16+

Туй йолалары: удмурт туенда ипи белән май ашаталар

Һәр халыкның кабатланмас үз милли гореф-гадәтләре бар. Алар арасында туй йолалары үзенә күрә бер урын алып тора.

Туй йолалары: удмурт туенда ипи белән май ашаталар

Һәр халыкның кабатланмас үз милли гореф-гадәтләре бар. Алар арасында туй йолалары үзенә күрә бер урын алып тора.

Бу йолаларның күбесе инде хәзер югалган, олы буын апалар хәтерендә генә саклана. Киләчәктә бәлки аларны кабат торгызырлар, диңгез төбеннән энҗе чүпләгән кебек, архивларда яткан китап-газеталардан эзләрләр. Шул максаттан, бүгенге сәхифәбездә без Татарстанда яшәүче кайбер халыкларның милли туй йолалары белән таныштырачакбыз.

Удмурт туе нәрсәсе белән үзенчәлекле?

Элек удмуртларда да кыз урлап өйләнгәннәр. Кызны алып кайткач, мендәргә утыртканнар, башына бәйләргә яулык биргәннәр. Кулына май ягылган ипи тоттырганнар. Әгәр дә кыз бу өйдә калырга риза булмаса, ипине дә ашамаган, яулыгын да бәйләмәгән. Риза булса, яулыкны бәйләгән, шул ук төнне әти-әнисен чакырганнар. Яулыкны исә гомер буе сакларга тиеш булган. Туйга кадәр кызның әнисе аңа тормыш итә башлаганда иң мөһим булган әйберләрне: кашык, тәлинкә, чынаяклар, эскәтер алып килгән. Аларны ак төстәге тукымадан тегелгән капчыкка салганнар. Бу да бәйрәм кебек узган. Әлеге йола хәзер дә саклана ди.

– Удмурт туйлары да җыр-биюгә бай. Туй башында өч куплет башта кунаклар җыры башкарылган, аннары гына туй җырлары. Мәҗлес «Чабата» биюеннән башка узмаган, – дип сөйли Кукмара районының Нырья авылыннан Елена Кузьмина.

Удмуртларда туй кыз ягында булган. Туйга килгән кунакларга ипи һәм май каптырганнар. Мәҗлес ахырында аларга каз һәм ботка пешереп чыгарганнар. Ул күбесенчә бодай ярмасыннан пешерелгән. Ботка ашалгач, кунаклар китәргә ашыккан, чөнки бу китәргә вакыт дигәнне аңлаткан бер билге булган. Мәҗлес тәмамланганда, кәләшкә багышланган җырлар җырланган.
– Мәҗлестән соң кунаклар, кияү белән кәләш урамга чыга, гармунга җырлап, авыл әйләнә. Аларны һәр йортта диярлек кунакка чакыралар, бүләкләр бирәләр. Ул гадәттә кулъяулык була. Аны хатын-кызларның җилкәсенә, ир-атларның баш киеменә куялар. Кәләшнең иң соңгы булып кияүгә чыккан апасы яки кыз туганы аңа җеп эрли торган каба бүләк итә. Кабаны кияүдә булмаган кызга тоттыралар. Һәр өйдә киленгә дигән бүләкне шул кабага куялар. Ул сөлге, йә мендәр тышы, яки өстәл япмасы булырга мөмкин. Соңыннан бүләкләрне кәләшкә тапшырып, кабаны күтәреп йөргән кызга акча бирәләр. Икенче көнне исә яшьләрне туйда булган кешеләр кунакка чакыра, – ди Елена Кузьмина.

Кабаны хәзерге туйларда да бүләк итәләр икән. Кабасыз кыз килен түгел гыйбарә дә яши аларда.
Туйда тагын бер үзенчәлекле йола: кызның әти-әнисе, беренче тапкыр кияү өенә килгәч, ялан кул белән исәнләшергә тиеш түгел. Кулларына кулъяулык куеп, ә хатын-кызлар кул учына алъяпкычын күтәреп куеп исәнләшкән.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading