16+

«Тукайга мәхәббәт илә...»

Шушы көннәрдә Казан кооператив институтында «Тукайга мәхәббәт илә...» Бөтенроссия шигырь укучылар конкурсы узды. Бөек татар шигърияте классигы Габдулла Тукайның үлемсез шигырьләрен Татарстанның һәм Россиянең 150дән артык төбәгенең югары сыйныф укучылары яңгыратты. Балалар сайлаган әсәрләр ихлас һәм эчкерсез башкарылып, тыңлаучыларның күңел түренә үтеп керде.

«Тукайга мәхәббәт илә...»

Шушы көннәрдә Казан кооператив институтында «Тукайга мәхәббәт илә...» Бөтенроссия шигырь укучылар конкурсы узды. Бөек татар шигърияте классигы Габдулла Тукайның үлемсез шигырьләрен Татарстанның һәм Россиянең 150дән артык төбәгенең югары сыйныф укучылары яңгыратты. Балалар сайлаган әсәрләр ихлас һәм эчкерсез башкарылып, тыңлаучыларның күңел түренә үтеп керде.

Зәвыклы, матур, милли киемнәр кигән яшь шигърият сөючеләр өч сәгать дәвамында көч сынаш­тылар. Күп кенә катнашучылар, конкурс кысаларыннан чыгып, Габдулла Тукай шигырьләрен укып кына китмичә, жюри хөкеменә театральләштерелгән тамашалар, сәхнәләштерелгән күренеш­ләр дә тәкъдим итте. Үзләре язган шигырьләрен дә укучылар күп булды – шул сәбәпле алга таба уздырылачак мондый бәйгедә махсус номинация булдырырга карар кабул ителде.
Нәфис сүз осталарын абруйлы жюри бәяләде, аның составына Тукай исемендәге дәүләт премия­се лауреатлары: Роберт Миңнуллин, Ркаил Зәйдулла; филология фәннәре докторы профессор Фоат Галимуллин, филология фәннәре докторы профессор Хатыйп Миңнегулов, Казан мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Марат Фәттиев, Казан шәһәре мәгариф ида­рәсе баш белгече Райхана Баһавие­ва, «Татар гаиләсе» Бөтенроссия иҗтимагый фондының башкарма директоры Миләүшә Гайфуллина, шагыйрь Булат Ибраһимов, галимә Лена Гайнанова, журналист Әлфия Миңнуллина, телевидение режиссеры Илүзә Апанаева, Казан халык сәнгате һөнәрләре техникумы педагогы Наил Рәхимов, Казан кооператив институты педагогы Гөлнара Насретдинова керде.
– Үз телен һәм мәдәниятен яраткан һәм хөрмәт иткән кеше башкаларга да ихтирам белән карый дип саныйм. Казан коо­ператив институты бу юнәлештә флагман булып тора, биредә 6 меңнән артык студент укый һәм аларның иҗади һәм милли үсеше юнәлешендә бик зур эшләр эшләнә. Бүгенге чара моны тагын бер кат раслый, – дип ассызыклады Миләүшә ханым.
Конкурска йомгак тантаналы рәвештә Казан кооператив институтының актлар залында ясалды. Бәйрәмне биредә оешкан Татар мәдәнияте үзәге директоры Флюра Абдуллина һәм яшь, әмма бик талантлы һәм сөйкемле Әнвәр Хәертдинов алып барды.
Кичә барышында Казанның Габдулла Тукай исемендәге 1нче татар гимназиясе укучылары сәхнәдә «Ана догасы»ннан өзек күрсәттеләр. Самара өлкәсеннән Диләрә Идиятуллина һәм Кукмарада яшәүче Рисәнә Хантимирова, бергәләп, «Пар ат» поэмасын сәхнәләштерделәр. Казанның 4нче гимназиясе укучылары исә Тукай шигырьләрен төрле телләрдә яңгыраттылар.
Конкурста җиңүчеләр жюри рәисе Роберт Миңнуллин кулыннан төрле дәрәҗәдәге дипломнарга ия булды. Барлык катнашучыларга да сертификатлар тапшырылды.
Шул ук көнне, 23 апрельдә, инс­титутыбызның Татар мәдәният үзәге музеенда Габдулла Тукайга багышланган күргәзмә ачылды. Килгән кунаклар танылган каллиграф Нәҗип Нәккаш, рәссам Надия Фәхретдинова, Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев һәм башка күренекле осталарның картиналары белән таныша алды.

Эльвира МУРАТОВА,
Казан кооператив институтының матбугат үзәге хезмәткәре.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading