16+

Төзелеш эшләре тукталмады. Артуга бара

Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин республика программаларын, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру, торак төзелеше турында сөйләде. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Төзелеш эшләре тукталмады. Артуга бара

Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин республика программаларын, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру, торак төзелеше турында сөйләде. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Торак төзелеше бүген узган елгы күрсәткечләрдән 16%ка арткан. Быелгы план үтәлеше – 26%. 710 мең квадрат метр торак төзелгән. Социаль ипотека торакларын төзү яхшы темпта бара – агымдагы датага план 47%ка диярлек үтәлгән. Подрядчылар 70 мең кв. метр торак тапшыру турында хисап тотты.

Шәхси төзелеш өлкәсендә 3 мең 766 йорт яки планның 30%ы тапшырылган. Ел ахырына барлыгы 12 мең 454 йорт төзелергә тиеш.

Коммерциячел төзелеш линиясе буенча план 14%ка үтәлгән. 132 мең кв. м мәйданлы 32 күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылган.

Быел 677 гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырыла, шуларның 600е – ятим балалар өчен. Моннан тыш, программада биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 22 күп балалы гаилә, 50 яшь гаилә, 5 мәҗбүри күченүче һәм чернобыльче катнаша.

ТР Төзелеш министрлыгы 7 илкүләм проектны гамәлгә ашыру өчен җаваплы. 12 федераль проектка 105 объект төзү, реконструкцияләү яки капиталь ремонт кертелгән. «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектына 37 объект керә. Биредә эшләр юл, коммуналь һәм иҗтимагый инфраструктураны колачлый.

2022 елда федераль һәм республика программалары хисабына 67 иҗтимагый инфраструктура объекты төзекләндерелергә тиеш. Аларның 27се «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» федераль проектына кертелгән. Тагын алты иҗтимагый киңлек кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсында җиңүчеләр булып тора.

«Чиста су» федераль проекты буенча быел Нурлат шәһәре өчен су алу төене булган су белән тәэмин итү системасын төзү планлаштырыла. Апрель аенда объектта төзелеш эшләренә керешү планлаштырыла.

«Торак фондының яшәү өчен яраксызлыгын тотрыклы киметүне тәэмин итү» федераль проекты буенча 841 кешене күчерергә кирәк. Хәзерге вакытта алар биләгән 324 бинаның гомуми мәйданы 9627 кв. метр тәшкил итә.

«Экология» илкүләм проекты. «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында Казан шәһәрендә биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү бара. Объект күчмә. Төзелеш-монтаж эшләре планлаштырылган күләмнән 31%ка үтәлгән. «Чиста ил» федераль проекты буенча Казанда Самосырово полигонын рекультивацияләү эшләре бара. Эшләрне башкару 35% тәшкил итә.

Берничә масштаблы чара «Мәгариф» илкүләм проектына кертелгән. Тукай районында «Заманча мәктәп» федераль проекты буенча 100 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү учреждениесе төзеләчәк. Республиканың Апас һәм Баулы районнары мәктәпләрендә ике спорт залын «Һәр баланың уңышы» федераль проекты буенча ремонтларга кирәк. Тагын бер белем бирү объекты – Казан шәһәрендәге балалар бакчасы «Демография» илкүләм проекты буенча төзеләчәк.

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проектына һәм аңа керүче «Беренчел звеноны модернизацияләү» федераль проектына 32 медицина объекты кертелгән.

«Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты буенча 10 объект төзеләчәк, реконструкцияләнәчәк һәм капиталь ремонтланачак. Кукмара һәм Түбән Кама районнарындагы 3 объектта эшләр башланган.

«Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында Югары Ослан районында «Түбәтәй Тауэр» объекты өчен территорияне төзекләндерү һәм инфраструктура төзү планлаштырыла.

Министрлыкның тагын бер зур эш блогы – дәүләт программаларын тормышка ашыру. Агымдагы елда алты дәүләт программасына 104 объект кертелгән. Аларның яртысыннан артыгы – «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы объектлары. Ел ахырына кадәр аның буенча 66 гомуми белем бирү оешмасына капиталь ремонт ясау каралган. Тулаем алганда, быелгы республика программасын исәпкә алып, 119 мәктәп ремонтланачак.

«Мәдәниятне һәм туризмны үстерү» дәүләт программасы буенча Чаллыда «Мастеровые» рус драма театры төзелә. Эшләрне башкару 58% тәшкил итә.

Авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча программа чаралары 16 объектны үз эченә ала. 3 мәгариф объектын төзү һәм бер мәдәният объектын ремонтлау, 5 инженерлык челтәрен модернизацияләү һәм комплекслы торак төзелеше өчен 7 мәйданчыкны төзекләндерү күздз тотыла.

«Су хуҗалыгы комплексын үстерү» дәүләт программасы кысаларында эшләр ике юнәлеш буенча алып барылачак: 14 гидротехник корылманы ремонтлау һәм Кама тамагында Куйбышев сусаклагычының ярларын ныгыту. Объектта әзерлек эшләре март ахырында башланачак.

«Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү» дәүләт программасы нигезендә 4 хәрби каберлекне торгызу каралган.

«Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы кысаларында Зеленодольск районы һәм Казан мәктәпләрендә «акыллы» спорт мәйданчыклары өчен җиһазлар сатып алу планлаштырыла.

Министр шулай ук хезмәтне саклау өлкәсендәге чаралар турында да сөйләде. Ел башыннан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 207 тикшерү үткәргән. Контроль-күзәтчелек чаралары нәтиҗәләре буенча 330 мең сумлык алты карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешмалар көче белән 210 тикшерү үткәрелгән.

Баш инвестиция-төзелеш идарәсе, дәүләт заказчысы буларак, үз мәйданнарында 307 контроль-күзәтчелек чарасы оештырган. Ел башыннан бирле төзелеш мәйданнарында ачыкланган 162 тәртип бозу очрагының 153е оператив рәвештә бетерелгән.    

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading