Шәһри Казан

Төрмәдән кайткан берәү ун ел элек үтергән хатынның кызын буган

Бу коточкыч табылдыкка Башкортстанның Бүздәк районындагы бер авыл кешеләре очраклы гына юлыккан. Алар чокырда хатын-кыз мәетенә тап була һәм хокук саклау органнарына хәбәр итә.

Экспертлар, мәетне игътибар белән карап, үлем алдыннан аны вәхшиләрчә җазалауларын ачыклый, дип яза “Кызыл таң”.

Мәрхүмне агач таяк белән көчләгәннәр, бер кулын, икенче кулындагы өч бармагын чабып өзгәннәр һәм буып үтергәннәр.

Үтерүнең мондый коточкыч детальләрен ачыклаганда, хәтта тәҗрибәле оперативникларның да чәчләре үррә тора. Моннан тыш, вакыйга урынын караганнан соң тагын бер деталь ачыклана: һәлак булган кешене чокырга инде үле килеш алып килгәннәр, аны башка урында үтергәннәр.

Реклама

Хокук сакчылары бу хәлнең мөмкин булган барлык версияләрен дә тикшерә башлаган. Мәрхүмнең шәхесе ачыкланган: ул биредә яшәүче 32 яшьлек Рушана Х. булып чыга (исеме үзгәртелде). Хатынның гаиләсе, 13 яшьлек кызы һәм 6 яшьлек улы бар, ире Ямалда эшли. Беренче карашка, берни дә шик тудырмый.

Төрле версияләрне тикшерү барышында һәлак булган хатынның әнисен моннан ун ел элек тирәсе  бер авылдашы тарафыннан үтерелүе ачыкланган. Ир күптән түгел генә төрмәдән чыккан. Беренче чиратта аның белән аралашырга карар кылына. Әңгәмә нәтиҗәләре буенча, ир кеше үтерүне таный.

Һәлак булган хатын һәм 60 яшьлек авыл кешесе арасында көчле низаг булган. Шуннан соң бу ир беренче корбанының кызын да үтерергә карар кылган. Ул аны күрше авылда үтергән, аннан соң мәетен туган авылына алып кайткан һәм чокырга ташлаган. Үтерүче шул рәвешле җинаять эзләрен яшерә алырмын дип уйлаган.
Хокук саклау органнарында әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, шикләнелүче кулга алынган.

18+

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: