтәбез. Балыкчыларга бәйгедә уңышлар телибез, - диде “Эгида” компаниясенең коммерция директоры Разил Шәвәлиев.

Узган елгы турнирда Александр Хегай җиңү яулаган.

- Бәйгене түземсезләнеп көтеп алам. Командировкада идем, мине калдыра күрмәгез, дип, әллә ничә мәртәбә телефоннан шалтыраттым. Төрле бәйгеләрдә катнашканым бар, шулай да иң ошаганы - ”Тоталь спиннинг. Казан”. Гел җиңүгә ирешеп булмас, иң мөһиме - катнашу, - диде Александр Хегай.

Тамашачылар да күңелсезләнеп утырмаячак. Турнирның соңгы көнендә ягъни 10 августта төштән соң бүләкләү тантанасы була, Мәскәү артистлары концерт куя. “Тоталь спиннинг. Казан” турнирына, бәлки, берәр заман автобуслар да билгеләнер. Лаеш районындагы “Бережок” ял базасына (Казаннан 33 чакрым) җиңел автомобильдә барырга туры килә.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading