16+

Төшеңә Президент керсә...

Төшләрне барыбыз да күрә. Барысы да истә генә калмый, иртән торгач сөйләп кенә булмый. Йокы халәтендә ул онытылып бетә.

Төшләрне барыбыз да күрә. Барысы да истә генә калмый, иртән торгач сөйләп кенә булмый. Йокы халәтендә ул онытылып бетә.

Уянгач, бик сирәкләр генә төшен тәмләп бәян итә белә. Төштә кызык бит, гайре табигый хәлләр, көтелмәгән вакыйгалар күрәсең. Кайчак юрап, алдагы көннәргә өметләнеп тә куясың. Кияүгә чыкмаганнар яхшы кияү юрый. Акча кирәклеләр күп акча өмет итә. Төшләр сирәк керә, чөнки тәмләп төш күреп ята торган сәгатьләрдә еш кына сикереп торырга туры килә.
 
Анда да юк-бар күреп ятарга вакыт юк, төше дә рас керә аның. Менә кичә төшемдә Президентны күрдем әле. Шулай түгәрәк өстәл артында сөйләшәбез. Берникадәр кеше дә, барысы да авылдашлар икән, дим. Ул кадәре үк һәрбер кеше аермачык күренми. Президент, нинди ит ризык­лары ашыйсыз, дип сорый. Каз-үрдәк, сарык-сыер итләре, дип җавап­лыйм. Монда үз исемеңнән генә түгел, халык өчен җавап бирәсе. Безгә бит авылда үстерелгән кош-корт түшкәләре күчтәнәч булып кына килә. Мөгезле эре терлек итләрен үзебез сатып алабыз, шөкер. Әти-әни биргәнгә генә карап утыра торган вакытлар узды. Шулай да күз алдында авылдашларыбыз – Язилә, Сания, Рәхилә, Лилия апаларның оя-оя казлар үстергәннәре искә төште. Беркем дәшми, гел миңа җавап бирәсе микәнни?! Сарык­чылык белән шөгыльләнүчеләр дә бар. «Дуңгыз дими ул, авылда дуңгыз асрамыйлар», – ди Президент. Монда диалог бара. Шунда рес­публика җитәкчесе авыл эчендә күпмеләп каз һәм башка эре терлек барлыгын сорый башлады. Аның кадәрле исәп-хисапның санын санаган кеше юк та юк. Әллә яңа фәрманнарга бәйле берәр хәлләр булса – белмәссең дә. Халык дәшми. Шунда, шәһәрдә яшим, әнә авыл белгечләре җавап бирсен, дигәч, агрономыбыз сүз алды. Төш шунда бүленде.

Төшне күргәч, тыңлаучы, бигрәк тә яхшы итеп юрап куючысы да табылса – әйбәт. Әгәр дә төшеңне сөйләп, кемнән дә булса юратасың килсә, аны иң якын һәм хөрмәткә лаеклы кешегә генә сөйләргә кирәк, дип әйтәләр. Андый чакта, кем нишли, мин әнигә шалтыратам. Аның беренче сүзе шул булды: «Бабаң, патшалар күрсәң – баерсың, акчаң артыр, дип әйтә иде, ди». Бик хуп. Көтелмәгән җирдән байлык­лар килеп торсын. Аның бәрәкәте дә булсын.

Төш юрарга кушсаң, безнең әнидән дә оста кеше юк. Үзе дә әллә нинди серле төшләр күрә. Элек әби исән чакта алар иртәнге чәйдә төш кенә сөйләп утырырлар иде. Ә бабайга килгәндә, сугыш инвалидына бирелгән беренче машинасын алыр алдыннан Ил башлыгын күрә ул. Шуннан машиналы була. Ул вакытта хәзерге кебек йөзләгән автосалонда машина сатмаганнар. Түләгәнен дә, түләмәгәнен дә чират торып алганнар. Бабай үзе сугышка Архангель якларыннан алына. Шунда эшкә киткән була ул. Шуңа да машинага дигән язуын икенче тапкыр Казанга кире кайтарганнар икән. Имеш, респуб­ликадан сугышка алынмаган. Шуннан аңа гаризаны Шәмәрдәнгә барып, Мәскәүгә баручы почта поездына салырга кушалар. Бабай шулай эшли дә. Кайткач, төшендә биектә үскән зур агач күрә. Имеш, шул агачка кагылыр­га ярамый, патшаныкы, диләр аңа. Нәрсә булса, шул булыр дип, ул агачны барып тота. Шуннан аяксыз кайткан Бөек Ватан сугышы инвалидына машина бирергә дигән кәгазь килә. Ул арада район хәрби комиссариатында бабайны тиз генә комиссиягә куялар, күзләрен дә тикшерәләр. Әнә шулай машиналы була ул. Беренче «Запорожец» шулай алына.

Аннан соң әни акцияләр чорында ил башлыгының түбәтәе бездә калганын, аның эченә аз гына су җыелганын күрә. Әнә шулай гаиләгә көтмәгәндә байлык кергән.
Төшеңә Президент керсә, яхшы инде ул. Кичке якта аванс килде менә. Аннан әни белән телефон аша гына әллә кайда калган – кадими заманнардагы вакыйгаларны да искә алдык. Без эш вакытында бик еш күрәбез Президентны. Шуңа да бит өйдәгеләр: «Төнлә дә йок­ламыйсың, анда да эшкә йөрисең», – диләр. Эшләргә, эшләп ашарга язсын. Без башкача яши белмибез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading