16+

«Улымны озак эзләгәч, көчкә таптылар, күмер өеменнән аралап...»

10 гыйнвар иртәсендә Әлмәт районының Тайсуган авылыннан авыр хәбәр алдык: Анна апа белән Өлфәт абый Гафиятовларның йортлары янып, 34 яшьлек авыру уллары Рөстәм дә янып үлгән.

«Улымны озак эзләгәч, көчкә таптылар, күмер өеменнән аралап...»

10 гыйнвар иртәсендә Әлмәт районының Тайсуган авылыннан авыр хәбәр алдык: Анна апа белән Өлфәт абый Гафиятовларның йортлары янып, 34 яшьлек авыру уллары Рөстәм дә янып үлгән.

Йортларын чолгап алган ялкын басыла төшкәч, янгын сүндерүчеләр Рөстәмнең гәүдәсен хәрәбәләр арасыннан озак эзлиләр. Бәлки чыгып киткәндер, куркып дусларында утырадыр, дип тә икеләнәләр. 
– Без бу өйдә ике улыбыз белән яши идек. Рөстәм белән Руслан икесе дә авыру, белешмәләре бар. Беркайда да эшләмиләр, өйдә генә, 2нче төркем  инвалидлар. Әниләре Анна белән без лаеклы ялда булсак та, Әлмәттә урам җыештыручы булып эшлибез. Төнге сәгать икенче яртыларда юлга кузгалдык. Артыбыздан ишектән үзләре ябып калдылар. Телевизор караганнар, сөйләшеп утырганнар. Руслан шулай, ди инде.  Иртәнге сәгать сигезенче яртыда өегез яна, дип хәбәр бирделәр. Кайтып киттек. Анна юл буе елады. Мин икесе дә йөгереп чыкканнардыр дип өметләнгән идем дә... – дип сөйли Өлфәт абый.

Иртәнге сәгать җиделәрдә Гафиятовлар йортыннан күтәрелгән төтенне, бәхеткә, күпләр күреп өлгерә. Гадәттән тыш хәлләр хезмәтенә дә хәбәр бирәләр, авыл халкы үз көче белән дә янгынны сүндерергә тырыша. Сөйләүләренчә, ярдәм итәргә килгән авылдашларның машиналары хәтта урамны “бикләп”, янгын сүндерү хезмәткәрләренә килеп җитәргә дә берникадәр комачаулый. Урам башында бер тоткарлансалар, килеп җиткәч тә, басым түбән булу сәбәпле, суны бик әкрен сиптерделәр, дип сөйли авыл авыл халкы. 
– Егетләр йоклаган булган. Русланны Рөстәм килеп уяткан. Ул аны үз бүлмәсенә кереп китте, ди. Белмим инде, Рөстәмне бит ваннада таптылар. Су сибеп, сүндерергә теләгәнме, ваннага егылган ул. Аның өстенә, янып торгач, түшәм ишелгән. Улымны озак эзләгәч, көчкә таптылар, күмер өеменнән аралап, ваннасы белән бергә күтәреп чыктылар. Янган инде... Иртәгә иртәнге сәгать сигезләрдә морг төбенә барып басабыз, кәфенләтеп үк кайтабыз. Тайсуган авылы зиратына җирлибез. Мин бит Туктар авылында туып-үскән егет. Әлмәттә тә яшәдек, Туктарда да. Андагы нигезебез дә бетте, Туктар авылына юл булмаганлыктан, 2012 елны Тайсуганда 950 мең сумга шушы йортны сатып алган идек. Моннан китәргә исәп юк, әле авыл җирлеге яшәп торырга бер йорт бирде. Җәйләргә яңа нигез корасы иде, – ди Өлфәт абый.

Руслан улы да әздән генә үлми калган. Төтен эчендә ишеккә килер юлны югалтамы, әллә ишек эреп, ачылмас хәлгә киләме, ул янган йорт эчендә озак бәргәләнә. 
– Ут аша алгы якның тәрәзәсен ватып чыккан. Чәчләре янган. Без кайтып җиткәндә аның кулларын, аякларын, башын бәйләгәннәр иде. Битләре күпереп чыккан, бик нык пешкән инде. Ул бала хастаханәдә ята. Бу ел бик авыр башланды. Берничә көн элек кенә машина белән бәрелә яздым. Әле безнең Олеся исемле кызыбыз бар. Әлмәттә яши. Дүрт баласы бар. Төпчекләре игезәкләр. 7 ел элек шушы вакытта аның ире Айрат кияү авариягә очрап янып үлгән инде... Әтиләреннән 15 көнлек кенә булып калган игезәкләренә кичә 7 яшь тулды менә. Көтмәгәндә килә икән бу хәсрәтләр, – ди ул.

Өлфәт абыйга – 70, Анна апага – 61 яшь. Егәрле чаклары түгел, ялан җиргә казык кагуы, тезләнгән тормышны күтәрүе җиңел булмас. Әмма кош оясы кадәрле генә булса да йорт салырга мәҗбүр алар, сыеныр урыннары юк. Ә без хәлдән килгәнчә ярдәм итик. Гафиятов Өлфәт Зөлфәт улының телефоны: 8 9393439177 (Девон-кредит)

Язмага реакция белдерегез

1

0

6

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    2

    БУ НОМЕР БУЕНЧА АККЧА КУЧЕРЕП БУЛМЫЙ . СБЕРБАНКТА АЧСЫННАР СЧЕТ. ДЕВОН - КРЕДИТ ЯБЫЛДЫ БИТ КУПТЭН

    • аватар Без имени

      0

      0

      Тагын нинди банкка күчерергә була.?

      • аватар Без имени

        0

        0

        ТЕЛЕФОННАН МИН БОЛАЙ КУЧЕРДЕМ через СБП БАНК ЗЕНИТКА КЕРДЕМ ТЕЛЕФОН НОМЕРЫ БУЕНЧА КУЧТЕ ОЛФАТ ЗУФАРОВИЧ Г.

        Мөһим

        loading