Шәһри Казан

Тәрәз төбендә ничек суган үстерергә?

Тәрәзә төбендә яшел суганны күкәйдән бушап калган картон савытка да утыртып була.

Реклама

Моның өчен калай таба, картон савыт, җылы су һәм суган кирәк була. Таба урынына пластик тартма да ярый. Калай табага су салып, аның өстенә күкәйдән бушаган картон савытны утыртабыз. Суганнарны 10 минут 40 градуслы җылылыктагы суда тотабыз һәм савытның һәр ячейкасына берәрне урнаштырабыз. Табага суны өстәп торабыз. Бик тиздән суганның яшел үсентеләре дә күренә башлаячак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: