Казан федераль университеты «Белем бирү» юнәлеше буенча югары уку йортлары арасында 2019-2020 елгы дөньякүләм рейтингка кереп, 94нче урында урнашкан. Әле узган ел гына бу күрсәткеч 20 баскычка түбәнрәк була.
Әлеге исемлек «Бизнес һәм икътисад», «Мәгариф», «Хокук», «Социаль фәннәр» юнәлешләре буенча төзелгән. КФУ исә «Мәгариф» өлкәсендә алдынгылар рәтенә чыккан. Россиядәге башка югары уку йортлары белән чагыштырганда, бу бик зур күрсәткеч. Мисалга, Мәскәү дәүләт университеты, киресенчә, 50 баскычка түбән төшеп, 201-250нче урыннар арасында урнашкан. Ә Томск дәүләт университеты бөтенләй дә 100 позиция югалткан һәм хәзер 401+ баскычын били.
«Хыялланмаган спортчы – физкультурник ул»
КФУдан аермалы буларак, соңгысында педагогика өлкәсендә магистрантлар гына әзерлиләр. Татарстан башкаласындагы югары уку йорты исә бакалавриат, магистратура, аспирантура системасы буенча белем бирә.
Шуны да әйтергә кирәк: исемлекне төзегәндә, уку йортының фәнни тикшеренүләре дә, белем бирү сыйфаты да, шул өлкәдә булган керемне дә, халыкара элемтәләрне дә исәпкә алалар.
КФУ ректоры Илшат Гафуров сүзләренчә, университет бу дәрәҗәгә берничә ел кабул ителгән стратегия нәтиҗәсендә ирешкән.
– Укытучылар әзерләү системасының бездә үз моделе бар. Студентларыбыз укып кына калмый, ә эшли дә. Мисалга, бездә физика укытучыларын – физика институтында, математика укытучыларын исә математика һәм механика институтында әзерлиләр. Хәтерлисездер, укытучыларыбыз үзләре дә БДИ тапшыра алмаган заманнар бар иде. Шунда университет база булдырды. Шул дәвер эчендә, 2010 елдан алып, укытучыларны әзерләү берничә этапта башкарылды, – ди ректор.
Әлеге эш нәтиҗәсе буларак, Казан университеты дөнья күләмендә иң яхшы 100 югары уку йорты исемлегенә кертелде. Билгеле, бу – шкафка тыгып куя торган яисә диварга беркетә торган бүләк түгел. Чөнки андый исемлеккә керү җаваплылык та өсти, чит ил студентларын да җәлеп итә.
– Спортчылар арасында да дөньяның иң яхшы 10 спортчы исемлегенә керергә мөмкин бит. Әмма ул баскычта калу һәркемгә дә бирелми. Безнең очракта да шулай. Бу бик җитди ярыш. Абруйны төшерергә омтылучылар да җитәрлек. Безнең университетка да басым ясарга теләүчеләр булды. Әмма безне үзләре бу юлны узучылар гына тәнкыйтьли аладыр, – дигән фикердә Илшат Гафуров.
Укытучыларның нинди дәрәҗәдә әзерлекле булуы КФУга турыдан-туры тәэсир ясый. Чөнки уку йортына шул укытучылар тәрбияләгән абитуриентлар килә бит.
Ректор сүзләренчә, университетның дәрәҗәсен күтәрү өчен, уку йорты бюджетыннан бер тиен дә акча тотылмый. Ресурслар бары тик уку йортындагы методиканы камилләштерүгә генә юнәлдерелә.
– Дөньякүләм рейтинглар максат түгел. Әмма спортчы Дөнья чемпионы булырга хыялланмый икән, ул спортчы түгел, ә физкультурник кына инде. Спортчылар ярышларда катнашырга һәм югары үрләр яуларга тиеш, – дигән фикердә Илшат Гафуров.
Дөньяда укытучылар җитми
Югары квалификацияле, заман таләпләренә туры килә торган укытучылар җитмәү Россиядә генә күзәтелми. Бу мәсьәләне журналистлар белән очрашу вакытында КФУның Психология һәм белем бирү институты директоры Айдар Кәлимуллин да күтәрде.
– XXI гасыр Бөтендөнья банкы тарафыннан мәктәптә белем бирү өлкәсендә кризис гасыры дип игълан ителде. Чит илләргә баргач, хәтта шул ук алга киткән Германиядә дә аэропортта ук укытучыларны мәктәпләргә чакырган реклама баннерларын күрергә була. Бу бик җитди мәсьәлә һәм укытучылар әзерләү алга киткән илләрдә өстенлекле була бара, – ди Айдар Кәлимуллин.
Укытучы әле моннан 30-40 ел элек бик дәрәҗәле һөнәр санала иде. 2000 елларда исә аның дәрәҗәсе, русча итеп әйтсәк, «ниже плинтуса»га барып җитте. Бер мәктәп директоры әңгәмә барышында: «Ул елларда иренмәгән һәр адәм укытучы өстенә төкереп китте», – дигән иде. Хезмәт хакы хакында әйтмим дә инде.
Соңгы елларда вазгыять азмы-күпме үзгәреп, яшь белгечләрне җәлеп итү чаралары уйлап табыла. Әмма мәктәпләргә белгечләр җитмәү хәзер дә бар. Бу бушлыкны тутыру тиз генә дә булмас бәлки. Чөнки замана алга бара. Балалар кайбер өлкәләрне укытучыдан күпкә тизрәк үзләштерә. Уку йортлары да хәзер педагогларны ни рәвешле әзерләргә, нинди юнәлешләргә өстенлек бирергә, кайдан ресурслар җәлеп итәргә дигән сорау белән баш вата. Шулай ук югары уку йортлары педагогик белем бирә торган гына булырга тиешме, әллә инде күп профильлелеккә басым ясаргамы дигән мәсьәләләр дә актуальләшә бара.
– Махсуслашкан педагогик югары уку йортлары дөньяда калмады диярлек. Аларның саны Россиядә дә кими бара. Әле 20 ел элек кенә дә илебездә 100дән артык шундый уку йорты исәпләнсә, хәзер 48 генә калган. Шул ук вакытта педагогик булмаган, әмма укытучылар әзерли торган 200дән артык университет исәпләнә. Алар Россия педагогларының 48 процентын әзерлиләр, – диде институт директоры.
Хәзергә КФУда мәгариф өлкәсендә эшли алырлык 10 меңләп студент белем ала. Укытучылар әзерләү буенча уку йорты илдә өченче урынны били. Шуңа да карамастан, республика мәктәпләрендә кадрларга кытлык бар. Социаль-икътисади юллар белән җәлеп итү ысулы да хәзер эшләми, дип саный Айдар әфәнде.
Киләчәкне кайгыртып
КФУ бик зур һәм җәмгыять өчен үтә дә кирәкле проект башлап җибәргән. Киләсе елның беренче кварталында уку йорты базасында аутизм белән авыручы балалар өчен бакча эшли башлаячак. Проект республика бюджеты хисабына гамәлгә ашырыла.
– Без махсус рәвештә авыр темаларга алынабыз. Шул рәвешле механизмны социальләштерергә була. Ә иң мөһиме – бу бик зур методик хезмәт. Без бу мәсьәләне чишү өчен читтән дә белгечләр җәлеп итәчәкбез, – диде Илшат Гафуров.
Бакчага йөрүче генә түгел, аларның әти-әниләре белән дә эшчәнлек алып бару планлаштырыла. Хәзергә бакчада аутизмнан интегүче балалар гынамы, әллә инде башка балалар да йөрергә тиешлеме, нинди уенчыклар алырга, көн тәртибе нинди булырга тиеш кебек мәсьәләләр хәл ителә.
Лилия ЛОКМАНОВА
Анна Арахамия фотосы
Комментарийлар