Шәһри Казан

Ун ел эчендә кайсы район күпме кешесен югалткан?

Соңгы ике елдагы халык санын алу арасында Татарстанның авыл районнарында яшәүчеләр саны сизелерлек кимегән. Шәһәр кешеләре саны, әлбәттә, арткан. Рәсми статистикага ышансаң, иң күп кешесен Чүпрәле районы “югалткан”.

Үлүчеләр дә, китүчеләр дә кергәндер бу статистикага. 2010 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча Чүпрәле районында 25753 кеше яшәгән. Быелның 1 сентябрендә районда 20959 кеше калган. -5702 дигән сүз бит бу. Тулы бер комплекс сәбәпләр табарга була бу саннарга карасаң: үлүчеләр күп, туучылар аз, китүчеләр күп. Чүпрәлеләр, аңлашылганча, Казанга гына түгел, Чувашстан, Ульян якларына да юл тотарга ярата. Күршеләре Тәтеш районында да хәлләр шулайрак: 24875 кешедән 20754 кеше генә калган (-4121). Татарстанның икенче ягында урнашкан Аксубай югалтулар буенча өченче урында – -4953. Кама Тамагы – бишенче: -2481.

Татарстандагы халкы иң аз санлы районнар булып Әтнә (биредә нибары 12586 кеше яши), Яңа Чишмә (12263), Кайбыч (12918) районнары санала. Теләче районында да 13615 кеше генә яши, ләкин алар шушы ун ел эчендә халкын иң аз югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. 2010 елда бу районда 14273 кеше яшәгән. Ягъни югалту нибары -658 кеше белән исәпләнә. Бу күрсәткеч буенча Саба районына “бишле” куясы килә: ун ел эчендә ике сан арасындагы аерма нибары -516 кеше белән исәпләнә. Туучылары да күп, районда калучылар да шактый дигән фикергә килеп була, димәк. Лидерлар арасында шулай ук үз аякларында нык басып торучы Балтач, Арча, Кукмара (югалтулар якынча 3%ка тиң) районнары бар.

Халык саны үскән районнар да бар. Аңлашылганча, болар Казан тирәсендә урнашкан һәм коттеджлар, шәхси йортлар хисабына халык санын арттыра торган районнар. Абсолют лидер – Питрәч районы. 2010 елда биредә 29023 кеше яшәсә, быелның сентябренә 52584 кеше үзен Питрәч районы кешесе итеп яздырган. Район кешесе булып исәпләнүнең уңай яклары бик күп, шуңа аларны Казанда эшләп йөрсәләр дә, гаепләргә кирәкми. Һәркем үз җаен карый, дигәндәй. Лаеш районында яшәүчеләр саны 17435 кешегә арткан. Һәм тагын бер район – Биектау районына пропискага өстәмә 10732 кеше кергән. Әлбәттә, югарыда аталган районнардан күчүчеләрнең шактые да нәкъ менә Питрәч, Лаеш, Биектау районнарына килеп утыруы ихтимал.

Реклама

Шәһәр-шәһәр дисәк тә, чын мәгънәсендә зур шәһәр статусына ия булган калаларда арту әллә ни күп түгел. Казанда 1 сентябрьгә 1257671 кеше яши дип бирелгән. Әйе, арту бар – 2010 елда 1143535 кеше яшәгән. Арту исә “нибары” 10%. Бу ун ел эчендә Казан бөтенләй үзгәрде дә, зурайды да кебек. % зуррак булыр дип уйлаган идем. Чаллыда яшәүчеләр саны 17023 кешегә арткан. Үзәге Тукай районында да 8609 кеше яши башлавын исәпкә алганда, Чаллы төбәге өчен бөтенләй үк начар түгел. Әлмәт районы тагын 10312 кешегә “баеган”. Түбән Кама исә 3939 + белән мактана ала. “Нефть”ле Әлмәт белән беррәтән бай саналган Лениногорск каласы бөтенләй минуска киткән: -7211.

Кайдадыр +, кайдадыр – булуына карамастан, гомумән алганда, Татарстанда яшәүчеләр саны, 2010 ел белән чагыштырганда, 105603 кешегә арткан. Туган балалар хисабына гына түгел, әлбәттә. Соңгы ел ярым эчендә югалтулары да күп булды шул...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: