16+

Ул – Җир йөзендәге иң шәп әти!

Әлеге һәм тагын бик күп тирән мәгънәгә ия булган шигъри юлларны тормыш китабының көзге ачы җилләрен дә күп күләмдә күргән, бәхетле мизгелләрен дә җитәрлек татыган, үзенең кешелеклелек сыйфатларына тап төшерми, гомере буе һәм хәзер дә яшәүнең мәгънәсен тырышлыкта күрүче иң якын кешем – әтием иҗат итте.

Ул – Җир йөзендәге иң шәп әти!

Әлеге һәм тагын бик күп тирән мәгънәгә ия булган шигъри юлларны тормыш китабының көзге ачы җилләрен дә күп күләмдә күргән, бәхетле мизгелләрен дә җитәрлек татыган, үзенең кешелеклелек сыйфатларына тап төшерми, гомере буе һәм хәзер дә яшәүнең мәгънәсен тырышлыкта күрүче иң якын кешем – әтием иҗат итте.

Сокланмыйча буламыни бу тормышка,
Cокланам мин күктә очкан һәрбер кошка.
Искән җилгә хәтта сокланамын
Җилне куып уйныйм, якланамын.
Бу тормышта сокланамын һәрбер эшкә,
Кыш көнендә агачларга кунган бәскә.
Җәй көнендә болындагы һәрбер төскә,
Хәтта очкан күбәләкләргә бездән өстә.

 

Әтием – Минсур Мансур улы Хәйруллин. Беренчедән, миңа әтинең исеме бик ошый! Һәм үзем дә Минсуровна булу белән бик тә горурланам. Бу Мансур да, Миңнур да түгел, бу, дуслар, М И Н С У Р! Ул – Җир йөзендәге иң шәп әти. Минем белән балачагымда бөтен уеннарны уйнаучы, бар нәрсәнең серенә төшендерүче, һәр башлангыч эшемдә бәяләп бетергесез киңәшләре белән бүлешүче... бу урында мәңгелек тамгасы кую кирәк. Озын сүзнең кыскасы, мине бик тә я-ра-ту-чы!

Кайвакыт әтиемә карыйм да, таң калам: каян килгән аңа шуның кадәр ихтыяр көче, эшкә мәхәббәт һәм гаилә иминлеге өчен янып тору кебек ир-ат затын бизәп торучы күркәм сыйфатлар?! «Гаиләдәге тәрбия һәм әти-әнисенең алтын киңәшләре», – дияр күбегез, ләкин инкарь итеп булмаслык сезнең фикер бу очракта төгәл булмас.

Димченең үткен, җор сүзләре нәтиҗәсендә кавышкан әбием белән бабаем (урыны җәннәттә булсын!) гаиләдә имин бәхетле мөнәсәбәтләр төзергә сәләтсез булып чыга. Әйе, әти-әниләрне сайлап алып булмый. Ләкин әти аларны ничек бар, шулай яраткан: янгыннан соң тору җиреннән башка калган бабаема йорт булдырткан, солдат хезмәте вакытында частьтан бирелә торган акчаның соңгы тиененә кадәр әбиемә чит ил күчтәнәчләре җибәрә торган булган.

Әтием «солдат хезмәте миннән кеше ясады» дип әйтергә ярата һәм, тәмләп, үзе белән булган бер үк вакытта күңелле дә, куркыныч та вакыйгаларны сәгатьләр буе барлап утырырга ярата. Ә мин йотлыгып тыңлыйм, кыз кеше булсам да. Миңа да комачауламас бит, егетен армиядән көтәчәк хислегә...

Армиядән әтием буш кул белән кайтмый, кулында Казан университетына керү имтиханнарыннан азат иткән кәгазь була, чөнки хезмәт иткәндә, әтием үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтә. Ләкин уку чыгымнарын каплар мөмкинлекләр булмау сәбәпле, әтием авылда кала, электромонтёр булып эшкә урнаша, йорт-җирне рәтләргә тотына. Әниемне очратып, тату гаилә учагын кабызып җибәрәләр. Мин һәм энем дөньяга аваз салу белән, гаиләбез тагы да матурланып, түгәрәкләнеп китә. Әтием урынында тик утырмый, яңа көн башлану белән, кулыннан эш төшми, яңа һөнәрләр үзләштерә, гомумән, Роберт Миңнуллинның шигырендәге түбәндәге юллар:

«Үзе, кайткач, диванда
Гәзит укып ятса да...»
, минем әти турында түгел. «Ял итә белми мәллә синең әтиең?» – диярсез. Безнең белән ничек гөрләп уйнап йөргәнен күрсәгезме, исегез-акылыгыз китәр иде! Әле шул чыр-чу килеп йөргән ике баланың төпсез энергиясен спорт күнегүләрен ясауга да юнәлтә белә иде ул: мостик ясау, турникта тартылу, ком тутырылган капчыкны бокслау, шпагатка төшү дисеңме, «авырта-бетә»се генә ни тора иде!

Танылган татар халык мәкале – «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» – өтер-ноктасына кадәр минем әти турында. Аның алтын куллы икәне безнең хуҗалыкка күз салгач,әллә каян ук күренеп тора. Хәзерге көндә дә әтием күп төзелеш эшләрен алып бара, аны гел чакырып торалар.
Балта остасы гына түгел, әтием тагын сүз остасы да. Үз заманында авыл клубы үзешчәннәре белән спектакль-концертлар куеп, Яңа елда Кыш бабай образына кереп, авыл халкының күңелен күрә иде ул. Йөрәктә – дәрте, беләктә көче булган әтием шулай ук авыл Сабан туенда ун ел рәттән капчык сугышы уенында беренчелекне бирмәгән.

Акны карадан аерырга, үземне үзем якларга да, намус белән эш итәргә дә әтием өйрәтте. Шулай ук татар халык җырларына мәхәббәтем аннан күчте.

Әтиемә ихластан минем кылган гамәлләремне хуплавы һәм тату гаиләбезнең терәге булуы өчен рәхмәт әйтәм. Миңа баглаган барлык өметләреңне һәм ниятләреңне тормышка ашырырга барлык көчемне куячакмын!

Гөлия Хәйруллина, Балтач районы, Арбор авылы

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading