16+

Ун мөмкинлектән - җиде алтын! Көндәшләр күренми

Рамил Синәкәев белән Фәрхәт Фәйзуллин өченче урынннарны яулады. Татарстанлылардан бары Нәфис Галиевка гына бәхет елмаймады.

Ун мөмкинлектән - җиде алтын! Көндәшләр күренми

Рамил Синәкәев белән Фәрхәт Фәйзуллин өченче урынннарны яулады. Татарстанлылардан бары Нәфис Галиевка гына бәхет елмаймады.

Казанда көрәш буенча Россия чемпионаты тәмамланды. Татарстан көрәшчеләре ун мөмкинлектән җиде алтын медаль яулауга иреште.

Үз үлчәү авырлыкларында Россия чемпионы исеменә Раббани Нургалиев, Искәндәр Мортазин, Динар Кәримуллин, Ренас Кәлимуллин, Илмир Төхвәтуллин, Раил Нургалиев, Муса Галләмов ия булды. Калган алтыннарны Артур Зөлкәрнәев, Наил Мөхәммәтҗанов һәм Сергей Павлик яуладылар. Сүз уңаеннан, сергей Павлик бу юлы инде Мәскәү командасы өчен бил алышты.

Рамил Синәкәев белән Фәрхәт Фәйзуллин өченче урынннарны яулады. Татарстанлылардан бары Нәфис Галиевка гына бәхет елмаймады.

Шунысын да искәртик, быел Россия чемпионаты буенча беренче өч урынны яулаган көрәшчеләргә (һәр үлчәүдә дүртән көрәшчегә дигән сүз) Россиянең спорт остасы дигән исем биреләчәк.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы егетлэр!! Эммэ Сергей исеме бар жирдэ дэ баш хэреф белэн язылырга тиеш

    Мөһим

    loading