Кеше тычкан белән ничек кенә көрәшми, капкыннар да алып куя, агулый да, имеш, ылыс исеннән курка икән, дип чыршы ботаклары да элә. Хәзер электр дулкыннар чыгарган махсус куркыта торган җайланмалар да сатыла. Тычканнар җиңел генә алданмый шул...
Миңа 5-6 яшьләр булдымы икән ул чакта, төгәл хәтерләмим. Верандада бер кечкенә тычкан баласын таптым. Матур иде ул, йомшак, күзләре ике кара нокта кебек ялтырап тора. Тычкан баласын пыяла банкага салдым да, өйдәгеләргә күрсәтми генә аңа ашарга алып чыктым. Тик “йомшаккаем” ни рәвешледер банкадан чыгып качкан иде.
Моңа бик борчылдым, тычкан баласын эзләп тә карадым. Өйдәгеләр бу хакта белгәч, “дошман бит ул безгә”, дип сүкәннәр иде мине. Ник шундый матур җәнлекне дошман, дип атауларына үсә-үсә генә төшендем. Чынлап та зыяннары күп икән бит аларның.
Зоологлар әйтүенчә, бер күсе елына 20 килограмм ашлык ашарга сәләтле. Тычканнар зыян китергән азык-төлек белән миллионлаган кешене туендырып булыр иде, дип исәпләгән белгечләр. Күпләр күселәр тавык йомыркасын ашый, дип зарлана. Тычкан күп кенә йогышлы инфекцияләрне таратучы да булып тора. Ашлык складларына, кибетләргә китергән зыян бер хәл, күселәр электр чыбыгын да кимерә икән. Америкада янгыннарның 20 процентына нәкъ менә тычканнар сәбәпче икән. Япониядә, тычкан электр үткәргеченә зыян салып, электр поездларының йөреше туктап торган вакытлар да булган.
Әле бөркөнне танышым шалтырата. Әйбәт кенә йөргән өр-яңа машинасының кинәт руле начар әйләнә башлаган. Сервиска барып тикшертсә, руль өчен җавап бирә торган электр чыбыгын тычкан кимергән икән. Мастер әйтүенчә, мондый очраклар бик еш күзәтелә, шул сәбәпле юл һәлакәтләре килеп чыгу куркынычы да бар.
Зоологлар әйтүенчә, тычкан үзе зыян салам, дип кимерми икән электр чыбыкларын, аларны үсемлек тамырына охшатып ашый, ди. Берничә сантиметр кимергәч, тәмен ошатмыйча туктый. Тик чыбык эштән чыккан була.
Кеше тычкан белән ничек кенә көрәшми, капкыннар да алып куя, агулый да, имеш, ылыс исеннән курка икән, дип чыршы ботаклары да элә. Хәзер электр дулкыннар чыгарган махсус куркыта торган җайланмалар да сатыла. Тычканнар җиңел генә алданмый шул. Зоологлар күселәр дөньяның иң акыллы ун хайван исемлегендә, диләр. Капкыннан качарга, агудан терелергә дә өйрәнгән күпләре. Хәтта, сусыз, ашап кына 18 тәүлек яши алалар, ди. Тычканнарны үчле дип тә сөйлиләр.
Санкт-Петербургка баргач, бер абзый кызыклы гына тарих сөйләгән иде. Ленинград блокадасы вакытында дошман гаскәре белән камап алынган шәһәрдә ашарга калмагач, урамнарда мәчеләр, кошлар юкка чыккан. Баксаң, мәче итен куянныкы, дип сатканнар. “Әгәр дә ит түшенең башы, аяклары юк икән, бу “куян” дигәне мәче ите икәнен белергә була иде. Мәчеләр юкка чыгу белән, урамнарда тычканнар күбәя башлады. Шәһәр блокададан азат ителгәннән соң, шәһәргә бик күпләп мәчеләр китертә башлады”,– дип сөйли абзый. Данлыклы Эрмитажны Петр I заманыннан ук күселәрдән мәчеләр саклавы билгеле. 1 апрельдә Эрмитаж мәчеләре үз бәйрәмнәрен дә билгеләп үтә, хәтта. Юкка гына Санкт-Петербургны мәчеләр шәһәре, дип атамыйлар. Питерда мәчеләргә һәйкәлләр дә җитәрлек.
Тычканнарның күплегенә соңгы арада шактый кеше зарлана. Орнитолог, биология фәннәре докторы Илгизәр Рәхимов әйтүенчә, тычканнарның артуына күпмедер дәрәҗәдә кеше үзе дә гаепле. Чүплеккә кеше азык-төлек күп ата башлаган, ә бу тычканнар үрчүгә бер сәбәп. Дошман дигәч тә, файдалы яклары да юк түгел инде үзләренең. Косметологиядә, медицинада тәҗрибәләрне нәкъ менә беренче булып тычканнарда үткәрәләр бит. Кыскасы, дошман белән дус булып яшәргә өйрәнсәк кенә инде. Бәлки яхшы булсак, алар да үчләшми генә яшәрләр. Ни дисәң дә акыллы җәнлекләр бит...
Фото: pixabay.com/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар