16+

«Ул безгә әниебезне алыштыра алды»

Язның беренче бәйрәме көнендә дөньяга килгән (паспортына соңрак 10 мартта язылган) Татарстанның халык артисты Флюра Сөләймановага, әгәр исән булса, 85 яшь тулган булыр иде.

«Ул безгә әниебезне алыштыра алды»

Язның беренче бәйрәме көнендә дөньяга килгән (паспортына соңрак 10 мартта язылган) Татарстанның халык артисты Флюра Сөләймановага, әгәр исән булса, 85 яшь тулган булыр иде.

Аның 80 яшьлек юбилеенда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә хезмәттәшләрен, дусларын җыеп, мәҗлес оештырганнар иде. Шул чагында филармония директоры Кадим Нуруллин: "Флюра апа, бу юлы юбилеегызны сәхнәдә үткәрмәдек инде", – диде. Аңа каршы җырчы шаяртып: "Ярар, аның 85е дә бар бит әле", – дип куйды. Ни кызганыч, быелгы юбилеен күрергә насыйп булмады Флюра апага. Кичә аннан башка гына танылган җырчылар катнашында узды.

Җырчыны якыннары, тамашачылары юксына. Сандугачның моңын тыңлап туеп булмаган кебек, Флюра Сөләйманованың да моңлы тавышы беркайчан туйдырмады. Аның һәр җыры тамашачы күңелендә уелып калды. Үзе әйтмешли, аны халык мәхәббәте күтәрде.

Заманында шактый гына кыерсытуларны да башыннан кичерергә туры килә җырчыга. Филармониянең элекке директорларының берсе булган Михаил Первин "тавышың җитми", – дип эшкә алмыйча, кире борганнан соң, шактый күз яшьләре түгәргә туры килә аңа. Әмма барыбер үз максатына ирешә Флюра апа.

Шунысы куанычлы, филармониянең хәзерге җитәкчесе Кадим Нәзир улы аның иҗатына бик игътибарлы булды. Җырчыга "Татарстанның халык артисты" дигән мактаулы исеме дә аның тырышлыгы белән бирелде. Үзенең хәлен белешеп торган өчен ул филармония җитәкчеләренә, музей мөдире Алсу Хәкимовага  рәхмәтле иде. 

Флюра апа гаиләдә хөрмәтле дәү әни булды. (Флюра апаның кушуы буенча шулай йөртәләр). Башта ире Габделхак абыйны, аннары уллары Маратны югалтуны бик  авыр кичерде ул. Бүгенге көндә балалары аны якты хатирәләр белән искә ала.  
 
Булат Асеев: 
– Үз әниебез якты дөньядан киткәннән соң, әтинең туганнары чиратлап безнең янда яшәде. Әти көне буе эштә. Әлфия белән миңа 8 яшь. Дәү әни безгә килү белән, өебез якты, җылы булып китте. Аек акыллы әтиебезнең карарына беребез дә каршы килмәдек. Без дәү әнине шунда ук үзебезнеке итеп кабул иттек. Ул үзен яраттыра алды. Безгә килгәндә, ул танылган, уңышларга ирешкән артист иде. Мин әле аның кебек дүрт баланы үзенекедәй якын күргән хатын-кызны күргәнем юк. Чын мәгънәсендә, иренә тугры хатын-кызның үрнәге булды ул. Бүген үзем олыгая барганда шуны уйлыйм, дәү әнигә рәхмәт хисләремне  әйтеп бетерә алдыммы икән?! 22 ел бергә яшәү дәверендә, аларның бер-берсе белән әйткәләшкәннәрен хәтерләмим мин. Дәү әни безнең һәрберебез белән уртак тел таба белде. Ул әниебезне алыштыра алды. Без аңа эч-серләребезне сөйләп, киңәшләр сорый идек. Балаларга гына түгел, алты оныгына да яраткан дәү әни булып калды ул.

Әлфия Гыйматдинова (Асеева): 
– Дәү әнинең безгә килгән елы иде. Бервакыт салкын тиеп, температурам күтәрелеп, авырып ятканда, алма ашыйсым килде. Ул чакта кыш көне кибеттә алма юк. Шул вакытта каядыр чыгып китте дә,  миңа алма алып кайтып ашатты. Кичен аның концерты булырга тиеш иде. Мин авырганга күрә, аны икенче көнгә күчерде. Дәү әни беркайчан да безнең тискәре якларны күрмәде. Мәктәпкә ата-аналар җыелышына да үзе барды. Әгәр укытучы Маратка тырышыбрак укырга кирәк икәнен әйтсә дә, ул аны кайтып үзенә генә җиткерә иде. Әтигә әйтсә, ул ачулана, янәсе. Безнең балаларны да бик яратты ул.

Фәрдия Сәфәргалиева, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе: 
– Мин 1998 елда филармониядә режиссер булып эшли башлагач, "Таныш моңнар, таныш исемнәр" дигән әдәби-музыкаль кичәләр уздыра башладым. Флюра апа белән Габделхак абый анда бик яратып йөрде. 1999 елда Флюра Сөләйманованың 60 яшьлегенә оештырдык. Шул кичәгә Флюра апаның ире Габделхак абый үзенең туган ягы – Арчадан гармунчы егетләр ансамблен чакыртты. (Җитәкчесе - минем абыем Марсель Фәйзрахманов иде). Шунда аның соравы буенча, "Әле дә син бар әле дөньяда" дигән җыр башкардылар.    Флюра апа анда оркестрга кушылып җырлады. Аннан соң да юбилей кичәләрен үткәрергә туры килде. Монысы – дүртенчесе. Флюра апа белән эшләргә рәхәт иде. Ул бик сабыр, тыйнак булды. Аннары шигъри күңелле булып истә калды ул. 

Әйе, Флюра апа белән аралашып яшәгән һәркем аны ихтирам итте. Бик кешелекле,ихлас, күпләргә үрнәк булган моңлы җырчы буларак безнең күңелләрдә сакланыр ул.

Люция Хәбибуллина

Язмага реакция белдерегез

8

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading