Шәһри Казан

Туган ягына кайту турында хыялланып яшәде 

Истәлекләрем белән уртаклашу - әтиемне иң камил үрнәк итеп күрсәтергә тырышу түгел, ә аны эш сөючәнлекнең өлгесе буларак тасвирлау Әтием Сабир Хайбуллин 1921 елның 14 февралендә Яшел Үзән районының Норлат авылында туа.

Әтием сөйләве буенча, авыл хуҗалыгын коллективлаштыру чоры башлангач, әби белән бабай авылдан сөреләләр. Әти, үзе дә әле сабый, сеңлесенең талбишегенә кадәр алып чыгып китүләрен хәтерли. Ярулла бабай һәм аның абыйсы, гаиләләре белән Уралга барып урнаша.

Туган ягына кайту турында хыялланып яшәде 

 1939 елда әтием Молотов (хәзер Пермь) шәһәрендә медицина дәүләт институтына укырга керә. Сугышның беренче көннәреннән үк 92 фәнни хезмәткәр һәм күп кенә студентлар фронтка китәләр. Шушы катлаулы, авыр шартларда уку йорты хәрби табиблар әзерләвен дәвам итә. 1943 елдан әтием Совет Армиясендә госпитальдә медицина хезмәткәре булып эшли.
  Сугыш тәмамлангач, әти озак еллар буе Хабаровск краеның Эчке эшләр Министрлыгында медицина хезмәткәре буларак, төрле вазифалар башкара: фтизиатр, рентгенолог, терапевт, табиб-ординатор, бүлек мөдире, баш табиб. Тайгада ирекләреннән мәхрүм ителүчеләр белән төзәтү – хезмәт колониясендә 7 ел эшли. Бу вакытта ул медицина хезмәтенең өлкән лейтенанты. Шул дәвердә аның начальникка язган рапорты саклана.
Рапортта ул, гаилә хәле буенча үзен эштән азат итеп, шәһәргә күчерүләрен сорап үтенә. Апасының авыр хәлдә, әнисенең олы яшьтә булып, аларның ярдәмгә мохтаҗ икәнен, аларны калдырып, өйдән чыгып киткәненә 9 ел узуын, туган җирне, туган телне өзелеп сагынуын яза һәм бу сагышларның сәламәтлеккә, эшнең нәтиҗәләренә никадәр тискәре йогынты ясарга мөмкинлеген ассызыклый. Хәтта, Герцен, Некрасов, Толстой кебек язучыларның Ватанга мәхәббәт сүзләрен, сагыну хисләрен мисалга китерә. Әти, приказ нигезендә, Соликамск шәһәренә күчерелә, җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең төп идарәсендә, төзәтү-хезмәт колониясендә терапевт булып эшли. 

Әти татар теленә, татар җырына, моңга сусап, кайчан да булса, үзенең туган якларына кайту теләге белән хыялланып яши. Туган җиренә кайткач та аның Түбән Тәкәнеш шифаханәсендә, Иске Чүриле тубдиспансерында, Әлмәт шифаханәсендә, Арча районнының Яңа Кенәр шифаханәсендә эшләгәне билгеле. 

Бездә бик күп музыка уен кораллары: мандолина, думбра, скрипка, баян, тальян гармун, авыз гармуны, гитара бар иде. Әти аларның һәммәсендә дә уйный, үзе җырларга, музыка язарга һәвәс иде. Шашка, шахмат уеннарын яратты. Әти Язучылар берлеге кунагы да булгалый иде. Авылга килгән артистлар белән, концерт беткәч, сәхнә артында күрешеп, әңгәмә кора, үзендә булган эстрада материалларын аларга тәкъдим итә иде. Үзе дә авыл концертларында катнаша, скрипкада уйный, җырлый иде. 

 Бездә берничә китап шкафы бар иде, аларның шүрлекләре медицина буенча, матур әдәбият әсәрләре, балалар әдәбияты, төрле телдә сүзлекләр, китаплар, газета-журналлар белән тулы. Күбесе язучыларның үз имзалары белән тамгаланып, әтигә бүләк иткән китаплары. Алар арасында Гариф Ахунов, Нәҗип Мадьяров, Сибгат Хәким, Мәхмүт Хөсәен, Мәхәммәт Мәһдиев, ТАССРның атказанган культура эшлеклесе, режиссер Камил Саттаров, диктор Абдулла Дубин да бар. Композитор Заһид Хәбибуллин белән дус булдылар. Әти бик укымышлы, белемле кеше иде. Матур итеп сөйләшә, бернинди хатасыз яза иде.

Әти баянда уйнарга өйрәтте 

Әти үзенең эшен ярата, җиренә җиткереп эшли, табиб буларак, салкын канлы кеше иде. Әле хәзер дә әтигә рәхмәт әйтеп, искә алучылар бар. Авыруларны карарга төрле авылларга чакыру килә, мин әтидән калмый идем. Берсендә Байкал авылында аркасына сәнәк кадалган кызның ярасын эшкәртергә барды әти. Ярдәм сорап, өйгә дә киләләр иде: күзенә чүп кергән кызның күз кабагын чистартканын мин дә карап тордым.

Ә бервакыт шифаханәдә, колагына кортлар кергән малайның колагын чистарттылар, кортларны банкага салып бардылар. Дару салгач, кортлар шуышып чыгалар, берсе идәнгә төшеп киткәч, кычкыруым, малайны кызгануым, кортлардан җирәнүем - нәни чагымның җуелмас хатирәсе булып калды. Җор телле, мәзәкчән дә иде әти. Һәрвакыт нинди дә булса, кызык сүз әйтеп, шаяртып куя иде. Бала-чаганы ияртеп, буага су коенырга бару да истә. Аннан кайтышлый, кибеткә керә идек һәм әти без балаларны, томат яки алма согы белән сыйлый иде. Каникул вакытларында әти безне: апаны, мине, энемне Казанга алып бара, башкалабызның күренекле урыннары белән таныштыра иде. 

 Әти янында тырыш, сабыр, түзем әниебез булды. Ул шәфкать туташы булып эшләде. Өй эшләре, хуҗалык, балалар белән күбрәк әнкәй шөгыльләнде. Әти бар көчен, бөтен күңелен үзенең яраткан эшенә бирде, күп вакытын авырулар янында үткәрде. Ул һәрвакыт Гиппократ антына тугры булды. 
 Әтидән бик күп истәлекләр: документлар, фотосурәтләр, таныклыклар, медальләре калды. Ул аларны һәрвакыт тәртипләп торды, пөхтәлекне яратты. Хәзер аларны мин күз карасыдай саклыйм. Китапларның, сүзлекләрнең күбесен эшемдә яратып кулланам.

Реклама

Әле әти бик матур итеп рәсем дә ясый иде. Алары да якты хатирә булып миндә саклана. Олыгайгач, әти еш кына альбомнардагы фотографияләрен карап, үткән тормышын, яшьлеген сагынып утыра башлады, күзләрендә яшь иде.

 Безгә әтинең күп сәләтләре күчкән: энем гитарада уйный, җырлый, апам медицина өлкәсендә эшли, шулай ук моңлы итеп җырлый. Мин баянда уйнавым белән әтигә рәхмәтле. Баянны мин 4–5 яшьлек чагымда кулыма ала башладым. Берәр көй чыгара башлыйм, төймәләр буташа, көй килеп чыкмый. Мин ачу белән, баянны караватка тотып атам. Әти, тыныч кына, алай түгел, кызым, болай ул, дип, уйнап күрсәтә. Шулай итеп, мин баянда уйнарга өйрәндем. 

Әти әле көндәлек алып барырга да өлгергән. Көндәлекне укып, әтинең тормышын өйрәнәм һәм миңа таныш булмаган якларын ачам. Аның турында авырулар: “....тынгысыз йөрәкле врач. Авыруларны киңәше белән генә түгел, якты чырае, тәмле теле белән терелтә. Бервакытта да ял вакытлары белән исәпләшми, көне-төне авырулар янында хәлләрен белеп, төрле чараларын күреп, терелтергә маташа”, - диләр. Болар төрле елларда “Коммунистик хезмәт өчен” һәм “Коммунизмга” газеталарында басылган язмалардан өзекләр.

Киңәшләрең җитми, әткәй! 

Әти театрны ярата, тамашаларның эчтәлеген анализлый, сәясәттә дә мәгълүматлы, үз сүзен, фикерен әйтә белүче кеше иде. Үз-үзен камилләштерү буенча күп эшләде, медицина хезмәткәрләренең төрле конференцияләрендә катнашты.

Бу язмамны әтинең якты истәлегенә багышлыйм. Шушы истәлекләрем белән уртаклашу - әтиемне идеаллаштыру, иң камил үрнәк итеп күрсәтергә тырышу түгел, ә әтинең чын мәгънәсендә үзенең эшен яратучы, нык, ышанычлы адымнар белән алга атлаучы, авырулар өчен иртәге көннең бүгенге көнгә караганда яхшырак булачагын аңлап яшәүче табиб, абруйлы кеше, эш сөючәнлекнең өлгесе буларак тасвирлау. Ул салкын канлы, туры сүзле, эчкерсез, дөреслек яратучы, кырыс, хис-тойгылы кеше иде, эре булып кылану, кыланчыклык, мактанчыклыкның әсәре әтидә булмады. Кайчак безгә килгән кунаклар, әтидән эш тәҗрибәсеннән, тормышыннан берәр кызыклы хәл сөйләвен сорыйлар һәм әтине йотлыгып тыңлыйлар иде. Ә әтинең эш тәҗрибәсе, тормыш юлы бай һәм шаккатарлык.

Әти гүр иясе булганда, без үсмерләр, ә энебезгә нибары 10 яшь иде. Әтигә кадер күрсәтергә, хөрмәтләргә, әтиле булуның рәхәтлеген тоярга өлгермәдек тә. Никадәр сөйләшәсе сүзләр калган. Без, һәммәбез дә бу тормышта үз урыннарыбызны таптык. Синең киңәшләрең җитми безгә, әткәй! 
 Рәхимсез авыру әтине иртә алып китте. Әти Яңа Кенәр авылының зиратында җирләнгән. Каберне карап торабыз, каберендә үзе яраткан мальва һәм лилия чәчәкләре... 

Бөек Җиңү бәйрәме белән котлап, өйгә бик күп открыткалар килә иде. Җиңүне якынайтуда минем әтиемнең дә өлеше бар! “Халык хәтере” сайтында әтиемнең исеме сугыш герое булып, хаклы рәвештә урын алган. Без әтиебез турында балаларыбызга сөйлибез, алар, үз чиратында, үз балаларына сөйләрләр, дип ышанабыз. Әтинең берәр таланты оныкларыбызга күчәр, дип өметләнәбез. Бу истәлекләр – бер тарих. Ә тарихны оныту, күңелдән сызып ташлау мөмкин түгел!

Лилия Гарипова.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: