16+

Умартачы Ринат Миңнуллин: «Рапс, көнбагыш баллары тиз утыра, шуңа аңа әйбер кушылган дип уйлыйлар, ләкин бу дөрес түгел»

Миңнуллиннар – Шырдан якларында данлыклы умартачылар. Ринат абыйның 50 елдан артык тәҗрибәсе бар. «Кечкенәдән әти белән умарталар карый, бал суырта идек. Шул чакта ук барысын да күзәтеп торып өйрәнеп калганмын», – ди.

Умартачы Ринат Миңнуллин: «Рапс, көнбагыш баллары тиз утыра, шуңа аңа әйбер кушылган дип уйлыйлар, ләкин бу дөрес түгел»

Миңнуллиннар – Шырдан якларында данлыклы умартачылар. Ринат абыйның 50 елдан артык тәҗрибәсе бар. «Кечкенәдән әти белән умарталар карый, бал суырта идек. Шул чакта ук барысын да күзәтеп торып өйрәнеп калганмын», – ди.

Шуңа укыган да. Укыганда, бал кортлары белән дәваланырга да өйрәнгән. Әйтик, бил сызлаганда, үзе, тәртибен белеп, тиешле урынга бал кортларын утырта икән, күпмедер вакыттан соң энәләрен чүпләп ала. Хатыны Сәимә апа – иренең уң кулы, күп эшне икәү башкаралар.

Миңнуллиннар, иң яхшысы – чәчәк балы, диләр. Ул сихәтле дә, тәмле дә. Балны саталар, үзләре дә яратып ашыйлар. «Конфет алганыбыз юк инде, гел бал белән генә чәй эчәбез», – ди хуҗабикә.

Тәҗрибәле умартачыдан умарта карау, яхшы бал аеру серләрен сорашам. Тыйнак Ринат абый: «Сере юк та инде аның», – дип елмая гына. Кышка умарталарда язга җитәрлек бал калдырырга кирәк. Кортларны авырулардан дәвалап торырга киңәш ителә. Моның өчен махсус дарулар бар икән. Ә менә сыйфатлы бал сайлауга килгәндә, белгечләр аны тикшереп карауның төрле ысулларын өйрәтсәләр дә, Ринат абый, алай сынаганым юк, ди.

– Рапс, көнбагыш баллары тиз утыра, өсте агарып китә. Шуннан кеше балга әйбер кушылган дип уйлый инде. Ләкин бу дөрес түгел. Чын бал һәрчак утыра. Аннары, сыйфатлы бал тамакны әчеттерә. Башкача аның сыйфатын ничек тикшереп карап беләсең? Иң яхшысы – балны сыналган, ышанычлы кешеләрдән алырга кирәк. Бездән дә бер бал сатып алган кешеләр гел ала, – ди.

Аның фаразлавынча, быел бал, былтыргы белән чагыштырганда, азрак булса да, сыйфатлы булырга охшаган.

Миңнуллиннардан бал белән дәвалану рецепты

1 стакан җылы суга 1 аш кашыгы бал салып болгатасың да шул катнашманы иртән, кич эчәсең. Баллы су ашказаны авыруларына дәва, тынычландыра, сихәт бирә.
Балны кайнар суга, чәйгә салырга ярамый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading