16+

Уфада Айнур Фатыйхов белән хушлаштылар: "Үләренә бер сәгать кала сөйләштек"

Уфада танылган музыкант, виртуоз баянчы Айнур Фатыйховны соңгы юлга озаттылар. Хушлашу чарасына уфалылар гына түгел, Казаннан, хәтта Мәскәүдән дә килгәннәр. Халык бик күп җыелган.

Уфада Айнур Фатыйхов белән хушлаштылар: "Үләренә бер сәгать кала сөйләштек"

Уфада танылган музыкант, виртуоз баянчы Айнур Фатыйховны соңгы юлга озаттылар. Хушлашу чарасына уфалылар гына түгел, Казаннан, хәтта Мәскәүдән дә килгәннәр. Халык бик күп җыелган.

37 яшьлек талантның якты дөньядан китүе һәркемне тетрәндерде. Өч көн элек кенә Айнур Республика көнендә Ришат Төхвәтуллин белән чыгыш ясаган булган. “Баянчым авырып китү сәбәпле, 1,5 ел элек Айнурны Түбән Камадагы концертымда уйнарга чакырдым. Безнең хезмәттәшлек шулай башланды. Әти-әнисе дә шат иде. Ул да бик теләп эшләде. Пандемия башлангач, минем фатирдагы студиямдә иҗат иттек. Ул вакытта Айнур миндә яшәде. Бергә эшләдек, спорт белән шөгыльләндек”, - ди Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин. 

Республика көнендә чыгыш ясар алдыннан Айнурның кинәт температурасы күтәрелгән. “Чыгыш ясаганнан соң гына, ул чак кына аңын җуймавын әйтте. Ул Уфада калды, хастаханәгә ятарга тиеш иде. Көн саен шалтыратып хәлен белдем. Үләренә бер сәгать кала видеоэлемтә аша сөйләштек. Үзен сәер тотты, нервланды”, - ди Ришат. 

Зур талант иясе Айнур Фатыйховны алкышлар белән соңгы юлга озаттылар. Ул Уфаның Төньяк зиратында җирләнде. Фатыйховларның тирән кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмнең урыны җәннәттә, рухы шат булсын. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бигрэк жэл яшь талантлар китэ урыны ожмахта булсын инде эти энисенэ Аллахытэгэлэ сабырлык бирсен бигрэк зур кайгы

    Мөһим

    loading