16+

Уку елы кайчан башлана: 1 сентябрьдәме, әллә 2 сентябрьдәме?

Казанда 2 сентябрьдә мәктәпләргә 138 мең укучы килә, бу узган елгыдан 9 меңгә күбрәк. Беренче сыйныфка, инде чын укучы сыйфатында, белем йорты бусагасын тәүге мәртәбә 19 мең малай һәм кыз атлап керә. Балалар бакчаларына 20 мең сабый бара.

Казанда 2 сентябрьдә мәктәпләргә 138 мең укучы килә, бу узган елгыдан 9 меңгә күбрәк. Беренче сыйныфка, инде чын укучы сыйфатында, белем йорты бусагасын тәүге мәртәбә 19 мең малай һәм кыз атлап керә. Балалар бакчаларына 20 мең сабый бара.

“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә яңа уку елына әзерлек мәсьәләсе каралганда, мэр Илсур Метшин 2005 елны искә төшерде.

– Казан мэры булып эшли башлаганда укучылар саны 97 мең генә иде, “бәби-бум” нәтиҗәсендә укучылар саны 41 меңгә артты. Татарстан Президентына һәм федераль Хөкүмәткә рәхмәт – Казанда 10 ел эчендә 20 яңа мәктәп сафка басты, тагын 138 мәктәп капиталь төзекләндерелде, мәктәпләрдә 30 спорт залы яңартылды. Эшләр алга таба да дәвам итәчәк, – диде Илсур Метшин.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов үзенең докладында “Весна” торак комплексында, шулай ук Р.Гареев урамында ике яңа мәктәп – киң профильле лицей ачылачагын хәбәр итте.

– Әлеге лицейлар “Тулы көн мәктәбе” программасы нигезендә эшли. Балалар уку сәгатьләре тәмамлангач, спорт һәм музыка түгәрәкләрендә өстәмә шөгыльләнә ала, – диде ул.

Башкаладагы 93нче гимназиягә, 114нче мәктәпкә һәс СоЛнЦе мәктәбенә янкормалар төзелеш тәмамланып килә. Казанда, шуңа да карамастан, 19 мең укучы мәктәпкә икенче сменага йөрергә мәҗбүр әле, урыннар җитми.
Физик мөмкинлекләре чикле балалар шәһәрнең 37 мәктәбендә белем ала, быел янә 51нче мәктәптә һәм 180нче гимназиядә үзгә балалар өчен яңа ресурс сыйныфлары оештырылды. Казанда барлыгы 166 мәктәп һәм 310 балалар бакчасы файдаланыла.

– Капиталь төзекләндерү программасы кысаларында, 7 елда – 138 мәктәп (бу –142 бина) һәм 65 балалар бакчасы төзекләндерелде. Быел 48 мәктәп территориясе, 39 мәктәп ашханәсе һәм 10 актлар залы яңартылды Сабыйлар өчен 11 яңа бакча төзелде, – дип әйтеп үтте Илнар Һидиятов.
Балалар бакчаларына капиталь ремонт үткәргәндә, бина гына төзекләндерелә иде. Татарстан Президенты карары нигезендә, хәзер балалар бакчаларының тышкы территориясе дә яңартыла.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдимендә Яңа уку елын, традиция буенча, 1 сентябрьдә дә башларга мөмкин. Республиканың мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов фикеренчә, якшәмбе гаилә белән бергәләп мәктәпкә барасың. Уку елы 1 сентябрьдә яки 2 сентябрьдә “Тынычлык дәресе” белән ачып җибәрелә, аңа Игелек атналыгы һәм “Экстремистлыкка –юк!” айлыгы ялгана.

– Беренче сыйныфка аяк атлаган 19 мең балага Казан мэриясе бүләге –“Игелекле эшләр көндәлеге” таратыла. Сабыйлар көндәлеккә матур эшләрен язып бара, аларга уку елы ахырында йомгак ясала, бүләкләр бирелә. Быел тәүге мәртәбә икенче сыйныф укучыларына “Яшь эколог көндәлеге” таратыла. Конкурс турында алдан уйланылмады, ләкин, тырыш яшь экологларны барыбер дә билгеләп үтәргә булыр, – диде Илнар Һидиятов.

“Яшь эколог көндәлеге” проектын мэр Илсур Метшин да хуплады. “Экология тәрбиясе бик әһәмиятле. Балаларга көнкүреш калдыкларын төрләренә аерып җыю тәртибен дә яшьтән төшендерү зарур”, – диде мэр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кайчан барырга булды сон инде?кая сон инде жавабы?

    Мөһим

    loading