16+

“Сак булыгыз, монда усал эт яши”: тулай торак истәлекләре

Тулай торак... Үзенә күрә аерым бер дөнья... Әйтерсең лә, бу – бер авыл – кемнең нәрсә пешергәне дә, кайсы кызны нинди егет озатканы да, “терминатор” кушаматлы вахтер хатынның ничәнче бүлмәгә һәм ни өчен кычкырганы да – барысы да бөтен кешегә дә мәгълүм.

“Сак булыгыз, монда усал эт яши”: тулай торак истәлекләре

Тулай торак... Үзенә күрә аерым бер дөнья... Әйтерсең лә, бу – бер авыл – кемнең нәрсә пешергәне дә, кайсы кызны нинди егет озатканы да, “терминатор” кушаматлы вахтер хатынның ничәнче бүлмәгә һәм ни өчен кычкырганы да – барысы да бөтен кешегә дә мәгълүм.

Тулай торакның гитаралы кичләре генә түгел, чәйнек куярга чират торулар да, суык коридорда сәгать буе көтеп утырганнан соң, күбеккә батып юынганда гына су бетүләр дә, авылдан алып килгән күчтәнәчләр белән бергә сыйланулар да – барысы да сагындыра икән. Чөнки анда барлык хыялларның чынга ашасына ышанулар да, мәхәббәт утында янулар да, иң яхшы дусларны табулар да, яшьлек иңдергән канатлар да булган...

Казанга укырга килгәч, хәзерге вакытта да иң якын дустым булган Гөлгенә белән таныштым. Без икебез ике төрле: ул – салмак, мин –бер урында тик кенә утырып тора алмаучы, ул – җир кешесе, мин – хыялларга бирелеп, иҗат дөньясына чумарга яратучы... Уйласаң, байтак инде андый капма-каршылыклар. Җеннәребез ничек туры киләдер, әле дә аптырыйм. Әмма башкаларга сөйләп булмый торган серләрне Гөлгенәгә ышана алам, күктә болытлар арасын озаграк гизсәм, тартып төшерсен өчен, аңа мөрәҗәгать итәм.

Бер-беребездән ничек кенә көлми идек! Башка берәү булса, күптән авызын салып, сәлам дә бирми башлар иде, мөгаен. Берсендә, Гөлгенә яшәгән бүлмәнең ишегенә эт рәсеме ясап: “Сак булыгыз, монда усал эт яши”, – дип язып элдем. Авторын тиз тапты дустым һәм язманың кемгә багышланганын да җәһәт аңлады. Аннары бергә рәхәтләнеп көлдек. Ә бервакыт иптәш кызым җебетергә су салып калдырган табасын кухнядан алып кереп китеп, карават астына яшердем. Әйбере юклыгын күреп, башта аптырап калган булса да, туры безнең бүлмәгә көлеп килеп керде ул. “Пычрак табам тагын кемгә кирәк булсын инде?” – диде. Әлбәттә, урлаша торган кеше түгелмен, бу гамәлемдә дә бернинди начарлык юк иде. Шаяртуымны аңлаган дустыма хөрмәтем шул вакытта тагын да артты.

Тулай торак белән бәйле хатирәләрне искә төшереп утырганда, дустым үзе белән булган бер кызыклы хәлне сөйләде. Каты гына авырып, ашыгыч ярдәм машинасын чакырткан. Әмма справка бирмәгәннәр. Шәһәрнең ерак бер почмагына авырган килеш барырга туры килгән, чөнки уку йортында бик катгый таләпләр куелган иде. Сәбәпсез дәресләрне калдырырга ярамый. Авырлык белән алып кайткан кәгазен Гөлгенә реклама журналына кыстырган һәм бу хакта оныткан. Озак та үтми, журнал чүп чиләгенә озатыла. Исенә төшкәндә, чүп урамдагы контейнерга ук бушатылганлыгы ачыклана. Гөлгенә иртәнге биштә бүлмәдәш кызын ияртеп чүплектә актарынырга чыгып китә. Боларны күреп калган кыз тәрәзәдән башын тыгып кычкыра: “Әле беренче курста гына укыйсыз бит, шушы көнгә калдыгызмыни инде?” Менә шундый истәлек саклана икән дустымда.

Искә алсаң, тулай торак белән бәйле хатирәләр байтак инде. Һәркемгә үзенең үткәне, үз тарихы кадерле. Хәзерге көндә, шөкер, җитеш тормышта яшибез, әмма барыбер җитәр-җитмәс акчалы, бер карават һәм бер шкаф киштәле чаклар сагындыра икән шул...
 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading