16+

Туп типкәннән соң, торбага тотынабыз

Казанда, гадәттә, бу көннәрдә җан-фәрман йөгерешеп, торак-коммуналь хуҗалыкны кышкы чорга әзерләү эшләре бара иде. Быел тынлык хөкем сөрә.

Туп типкәннән соң, торбага тотынабыз

Казанда, гадәттә, бу көннәрдә җан-фәрман йөгерешеп, торак-коммуналь хуҗалыкны кышкы чорга әзерләү эшләре бара иде. Быел тынлык хөкем сөрә.

– Футбол буенча дөнья чемпионатының Казандагы матчлары тәмамланганнан соң гына торбаларга тотыначакбыз. Эшләрне 1 сентябрьгә башкарып чыгу бурычы куелды, – диде мэриядә узган киңәшмәдә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин.


Татарстан башкаласында футбол чаралары 15 июльдә йомгаклана. Ай ярым вакыт эчендә гаять колачлы эшләрне үтәргә туры киләчәк. 


– Җылылык челтәрләренә югары басым астында су кудыру бик әһәмиятле чара. Шушы ысул белән, узган ел җылылык челтәрендә 173 урында тишек-тошык ачыкланды. Ягу чоры башланганчы ук тишекләр эретеп ябыштырылды яки яңа торбага алмаштырылды. Кыш көне йорттагы җылылыкны туктатып торырга туры килер иде, – дип аңлатты Искәндәр Гыйниятуллин.


Казанда күп фатирлы 5728 торак йортны һәм 800 социаль учреждениене кышка әзерләргә кирәк. Торак йортларның 29 процентында гидравлик тикшереп караулар үткәрелгән инде.
«Казэнерго» җәмгыятенең Липатов, Зеленая, Космонавтлар урамнарындагы һәм Константиновка бистәсендәге котельныйларында үзгәртеп төзү-җиһазландыру эшләре башкарыла. Өч елда инде 13 котельный яңарыш кичергән. Казан вертолет заводы котельныеннан җылытылган берничә торак йорт белән социаль учреждение шәһәр җылылык челтәренә күчерелә.


Казанда торак йортларга капиталь ремонт үткәрү программасы кысаларында, йортлар араларында 120 километр җылылык челтәре торбалары яңага алмаштырылган, 1045 йортка 15,5 мең җылылык приборлары көйләнгән. Башкалада 2017-2018 елларда кышкы җылыту чоры 226 көнне тәшкил иткән, ягъни 20 сентябрьдә башланган һәм 3 майда тәмамланган. Бу – рәсми мәгълүмат, ә фатирларына җылылык көчкә-көчкә октябрь тирәләрендә генә килә башлаган йортларда яшәүчеләрнең, әлбәттә инде, саннары башкачарак.

Казанны җылылык белән тәэмин итүче алты эре энергия чыганагын (ТЭЦ), «Казэнерго» акционерлык җәмгыятенең 135 котельныен һәм ведомстволарның 48 котельныен төзекләндереп чыгарга кирәк. Йортлар араларындагы 11,5 мең километр, магистраль һәм кварталара 2 мең километр җылылык челтәрләрен тикшереп, юдыртып һәм басым астында су кудырып (опрессовка) карыйсы була.


Автор фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading