16+

Урамга чыгарга ялган рөхсәт кәгазе язучыларга - зур күләмдә штраф!

Прокуратура изоляция чорында урамда йөрү өчен ялган белешмә ясаучыга җәза бирелүе турында кисәтә.

Урамга чыгарга ялган рөхсәт кәгазе язучыларга - зур күләмдә штраф!

Прокуратура изоляция чорында урамда йөрү өчен ялган белешмә ясаучыга җәза бирелүе турында кисәтә.

Изоляция чорында Путин указында күрсәтелгән оешма-учреждениеләрдә эшләүчеләр генә эшкә йөри. Бу категориягә көндәлек товарлар белән тәэмин итүчеләр, кибетләр, медицина оешмалары, даруханәләр, гадәттән тыш хәлләрдә кичектергесез эшләр башкаручылар керә.

Хезмәткәрләр эшкә махсус белешмә белән йөри. Белешмәне Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән расланган форма буенча эш белән тәэмин итүче бирергә тиеш.

Ә ялган белешмә ясаганнарга штраф салыначак. Зур күләмдә...

Исегезгә төшерәбез: җитди сәбәп булганда өйдән чыгу өчен смс-рөхсәт алырга кирәк. Татарстанда коронавирус буенча  оператив штаб андый рөхсәтләре булмаганнарны иртәгәдән штрафка тарта башлаячакларын кисәтә.

Фото: https://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading