16+

“Украинадагы вакыйгалар социаль ипотекага тәэсир итми”

Яңа төзелә башлаячак йортларда бәяләрне әлегә әйтә алмыйбыз, әмма саклап калырга тырышабыз, ди ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов.

“Украинадагы вакыйгалар социаль ипотекага тәэсир итми”

Яңа төзелә башлаячак йортларда бәяләрне әлегә әйтә алмыйбыз, әмма саклап калырга тырышабыз, ди ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов.

Моңа кадәр социаль ипотекага чиратка басу өчен генә дә кочак-кочак документ җыясы иде. Аның да берсен җыеп бетерәсең генә, икенчесенең куллану срогы чыга һәм барысын да яңа баштан башлыйсың. Хәзер бу эш күпкә гадиләште. Алай гына да түгел, фатир алганнан соң аны теркәү дә электрон форматта эшләнелә.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы 209 елдан эшли һәм анардан 2,8 млн нанан артык кеше куллана икән. Татарстан дәүләт идарәсенең цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин сүзләренчә, портал 300 дән артык хезмәтне электрон форматта күрсәтә. Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин мөһим булган барлык хезмәтләрне дә 2022 ел азагына кадәр электрон форматка күчерергә йөкләмә биргән иде. Илья әфәнде сүзләренчә, Татарстанда бу эш бер елга алданрак башкарылган.

“Узган ел нәтиҗәләре буенча, 125 яңа хезмәт инде порталда тәкъдим ителгән. Тагын 206 хезмәтне бу ел азагына кадәр электрон форматта эшләргә дигән үз алдыбызга бурыч куябыз. Әмма төп максат — ул процесс вакытын кыскарту. Социаль ипотекага килсәк, хәзергә портал аша аның өчен түләргә һәм кабул итүгә язылырга мөмкин. Шулай ук торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булганнар да портал аша гариза бирә ала. Әлегә шундый 200 очрак теркәлгән”, - ди Илья Начвин. Сүз уңаеннан, гаризаны портал аша гына түгел, күп функцияле үзәкләр аша да бирергә була. МФЦ аша гариза биргән очракта, Дәүләт хезмәте порталында тутырылган мәгълүматларны киредән язып торасы да юк. Алар гаризада автоматик рәвештә чагылачак. Шулай ук кайбер документларны хәзер кешеләр үзләре тупларга тиеш түгел, аларны хезмәткәрләр барлый. Мисалга, салым хезмәтеннән булган белешмәләрне, теркәлү урыны буенча документларны чиратка басучыга туплау таләп ителми.

ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов билгеләп үткәнчә, Украинада бара торган махсус хәрби операция социаль ипотекага тәэсир итмәячәк.

“Моңа кадәр килешүләр нинди бәя буенча төзелгән булса, шул бәя буенча эшлибез. 2007 елда ипотека 7 процент куелган иде, ул үзгәрешсез кала. Беренче кертем 10 процент тәшкил итә. Төзелеп беткән яисә төзелеп бетә торган йортларда фатирның квадрат метры 54 мең сум. Яңа төзелә башлаячак йортларда бәяләрне әлегә әйтә алмыйбыз, әмма саклап калырга тырышабыз”, - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading