16+

Уникаль хәтер иясе Василий Захаров: «Хәтерең яхшы булсын дисәң, сәгать теленә карап тор»

34 яшьлек Казан егете Василий Захаров – уникаль хәтер иясе. Ул бер караштан озын-озын текстларны истә калдырырга сәләтле. «Россия 1» каналында барган «Удивительные люди» тапшыруында катнашканнан соң, аның белән кызыксынучылар тагын да артты.

Уникаль хәтер иясе Василий Захаров: «Хәтерең яхшы булсын дисәң, сәгать теленә карап тор»

34 яшьлек Казан егете Василий Захаров – уникаль хәтер иясе. Ул бер караштан озын-озын текстларны истә калдырырга сәләтле. «Россия 1» каналында барган «Удивительные люди» тапшыруында катнашканнан соң, аның белән кызыксынучылар тагын да артты.

Василий үзе моны сокландыргыч сәләткә санамый. Аныңча, бу бары тик озак еллар шөгыльләнү, билгеле бер күнекмәләр ясау нәтиҗәсе генә. Бүгенге көндә ул Казанда, үз методикасы нигезендә, тиз уку һәм хәтерне яхшырту буенча белемнәр бирә.

– Хәтерегез кечкенәдән шулай яхшы идеме?
– Бала чакта мин дә, башка укучылар кебек, «тишек хәтерле», «өчле» капчыгы идем. Начар укыдым, мәгълүматны начар үзләштердем. Бары тик 2010 елда гына хәтеремне шомарту өстендә эшли башладым. Мәскәүдә академик Олег Андреев мәктәбендә тиз уку белемнәрен үзләштердем. 2011 елда исә үзем шундый тренинглар үткәрә башладым. 2015 елдан бирле хәтерне яхшырту буенча тренинглар уздырам. Югары юридик белемем булса да, хәзер укучыларыма мәгълүматны тиз һәм озак вакытка истә кала торган итеп үзләштерергә өйрәтә торган укытучы мин.

– Сер булмаса, шуның ка­дәр мәгълүматны ничек истә калдырасыз?
– Һәр кешенең башында «виртуаль киштәләр» бар. Аны борынгы греклар 2500 ел элек уйлап тапкан. Икенче төрле аларны «хәтер сарайлары» диләр. Мин, берәр сүз, мәгълүматны истә калдыру өчен, образлы фикер йөртергә, башымда сурәтләр тудырырга тырышам. Менә шул сурәтләр озак вакыт хәтердә саклана да инде.
 
– Бөтен әйберне дә истә калдырасызмы?
– Кешенең баш мие компьютер кебек эшли. Аның да үз «лимиты» бар. Бөтен күргән әйберләребезне истә калдыра башласак, без үз хәтеребезнең корбаны булыр идек. Баш үзенә кирәкле мәгълүматны гына истә тота. Бөтен әйберне дә хәтерләсәк, чыдый алмыйча, үләр идек.

– Гадәттә, балаларның хәтере яхшы була, олыгайган саен, начарлана, диләр. Кайсы яшь категориясе белән эш­ләү җайлырак?
– Баштарак мәктәбебез балалар өчен генә булыр дип уйладык, ләкин безгә олылар да бик күп килә. Сигез яшьтән алып пенсия яшенә кадәр укучыларыбыз бар. Күбрәк 25 яшьлекләр килә. Алар, гадәттә, карьера үсеше өчен, эштә җаваплы вазифаларны башкару максатыннан, хәтерләрен яхшырта. Балалар тиз истә калдырса да, олылар белән эшләве җайлырак. Олы яшьтәге кешеләр бу эшне аңлы рәвештә башкара, үзләренә ни кирәк икәнен төгәл белә. Дәрес дәвамында балаларның игътибарын яулау да җиңел эш түгел. Мин һәрвакыт 30 кешелек аудиторияне авызына каратып торган укытучыларга сок­лана идем. Шунысы да бар: бала тиз истә калдыра һәм тиз оныта.

– Көндәлек тормышта безгә бик күп мәгълүматны истә калдырырга кирәк: телефон номерлары, кеше исемнәре, документлар, чит телләр... Боларны ничек тиз һәм җиңел итеп башкарырга?
– Алда әйтеп киткәнемчә, образлы фикер йөртергә кирәк. Мәсәлән, француз телендә «аралашу» дигән сүз «коза» була. Менә шуны «кәҗә» дип истә калдырабыз да, француз телендә аралашкан саен, күз алдыбызга гел кәҗә килеп басачак. Менә сез инде биш секунд эчендә бер француз сүзен өйрәндегез дигән сүз. Чит телне өйрәнгәндә, сүзләрне ятлаганчы, шулай тасвирлап истә калдырсагыз яхшырак. Шул рәвешле сәгатенә 40 сүз ятлап, озак елларга истә калдырып була. Балаларга исә мин кычкырып китап укыр­га киңәш итәм. 14 яшьтән соң эчтән генә укысалар да була. Кычкырып күбрәк укыган саен, эчтән уку процессы тизләшә. Бала минутына 150-200 сүз укый башлагач, без аңа авыррак күнекмәләр дә бирәбез.

– Китап уку баш миенә нәрсә белән ярдәм итә соң? Без бит шул ук мәгълүматны гаджеттан ала алабыз?
– Телефоннан ­укыган ва­кытта, сез үзегез дә сизмәс­тән, «бу мәгълүматны мин теләсә кайсы вакытта аннан ала алам» дип уйлыйсыз һәм баш мие мәгълүматны истә калдырып азапланмый. Барлык укыган китапларыңны да үзең белән йөртмисең бит, шуңа да китаптан алган мәгъ­лүмат күпкә сыйфатлырак була, озаккарак истә кала. Гел телефонда гына казынган кешенең хәтере начарлана, баш мие эшләми башлый. Бәлки яшьрәк вакытта ул сизелмидер, ләкин 30-35ләр тирәсендә баш мие ялкауланып беткән булачак инде. Шуңа күрә дә, хәтерегез начарланмасын ди­сәгез, һәрвакыт китап укыгыз.

– Әле шигырьләр дә ятларга кушалар...
– Юк, бу – искергән мәгъ­лүмат. Шигырь ятлау гади «зуб­режка» гына. Шигырь ятлап кына хәтерне яхшыр­тып булмый. Образлар ярдәмендә истә калдырырга өйрәнергә кирәк. Яттан сөйләүнең файдасы 23 тапкыр азрак. Мәктәптә дә балаларны яттан сөйләргә мәҗбүр итү дөрес әйбер түгел.

– Хәтер яхшы булсын өчен нишләргә?
– Ул игътибарлылыкка ­бәйле. Нәрсәне дә булса истә калдыру өчен, барлык фикерләрне дә туплап, игътибарны шуңа гына юнәлтергә кирәк. Әзерлексез кешенең игътибары 30-60 секунд кына. Аннан соң ул башка әйберләр турында уйлый башлый. Балаларның игътибары 20 ­секунд кына. Төрле күнекмәләр яр­дәмендә, бу вакытны 10-20 минутка кадәр озынайтырга мөмкин. Моның өчен бер ай дәвамында көн саен бишәр минут сәгатьнең секунд теленә карап торырга кирәк. Бу вакытта берни турында да уйламаска тырышыгыз. Ул бик авыр эш булачак, чөнки кешенең башында көн дәвамында 60 меңгә якын уй туа. Мин хәзер сәгатькә озак карап торып, сәгатьнең кече теле селкенгәненә кадәр күрә алам. Тора-бара бу эш сезгә ошап китәчәк. Бу күнекмәләрне хәзер эшли башласагыз, олыгайгач та, хәтерегез яхшы булачак.

– Кайвакыт әйтергә теләгән сүзеңне кисәк кенә онытып җибәрәсең, бу очракта нишләргә?
– Берни турында да уйламаска кирәк. Баш мие үзеннән-үзе искә төшерәчәк аны.

– Элек безнең әби-бабаларыбызның хәтере яхшырак булган, диләр, хәзер кеше кичә танышкан кешенең исемен дә истә калдыра алмый. Моның сәбәпләре нидә?
– Исемнәрне хәтерләмәү – хәзерге җәмгыятьнең авыруы ул. Моңа мәгълүматның күп булуы да, көндәлектә гаджетларны күп куллану да сәбәп булып тора. Ни кызык, хәзер мәктәптә дә, өй эшләрен интернеттан укырсыз, дип кенә бирәләр. Ник ул мәгълүматны китаптан укытмыйлар? Бала шулай барлык мәгълүмат та интернетта булуына ияләшә. Шуңа да аны истә калдырмый, мәгълүмат озак вакытлы хәтергә барып җитми. Кирәк булгач, тагын интернеттан гына карармын әле, ди.

– Балага ничә яшьтән гаджетлар бирергә ярый?
– Минемчә, 13-14 яшьтән генә бирергә кирәк. Кечерәк вакытта баланың психикасы аларны кабул итәргә әзер түгел. Алданрак гаджетлар биргән очракта да, телефондагы, планшеттагы мәгълүматны җентекләп тикшерергә кирәк. Чама белән генә куллансалар, акыл үсешенә китерә торган интеллектуаль уеннар бирсәң була.

– Баш мие нәрсә ярата?
– Баш яхшы эшләсен өчен, аны бераз ял да иттерә белергә кирәк. Интеллектуаль эштән соң ун минутлык физик эш башкарсаң яхшы. Әйтик, нәрсә булса да өйрәнгәннән соң, табак-савыт, идән юып алсаң да була. Баш мие йокы да ярата әле. Күпләр фикеренчә, 8 сәгать түгел, ә 7.30 сәгать йокларга кирәк. 7 сәгать тулы йокы өчен булса, ярты сәгате йокыга китү һәм йокыдан тору өчен кирәк.

– Җаваплы чыгыш алдын­нан каушаган вакытта күп нәрсәне онытмас өчен ниш­ләргә?
– Әйтик, сезнең чәршәмбе көнне презентация уздырасыгыз бар ди. Моның өчен инде дүшәмбедән үк барысын да җентекләп өйрәнеп куярга кирәк. Сишәмбе барысын да төп тезислар буенча гына кабатлыйсың. Ике көн дәвамында баш мие, артык авыр­лыкларсыз, бу мәгълүматны истә калдырачак. Психологик яктан әзерлек өчен дә яхшы киңәш бу. Ә мәгълүматны бер кич алдан гына үзләштерсәң, икенче көнне, каушаудан, барлык әйберләр дә онытылып бетәчәк.

Хәтер яхшы булсын өчен, рәсем ясарга кирәк. Ул моториканы, игътибарны яхшырта.

Бәйләү, чигү кебек эшләр дә хәтерне яхшырта. Куллар вак эш белән шөгыльләнгәндә, баш мие дә актив эшли башлый. Балаларга да бит мозаика тезәргә, конструктор җыярга кушалар. Андый балалар тизрәк сөйләшә дә башлый әле.

Эчтән, кәгазьгә язмыйча гына, математик мәсьәләләр чишегез.
15 секунд дәвамында берәр рәсемгә карап торыгыз. Аннан соң, рәсемне читкә куеп, хәтердә калган предметларны бер дәфтәргә язып чыгыгыз. Рәсемдә күбрәк әйбер булган саен яхшырак.

<iframe width="854" height="480" src="https://www.youtube.com/embed/DUqWTf1w5ww" frameborder="0" gesture="media" allowfullscreen></iframe>

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading