16+

Укытучы алыштырудан сумма үзгәрми

Министр аеруча да Әтнә районы педагогларын мактый. Аларда методик база көчле, ди ул. Шулайдыр. Юкса, барлык укучылары да БДИны тапшыра алыр идеме икән? Дәүләт имтиханын бирә алмаган бер генә укучы да юк бу районда!

Укытучы алыштырудан сумма үзгәрми

Министр аеруча да Әтнә районы педагогларын мактый. Аларда методик база көчле, ди ул. Шулайдыр. Юкса, барлык укучылары да БДИны тапшыра алыр идеме икән? Дәүләт имтиханын бирә алмаган бер генә укучы да юк бу районда!

БДИның бала психикасына ни дәрәҗәдә йогынты ясавын аңлар өчен бу процедураны үзеңә узып карау кирәк. Бернинди психологлар да, репетиторлар да, укытучылар да имтихан билеты белән кара-каршы калган балага ярдәм итмәячәк. Үземнән чыгып әйтәм. Башыңда белем булса бирәсең. Юк икән, шпаргалкалар, телефоннар алып керүең дә ярдәм итмәячәк.

11 ел укуның нәтиҗәсе яхшы булсын өчен балаларны 1 нче сыйныфтан ук системалы рәвештә әзерләргә кирәк. Балалар хәзер аңлы рәвештә имтиханга әзерләнә, алдан ук хәстәрен күрә, ди Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Министр аеруча да Әтнә районы педагогларын мактый. Аларда методик база көчле, ди ул. Шулайдыр. Юкса, барлык укучылары да БДИны тапшыра алыр идеме икән? Дәүләт имтиханын бирә алмаган бер генә укучы да юк бу районда! Алай гына да түгел, рус теле, математика, җәмгыять белеме фәннәреннән уртача балл буенча да Әтнә беренче урында бара. Тәтеш, Саба, Аксубай, Минзәлә, Балык Бистәсе, Нурлат, Питрәч, Бөгелмә, Алабуга районнарында мәктәпне тәмамлаучылар да Әтнәгә якын. Бу җирлекләрдә мәгариф учреждениеләрен тәмамлаучыларның 0,35 -1,65 процентлары гына имтиханны тапшыра алмаган.

Түбән Кама, Чүпрәле, Буа, Сарман, Чистай, Әлки, Казанның Совет районы, Яңа Савин районы, Авиатөзелеш районы, Киров һәм Мәскәү районнарында да БДИ буенча “чикне” уза алмаучылар шактый икән. Гомумән алганда, Татарстанда 1,6 мең укучы минималь бусаганы үтә алмаган.

Тармак министры билгеләп үткәнчә, республикада начар күрсәткечле мәктәпләр белән махсус программа нигезендә эшлиләр икән. Укытучыларны алыштырганчы, аларның квалификацияләрен күтәрү, укыту, өйрәтү күпкә нәтиҗәлерәк, дигән фикердә Илсур әфәнде.

Баланың имтиханны начар тапшыруының тагын бер сәбәбен министр әти-әниләрдә дә күрә.

“10-11 сыйныфта гына баланы мәктәпкә әзерләү, укытучыларны еш алыштыру дөрес түгел. Репетитор белән генә шөгыльләнеп, барысын да аңа гына сылтап калдыру да дөрес түгел. Советлар Союзы вакытында укытучы бала белән ничек эшләде, шулай эшләргә, өстәмә эш алып барырга тиеш. Әти-әниләр тарафыннан җибәрелгән кимчелекләр дә бар. Чөнки бала ул имтиханны бирергә теләми, ә әти-әни шуңа кыстый. Бала “2”ле ала, баскычларны үтми. Әйе, әти-әнинең фикеренә колак салырга кирәк, әмма укучының да теләкләрен игътибарсыз калдырырга ярамый. Быел андыйлар белән өстәмә эшләргә тиеш булачакбыз”, - диде Илсур Һадиуллин.

Шунысы кызык, бер үк районнар мактала да, сүгелә дә. Казанның шул ук Авиатөзелеш районы укучылары, мисал өчен, иң күп “алтын” медаль алучылар исемлегендә. Әлеге район мәктәпләрен тәмамлаган 520 укучының 46 сы теләгенә ирешкән.

“Быел БДИ нәтиҗәләре белән без күпмедер дәрәҗәдә канәгать. Бездә хокук бозулар күп булмады. Укучылар төп имтиханнарны начар тапшырмады. Бу безне сөендерә. Болар белән бергә, проблемалар да бар”, - ди Илсур Һадиуллин. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading