Шәһри Казан

Туганда алыштырылган Альбина Кильдиярованың икенче әнисе: «Хәзерге акылым булса, балаларны кире алыштырып тормас идем»

Альбина Кильдиярова – Башкортстан эстрадасында танылган кеше. Талантлы җырчы, шагыйрә һәм композитор. Сәхнә образларын да үзе уйлап чыгара, күлмәкләрен үзе тегә. Тик сүзебез Альбинаның иҗаты түгел, ә язмышы турында. Тугач, өч яшь ярымга кадәр ул чит кешеләрдә яши. Янәшәдә генә үз әнисе яшәгәнен белми дә. Әнисенең дә башына бу уй кереп тә чыкмый. Күршеләр булып яшәүче ике гаиләнең бала тудыру йортында балалары алышынган була!

«Үзем баланы имезәм, ә күзләрем – күрше баласында»

Әбҗәлил районының Көшәй авылында бер елны ике яшь гаилә барлыкка килә: Кильдияровлар һәм Суфияновлар. Башта алар әти-әниләре белән яши, аерылып чыгарга йорт төзиләр. Яшь киленнәр – Янифә белән Зәйнәп – бер тирәдә авырга уза. Тулгаклары да бер көнне башлана.


Бу вакытта балалар кире алышынмаган әле

1982 ел. Кәрәзле телефоннар юк, машина да авылда берничә кешедә генә. Ирләр, хатыннарын бала тудыру йортына алып барыр өчен, урамга машина эзләп чыга. Урамда очрашып, колхоз МТСыннан бер машина алып, хатыннарын район үзәгенә алып китәләр. Кызганычка, район хастаханәсе ремонтка бикле була. Аларга башка җирдән бала тудыру йорты эзләргә кала.


Альбина белән Гөлгенә (ак бантиклысы) бертуганнардай үсә

– Әбҗәлил районы Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәренә терәлеп тора, – дип сөйли Альбинаның «күрше әни»се Янифә Суфиянова. – Шунда барыгыз, дигәч, Магнитогорскига киттек. Әмма Зәйнәп нык авырый башлады. Анда барып җитә алмабыз дип курка башладык. Рульдә председательнең машина йөртүчесе иде, ул да кабалана, аңа тизрәк авылга кайтырга кирәк. Безне юл өстендәге Кызыл Башкирия поселогы хастаханәсендә калдырдылар. Биредә бала тудыру бүлеге юк; терапия бүлеге генә, анда ир-атлар да ята. Ял көне иде, табиблар да, шәфкать туташлары да күренми. Анда яткан апалар, безгә урын түшәп, бала таптырырга әзерләнеп йөрделәр. Авыртуга түзә алмый кычкырабыз, тавышны ишетмәс өчен, ир-атлар урамга чыгып китте. Күпмедер вакыттан соң Роза исемле шәфкать туташы килде.

Зәйнәп белән икебез ике палатада бала таптык, араларыбыз 15 минут кына булган. Роза апа баланы миңа күрсәтеп тә тормады, кулын юып, сабыйны юрганга төреп куйды. Ерактан гына битен әзрәк күреп алдым да шуның белән бетте.

Минем палатага Зәйнәпнең баласын алып керде дә үлчи башлады. «2 килограмм 700 грамм», – диде. «Минекен дә үлчәгез әле», – дидем. Одеялын сүтеп, минем баланы да үлчәүгә салды. 2900 грамм булып туган иде сабыем. Ике бала да шәрә килеш ята. Карыйм, минеке бераз озынрак кебек. Балаларны аерым палатага алып чыгып китте, шуннан соң гына кулларына бирка такты. Шул вакытта буталды алар. Эше беткәч, шәфкать туташы өенә кайтып китте, без үзебез генә калдык.

Аерым палатада яткан сабыйлар бервакыт елаша башлады. Зәйнәп белән яннарына кереп, үз фамилияләребез язылган балаларны алдык. Балаларны күргәч, кулым озынрагына тартылган иде, әмма фамилия минеке түгел. Әлбәттә, ул баланы алмадым.

Үзем «Суфиянова» дип язылган биркалы баланы имезәм, ә үзем күршенең баласына карап ятам. Күңелем буш, балаларны алыштырганнарын сизәм. Шәфкать туташыннан сорарга кыен.

Зәйнәпкә әйтәм: «Балаң кемгә охшаган?» – дим. Ул: «Белмим бер дә. Зәңгәр күзлеләр бездә юк. Туганым Лариса гына бар, аңа охшадымы икән?» – ди. Ә бит бездә зәңгәр күзлеләр күп! Тик мин имезеп яткан баладагы кебек озын маңгай берсендә дә юк!

Өченче көнгә батырчылык җыеп, Роза ападан сорарга булдым. Кыенсынып кына: «Сез, ялгыш, балаларны алыштырмадыгызмы?» – дидем. «Юк, сез нәрсә?! Ул бит судебный эш!» – диде. Ул шулай дигәч, тыныч булып китте. Ниндидер ышаныч туды, кәефем күтәрелде.

Балаларны кабат үлчәгәндә, Зәйнәпнең баласы минекеннән авыррак булып чыкты. Югыйсә аныкы, туганда, 200 граммга җиңелрәк иде бит. «Алай була ул. Кайбер бала тугач та авырлыгын югалта, кайсыларыдыр шундук җыя башлый. Бу – гадәти хәл», – диде акушер апа.

Зәйнәпнең ире Юлай, авылга кайткач, безгә сөенче алырга кергән булган. Без ул вакытта каената, каенана һәм каенатаның әтисе – бабай белән яши идек. Аны-моны уйламый, бабай Юлайга: «Кара әле, анда безнең шәп кызны, ялгыш, синекенә алыштырып куймасыннар!» – дигән.

 

«Бишектәге бала бишкә төрләнә»

– Хастаханәдән кайттык, – дип, хатирәләрне барлавын дәвам итә әңгәмәдәшем. – Эч пошуым тагы да артты. Борчуларымны каенанама сөйләргә булдым. Ул, әлбәттә, мине юк-бар сөйли дип уйлады һәм ышанмады. «Бишектәге бала бишкә төрләнә, борчылма», – дип кенә куйды. Янәсе, тора-бара бала миңа охшый башлаячак.

Вакыт тиз үтте. Көз, көз артыннан кыш үтте, аннан яз җитте. Урамга ешрак чыга башладык, Зәйнәп белән дә еш очрашабыз. Тора-бара минем бала – Зәйнәпкә, ә аныкы миңа тагы да ныграк охшый башлады. Бертуган апам бәби алып кайткан иде, аның баласы белән Зәйнәпнеке – игез балалар кебек!

Балаларга бер яшь тулуга, өебезне салып бетереп, яңа урамга күчтек. Хәзер Зәйнәпләр белән ут күршеләр булып яшибез. Балаларыбыз бергә урамда уйный, без дә – яшь гаиләләр, аралашабыз.


Альбина үзенең әти-әнисе белән

Авыл зур түгел, бөтен кеше бер-берсен белә. Кеше арасында имеш-мимешләр таралды. Зәйнәпкә: «Әйдә, балаларны алыштырабыз. Алар үскәч, моны эшләү авыр булачак», – дидем. Батырчылык җитмәде. Миңа бу хәл тынгы бирми: гел шуны гына уйлап, хәтта ябыгып беткән идем. Балаларга өч яшь тулгач, прокуратура безне Уфага ДНК анализын бирергә җибәрде. Аның нәтиҗәләре ике атна эчендә әзер булды һәм безнең икеләнүләргә нокта куелды. Карынымда йөрткән бала чынлап та күршедә яшәгән икән. Йөрәк сызлый...

Реклама

 

«Мин хәзер Гөлгенә түгел – Альбина»

Баласына Суфияновлар – Гөлгенә, ә Кильдияровлар Альбина дип кушкан була. ДНК нәтиҗәләре билгеле булып, һәр бала үз гаиләсенә кайткач, документларны алмаштырмас өчен, исемнәрне алыштыралар.

– Ул вакытта өч яшьтә генә булсам да, барысын да яхшы хәтерлим, – ди Альбина. – Миңа күкрәк сөтен имезгән күрше әни мине һәм үз баласын алып качты. Без башка авылга, аның әти-әниләренә киттек. Безне килеп алдылар. Милиция, суд хезмәткәрләре килгәне әле дә күз алдымда.

Яңа гаиләдә яши башладым. Туган әнием бик борчыла, көн дә елый икән. Ә мин кечкенәдән җитез һәм үткер булганмын. «Зәйнәп апа, еламагыз, аптырамагыз! Мин хәзер сездә яшим һәм сезнең кызыгыз булам. Минем исемем Гөлгенә түгел, ә Альбина», – дигәнмен.

Күршедә генә яшәгәнгәме, балаларның икенче гаиләгә ияләшү чоры җиңел үтә. Гөлгенә белән Альбина урамда көне буе бергә уйныйлар. Аннан бер сыйныфта укыйлар, бер партада утыралар. Өйдән алып барган бер телем икмәкне дә бүлеп ашыйлар.


Гөлгенә Суфиянова

– Хәзерге акылым булса, балаларны яңадан алыштырмас идем, – ди Янифә ханым. – Ул вакытта яшь булганбыз, бар нәрсәне аңлап та бетермәгәнбез. Әмма Альбина миңа барыбер бик якын. Беренче баланы әни ныграк ярата, диләр бит. Мин бит аңа кайчандыр күкрәк сөтен биргәнмен, төннәрен бишек җырын җырлаганмын... Аның өчен һәрчак хафаланып, борчылып кына торам. «Синең Альбинаң иң әйбәте инде», «Син Альбинаны ныграк яратасың», – дип хәтта үз кызларым көнләшә дә.

Икенче тапкыр бала табарга баргач, Янифә апа «Бисмилла» язылган кәгазь тотып йөри. Борчылып, куркып кына тора. Ә баласын кулга алгач: «Колагы зур, әтисенеке кебек», – дип, үзен шундук тынычландыра.

– Альбинаның бәләкәй чагын яхшы хәтерлим. Ике яшьлек чагында, мин сыер саварга чыгып киттем, ул өйдә калды. Биш кат күлмәк киеп алган да, телевизорны кабызып, концерт куеп ята икән. Алла Пугачеваның «Миллион алых роз» җыры чыккан вакыт кына иде. Шул җырның кушымтасын ничек матур итеп җырлаганын күрсәгез! Ул кечкенәдән моңлы иде һәм һәрвакыт ярдәмчел булды. Идән юсам да, табак-савыт чайкатсам да – шундук минем янга эшләшергә килә иде. Иң бәхетле мизгелләр! – ди Янифә әнисе.


Альбина күрше әти-әнисе белән

Гөлгенә белән Альбина зур үсәләр, институтта укыйлар, кияүгә чыгалар... Кызларның туйларына баш кода булып ике әти, ике әни бара. Бүгенге көндә дә ут күршеләр булып, туганнардай яшиләр. «Күршеләр тавык өчен дә ачуланыша, безнең, 35 ел бергә яшәп, бер талашканыбыз булмады, Аллага шөкер», – ди Янифә апа.

Альбина күкрәк сөтен биргән әнисенә, яратып, «күрше әни» дип эндәшә. Кызлар әниләре янына кунакка кайтсалар, шундук күрше әниләренең дә хәлен белеп чыга. Ике әниләренә дә күчтәнәчләрне, бүләкләрне дә бер төрле алалар икән.

Альбинаның туган әнисе Зәйнәп апаның бу темага сөйләшәсе килмәде. «Аны хәтергә төшерсәм, барын да яңадан кичергән кебек борчыла башлыйм», – диде.

 

Шәфкать туташы: «Мин алыштырмадым»

Билгеле, шәфкать туташы балаларны начар уй белән алыштырмый. Альбина белән Гөлгенә туган көнне ул берүзе эшләгән. Күрәсең, арыган... Роза Садриеваның үзенә шалтыраттык. Ул барын да хәтерли, әмма балаларны алыштырмавында аның иманы камил.

– Сабыйлар 15 минут аерма белән туды. Мин аларны шундук пеленкага төреп, бирка элеп куйдым. Юк, ялгышмадым. Анда әниләр үзләре сәер иде, үзләре бутагандыр. Ничә еллар үткән инде, сез аны тикшереп, ник миңа шалтыратасыз?! Язар өчен башка темагыз юкмы? Әле яңа инсульт кичердем, хәлем начараеп китсә, сез гаепле булачаксыз! – диде дә трубканы ташлады.


Ирина Прокофьева, ДНК лабораториясе хезмәткәре, Уфа:

– Статистика буенча, 10мең баланың дүртесе балалар тудыру йортында алыштырыла. «Үз баламны үстерәмме икән?» дигән сорау белән анализ тапшыручылар күп хәзер. Кайбер әти-әни, роддомнан чыгу белән, бар шиккә нокта куя, «Балабызны алыштырмаганнар икән», – дип тынычланып кайтып китә.

Әле күптән түгел булган очракларның берсе: балаларга 16 яшь тулгач, аларның алышынган булуы ачыкланган. Белүемчә, ике гаилә дә моны җиңел кичергән, хәтта балаларны кире алыштырып тормаганнар. Ике гаилә, ике шәһәрдә яшәсә дә, аралашып торалар, дустанә мөнәсәбәтләрдә икән.

Күбесенчә икеләнгән әтиләр «әтилек индексы»н тикшерә. Саннарга күз салсак, дөньяда 8 процент әти, аны-моны уйлап та тормый, чит кеше баласын тәрбияли икән. Элегрәк бу анализларны бирү катлаулы булса, хәзер башкалада әлеге юнәлештә эшли торган дистәләгән клиника-лабораторияләр бар.

                                                                                                                                                                                                                                Башкортстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (3)
Осталось символов:
  • 5 март 2020 - 07:45
    Без имени
    Читала и плакала. Представляю, как тяжело было менять обратно детей, моей дочке тоже сейчас 3,5года
  • 7 гыйнвар 2020 - 09:40
    Без имени
    Ялгышып алыштырмасыннар иде инде,эни эчен бик авыр ,анласынннар иде шуны
  • 21 ноябрь 2017 - 22:26
    Без имени
    Прочитала на одном дыхании, так переживала....