16+

"Унсигез яшь тулгач, әти төшемә керде..."

Һәрберебезнең күңелендә якты эз калдырып, еллар узгач та сагынып сөйләрлек хатирәләр ул мәктәп елларыдыр, мөгаен! Яшел Үзән районының Норлат урта мәктәбендә узган "Шинел кигән укытучылар", дип исемләнгән патриотик чара мәктәпнең фронтовик мөгаллимнәренә багышланган иде.

"Унсигез яшь тулгач, әти төшемә керде..."

Һәрберебезнең күңелендә якты эз калдырып, еллар узгач та сагынып сөйләрлек хатирәләр ул мәктәп елларыдыр, мөгаен! Яшел Үзән районының Норлат урта мәктәбендә узган "Шинел кигән укытучылар", дип исемләнгән патриотик чара мәктәпнең фронтовик мөгаллимнәренә багышланган иде.

Безгә белем биргән укытучыларыбызның фотосурәтләре, алар турындагы мәглүматлар язылган сүзләр, бер-бер артлы экраннан күрсәтелеп барды. Шул вакыттагы хис-кичерешләрне әйтеп бетереп булмый, әйтерсең лә, менә хәзер кыңгырау шалтырар да, дәрескә керерләр төсле. Бар да якын, таныш йөзләр. Укыган вакытта без бит аларның утны-суны кичеп кайтканнарын белмәдек тә, үзләре дә сөйләп йөрмәде. Аларның фамилияләрен атап үтим әле: Бурганов Ю, Нурмиева Т, Галиаскарова С, Миндубаев Н., Галимуллин Х, Алексеев А, Хәсәнов И, Шәйхуллин З, Шәрәфетдинов Ә.

Очрашуга аларның туганнары, балалары, укучылары килгән иде, һәркайсы үз чиратында җылы итеп искә алды, истәлекләре белән бүлеште. Мәктәп тарихында якты эз калдырган, 1937-39 нчы елларда директор булып эшләгән Хәсәнов Фатыйх Зариф улы турында аерым язып үтәсе килә, чөнки, кунак булып, Олы Ачасыр авылыннын аның кызы, ветеран укытучы Алсу ханым Шәйхуллина килгән иде. Алсу Фатыйх кызының әтисе турында сөйләгәннәрен, зал тулы югары сыйныф укучылары, укытучылар, килгән кунаклар, авызыбызны ачып, бу инде суламыйча да дигән мәгънәдә тыңлап утырдык. Менә ул чын укытучы, сүзнең тәмен белеп, дөрес итеп ике телдә дә сөйләүче, кирәк икән чит телдә , белеме буенча немец теле укытучысы, үзенә каратып, аудиторияне сәгатьләр буена тотып тора ала ул.

- Мин әтине бөтенләй хәтерләмим, ул сугыш башлануга фронтка киткән, мин исә 1941нең августында туып калган сугыш чоры баласымын. Әтинең 44 нче елның январендә һәлак булды дигән хәбәре килә. Аның әниебезгә әйтеп калдырган сүзе була, әгәр мин кайта алмасам тормышка чык, үзеңә генә бик авыр булачак, дигән. Әниебез дә укытучы булган, без Татар Танае авылында яшәгән, аны Урысбага мәктәбенә эшкә җибәрәләр, ул 1949 нчы елда гына шул авыл кешесенә кияүгә чыга, әнигә ул вакыт бары 28 яшьбула". Алсу мәктәп елларыннан ук бик актив була, яхшы укый, җиденче сыйныфтан соң, Казан шәһәрендәге 12 мәктәптә укып, унынчы классны алтын медальгә тәмамлый. Билгеле инде, Алсу да әти-әнисе юлыннан китеп, педагогия институтының чит телләр факультетына кереп, югары белемле белгеч булып чыга.

Алсу ханым сөйли: "Миңа нәкъ унсигез яшь тулгач, әти төшемә керде. Минем әтине күргәнем юк иде бит, чөнки үги әти аннан килгән хатларны да, фотоларын да яндырган, әмма мин туганнардан рәсемен табып алган идем. "Кызым, мин сиңа башка ярдәм итә алмыйм инде, ди, үзеңә тырышырга туры киләчәк, диде. Рас, килеп керүен әйт, син, мин бит унсигез тулгач, пенсия алмый башладым . Шул көннән минем әтинең каберен эзләп табу уе башымнан чыкмады".

Алсу ханым Олы Ачасырның тырыш, уңган егете Равилгә тормышка чыга, алар өч бала тәрбияләп үстерәләр, 42 ел әлеге авыл мәктәбендә укучыларга немец теле укыта, шулай ук үзе әйткәнчә, барлык фәннәрне дә укыттым, бары физика гына калды, дип, көлә.

Ниһаять, халык өчен үзәк хәрби архивлардан белешмә алу мөмкинлеге туа. Алсу ханым да әтисенең кайда күмелгәнен табып, Белоруссиянең Витебск өлкәсе Выдрея станциясе янындагы Лососница авылындагы туганнар каберлеге була, иптәше белән барып, әтисенең исемен укып, фотоларга төшереп кайта: "Әтинең һәлак булуы бик үкенечле, укчылар батальоны командиры була ул, елганың икенче ягындагы фашист солдатларын бинокльдән күзәтеп торган вакытта, бинокльнең пыяласы кояшта ялтырап китә, шулчак немец снайперы аңа төзәп атып җибәрә." Батыр сугышчының кабереннән аның туган ягына бары бер уч туфрак кайта.
 
Алсу ханымның әтисенә багышлап язган шигырьләрен күз яшьләрсез тыңлап булмый. Никадәр сагыну, ярату чагыла ул юлларда. Норлат мәктәбендәге очрашуга килүе дә, әтисе җитәкчелек иткән мәктәпкә әлеге кадерле истәлекләрне мәктәп музеена бүләк итеп калдыру иде. Әлеге чараны оештыручы укытучы, туган якны өйрәнү музее җитәкчесе, мәктәпнең "Эзләү" төркемен оештыручы Роза Илдус кызы Ягудинага аеруча рәхмәтле ул, әтисенең исемен мәңгеләштерү йөзеннән зур хезмәт куеп, кичәгә чакыруы өчен, әйтергә кирәк иң зыялы, мәдәниятле чаралар уздыручы да ул. Ветеран укытучыга үзенең җылы сүзләрен мәктәп директоры Рамил Ренат улы Зиннатуллин да җиткерде, белеме буенча тарих укытучысының әлеге темага карата төпле фикерле булуы сокландырды, мәктәптә уздырылучы чаралар зур әзерлек белән уза. Тәрбия эшләре буенча урынбасары Эльмира Рифат кызы Сәләхиеваның да укучылар белән эшләүдә тәҗрибәсе зур, оештыра белә, укчыларның чыгышлары шуңа мисал булып тора!
 
PS.: Очрашудан алган тәэсирләр генә канәгатьләндермәде мине, "сусауым"ны басу өчен кич белән рәхәтләнеп телефоннан сөйләштек. Алсу апа, тел белүнең, сүз немец теле турында бара, тормышта кирәге чыктымы, дим? Тәрҗемәче буларак кирәгем чыга, безнең авылда, Олы Ачасырда, Каюм Насыйриның музее бар бит, менә безгә кайдан гына килмиләр, немецлар да ешлады. Алар белән кайчак шаяртып сөйләшеп тә алам, бәлки синең бабаң, минем әтине үтергәндер, диеп. Юк, юк, минем бабай азык-төлек кенә ташыган ул, диләр, сугыш темасын яратмый алар да. Профсоз оешмасы бер елны район укытучыларын Германиягә җибәрде, шунда барысы да, Алсу апа, бу киемме, шунда, ризыкмы, сора әле күпме тора икән, алып бир әле, диеп, минем яннан китмәделәр дә, үземә алалмыйча да кала идем. Алсу Фатыйх кызы Хәсәнова-Шәйхуллина белән танышу, очрашу онытылмас тәэсирләр калдырды.

Розалия Ибраһимова

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading